10.08.2013 - Сәламәтлек

Йөрәк аша күрә дөньяны

Кешеләрне дәвалаучыларны бик борыннан ихтирам иткәннәр, аларны илаһи зат итеп күргәннәр. Дөрес, бүгенге заман сәламәтлек саклау системасындагы буталчыклар табибларның абруен берникадәр төшерде кебек. Күпләребез алар арасында битараф, дорфа, белемсез, шул ук вакытта бармагы үз ягына кәкре затлар артуына, дәваханәләрдәге чиратларга зарлана. Күп еллар системаның үзәген кимерүче бу “корткыч”лардан тиз генә котылырмын димә! Шундый шартларда һәркемгә үрнәк булган шәхесләрнең кадере аеруча арта.

Башкортстан Фәннәр академиясе академигы, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, атказанган табибы, медицина фәннәре докторы, профессор Наил Гатауллинны күпләр чыннан да илаһи затка тиңли. Чөнки ул учларына “менә туктыйм, менә туктыйм”, дип типкән йөрәкләрне алып, аларга җан өрүче кардиохирург. Чын белгеч өчен операцияне сукыр эчәккә ясадың ни дә,  башка әгъзага ни, ди табиблар. Чыннан да, тәҗрибә белән автоматизм да киләдер, һәрхәлдә, конвейерга салынган операцияләр вакытында хискә бирелергә урын юк. Тик... Иңнәреңдә канат барда, очмыйча син түзеп кара!

Наил Гайнат улының тормышы, чыннан да, очышны хәтерләтә. Бертөрлелек, ваклык, тарлыктан югары ул. Аның исеме иң тәүдә хирург буларак танылса да, ул әле тарихчы, публицист, рәссам, архитектор да.

— Һәркемдә дә талант күп, — ди ул  бу хакта. — Тик аны вакытында күреп, үстереп җибәрергә, башкаларга күрсәтә белергә кирәк. Шул вакытта уңыш та озак көттермәс.

Рәсем төшерүгә мин хобби буларак карыйм. Майлы буяулар белән укучыларымны, туганнарымны, дәваланучыларны төшерәм, портретларны аларның үзлә­ренә бүләк итәм, калганнары кабинетыма эленә, күргәзмәләрдә катнаша. Иҗатта  мин ял итәм, асылымда казынам.

Үзем турында үзем язган китапларда мин табиблык практикамнан вакыйгаларны, хикәяләрне, үзем хакындагы мәка­ләләрне, фотосурәтләрне, дусларча шаржларны тупладым. Китапларым киләчәк буынга мирас булыр дип ышанам.

Архитекторлыкка килгәндә, кулла­рымның файдасын күргән кешеләр яр­дәме белән без медицина фәнен өйрәнүче студентларга белем бирү корпусы төзедек. Аның архитекторы үзем булдым. Ул амфитеатр рәвешендә төзелде. Биредәге балконнан студентлар беркемгә дә комачауламый гына хирурглар эшен күзәтә ала.  Мондый биналар илдә сирәк, шуңа да ул игътибарны җәлеп итә.

Моннан тыш, аучы һәм балыкчы, гөмбәче дә атаклы табиб. Әмма нинди генә күпкырлы шәхес булмасын, тәүдә алтын куллы хирург ул. Алар гади авыл апа-абыйларының да, илдә күренекле шәхесләрнең дә йөрәгенә кагылган һәм әҗәл белән алышта җиңеп чыккан.

Дәүләкән районының Чуенчы авылында туып үскән егет, Уфада медицина институтын тәмамлагач, Ермолаевкага эшкә җибәрелә. 23 яшьлек чагында аңа район дәваханәсендә баш табиб вазыйфасын ышанып тапшыралар.

— Бер үк вакытта травматолог та, акушер-гинеколог та булдым, — дип хәтерли Наил ага ул елларны. — Туберкулез, бруцеллез, трахома, сифилисның чәчкә аткан чоры. Шуңа күрә миңа ирексездән киң профильле табиб булырга туры килде.

Аңа кадәр районда мондый авыруларны дәвалау өчен бер шарт та булмый, яшь табиб үз көче белән операция блогы булдыра, тәүлек әйләнәсенә операцияләр ясый. Шул рәвешле дүрт ел гомер узып китә.

Ярыйсы гына тәҗрибә туплагач, Наил Гайнат улы Мәскәүгә, аспирантурага юллана. Анда җитди конкурс үтеп, укый башлый. Кандидатлык диссертациясе яклый, Уфага әйләнеп кайтып, күкрәк хирургиясе бүлеген ача, аңа җитәкчелек итә. Күп тә үтми, докторлык диссертациясе дә яклана, бу вакытта аңа 38 яшь була.

Академик, профессор Гатауллинның исеме республикада йөрәккә ясалган иң тәүге операцияләр белән бәйле. Гомумән, кардиохирургиянең башында тора ул. 25 елдан артык республиканың хирурглар җәмгыятен житәкли. Аның укучылары арасында район үзәкләрендә, эре шә­һәрләрдә, дөнья клиникаларында эшләү­че табиблар бихисап.

— Гомер кыска, аның һәр мизгелен файдалы үткәрергә кирәк, — ди Наил ага үзе. — Ниндидер уңышка ирешкәнмен икән — бу тормышны яратудан, аның кадерен белүдән килә. “Кызыл таң” укучыларына мин, әлбәттә, сәламәтлек телим. Тормыш тәмен белеп яшәгез! Җир йөзенә килгәнбез икән, димәк, без инде бәхетле, калганы һәркемнең үз кулында.

Резида Вәлитова.

 

* * *

ШАМИЛ ГАНЦЕВ, Башкортстан дәүләт медицина университетының онкология кафедрасы җитәкчесе, онкология клиникасы җитәкчесе, Русия Федерация­сенең атказанган фән эшлеклесе, Башкортстан фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы, медицина фәннәре докторы, профессор.

— Остазым Наил Гатауллинны медицинада кояш, титанга тиңләүчеләр күп. Дөреслек бар монда. Әмма минем өчен ул иң беренче чиратта күпкырлы, кызыклы, эзләнүчән, хисле, чын кеше. Андыйлар сирәк туа, кызганычка каршы.  Бүгенге медицинаны халыкка йөзе белән борып, аны хезмәткә җигәргә нәкъ менә шундый шәхесләр күбрәк кирәк.

ИЛГИЗ НАГАЕВ, Республика кардиология үзәгенең баш табиб урын­басары, Русиянең сәламәтлек саклау отличнигы,  Башкортстанның атказанган табибы.

— Наил Гайнат улы республикада иң тәүге йөрәк өянәгенә уңышлы операция ясап, төбәктәге кардиохирургиягә нигез салган шәхес. Шул ук вакытта гаҗәеп кеше дә. Ул һәрбер сырхавының тормыш тарихын, кайда эшләвен, ниләр белән кызыксынуын белә. Аның обход ясавы — үзе бер вакыйга.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»