06.08.2013 - Сәламәтлек

Балачак хыялы тормышка аша

Ринат Шәйхет­динов кечкенә чагында ук: “Минем авыруларны терелтә­сем килә”, — ди торган була. Әти-әнисе улларының бу теләген яхшыга юрый. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач ул Бөре медицина училищесына укырга керә. Аны кызыл дипломга тәмамлаганнан соң документларын медицина институтына тапшыра. Ринат укый да, Уфа дәваханәләрендә эшләп, һөнә­р нечкәлекләренә дә өйрәнә. Медицина институтының дәва­лау факультетын тә­мамлап, терапевт бел­гечлеге алып чыга.

Хезмәт юлын районда отоларинголог булып башлый һәм шунда егерме елга якын эшли. Ринат Суфиян улы хакында үз һөнәренең остасы, диләр. Аның Кушнаренко үзәк район дәва­ханә­сендә эшләвенә дә 24 ел вакыт үтеп киткән. Ул авырулар өчен вакытын кызганмый, көнне төнгә ялгап эшли. Соңгы алты елда ул участок терапевты вазыйфасында. Аңа төгәл­лек һәм җавап­лылык хас. Авыруларны дару белән генә түгел, җылы сүз белән дә дәвалый.

Гаиләсендә тугры тормыш иптәше, балалары өчен хәстәрлекле әти. Җәмәгате Эльза белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Динис Уфа дәүләт нефть-техник университетын тәмамлады, Руслан Уфа дәүләт авиация техник университетының 5нче курсында белем ала.

Ринат Суфиян улы сеңлесе Лилия өчен дә ышанычлы терәк. Өлкән абый буларак, Лилиягә үзаллы тормыш юлына басарга ярдәм итә.

Сабыр, күркәм холыклы табибны коллегалары да яраталар, хөрмәт итәләр.

Фәния Мортазина,

БАССРның атказанган укытучысы,

хезмәт ветераны.

Кушнаренко районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»