06.08.2013 - Сәламәтлек

Яраткан эш ялкытмый

Уртача буйлы, җитез хәрәкәтле, мөлаем йөзле бу ханымны күптәннән беләм. Аның һәркемгә игътибарлы, йомшак мөгамәләдә булуы сокландыра. Сүзем “Хазино” санаторий-профилакториенда егерме елга якын шәфкать туташы булып эшләүче Рәфидә Төхвәтуллина хакында.

Дүртөйле районының Түбән Манчар авылында укытучы Фируза Мәүләви кызы белән агроном Әгъләм Гали улы Галиевлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга аваз салган Рәфидә кечкенәдән үк табиб булырга хыяллана. Район үзәгендә сигезенче сыйныфны тәмамла­гач, Уфа медицина училищесына укырга керә. Училище тәмам­лаучыларны Уфа­ның 13нче дәваханә­сенә эшкә тәгаен­лиләр. Рәфидә дүрт ел буена хирургия бүлегендә шәфкать туташы булып эшләп, укуда алган белемен практикада ныгыта. Арытаба булачак тормыш иптәше, Башкортстан авыл хуҗалыгы инсти­тутының дүртенче курс талибы Касыйм Мирһади улы белән таныша. Саф күңел­ле, чибәр кыз егет күңелен тиз яулый. Егет укуын тәмамлагач, яшьләр чәчләрен чәчкә бәйли. Шулай итеп, Рәфидә Яңа Каенлык авылында яшәүче Диния апа белән Мирһади абый Төхвәтуллиннар гаилә­сенә килен булып төшә. Итагатьле, игелекле килен әле дә бианасы белән көн дә диярлек аралашып, татулыкта гомер кичерә. Кызганычка каршы, Мирһади абзый вафат инде.

Рәфидә Әгъләм кызы Яңа Каенлык һәм Ялгызнарат авылларында ундүрт ел фельдшер булып эшли. Гаилә башлыгы исә тәүдә “Маяк” колхозында агроном булып эшли, аннары рәис итеп сайлана. Хәзерге көндә Касыйм Мирһади улы Дүртөйле МТСында эшли.

Рәфидә Әгъләм кызы Яңа Каенлык авыл биләмәсенә караучы авыллар халкына һәрчак вакытында һәм тиешле яр­дәм күрсәтә. Чакыруларга ат чанасында да, җәяүләп тә чыгып китәргә  ту­ры килә аңа. Әмма ул зарланмый, эшен яратып башкара. Яңа Каенлык, Ялгызнарат, Татыш, Бөрнеш авыллары халкы әле дә Рәфидә Әгъләм кызы хакында җылы хатирәләр саклый, аның иң кирәк чакта ярдәм кулы сузуын рәхмәт белән искә ала.

1995 елда Рәфидә санаторий-профилакторийга эшкә күчә. Аның хакында шифа­ханәнең баш табибы Рәвис Заһиров фәкать мактау сүзләре генә җиткерде. Өлкән шәфкать туташы Халидә Мазмаева аның уңган хуҗабикә, ышанычлы хез­мәткәр, ул дежурда чакта күңеленең тыныч булуын билгеләде.

Төхвәтуллиннар кыз һәм ул үстергән. Аларның икесе дә югары белем алган. Кызлары Гөлназ бухгалтер булып эшли, тормыш иптәше Рөстәм белән кыз үстерәләр. Уллары Айдар әтисе юлыннан киткән: Башкортстан дәүләт аграр уни­верситетының механика факультетын тәмамлап, һөнәре буенча эшли. Күптән түгел ул да Айгөл исемле кызга өйләнеп, башлы-күзле булган. Ике яшь гаилә дә Нефтекама шәһәрендә яши.

Ә ял көннәрендә Төхвәтуллиннар ихатасы шау-гөр килеп тора: балалары, туган-тумачалары, дус-ишләре җыела. Хуҗалар һәркемне ачык йөз белән каршылап, сый-хөрмәт күрсәтеп озаталар. Изге күңелле Рәфидә Әгъләм кызы атна саен Дүртөйле шәһәрендә яшәүче газиз әнисе Фируза апаның хәлен белеп кайтырга да вакыт таба.

Күптән түгел ул матур юбилеен билгеләде. Киләчәктә дә аның тормышы шундый илаһи гармониядә дәвам итсен дип телисе килә.

Фәзилә Садыйкова.

Краснокама районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»