30.07.2013 - Сәламәтлек

Операция өстәлендәге кичерешләр

Бер дә авырмый гына яшәүче кешеләр дә бардыр, моңа шөкер кылыйк, әмма авыру кичергәннәребез дә  баштан ашкан. Ярый ла дару төймәсе йотып кына савыгып китсәң. Еш кына  операция өстәленә дә ятарга туры килә. Операцияләрнең дә уңышсызлары булгалый. Нишлисең, дөнья шулай корылган. Бер яктан җаныбызны Ходай фәрештәләре канат астына ышыкласа, икенче яктан һәрчак явыз әҗәл сагалап йөри.

Бер елны кышлаган башмагымны ит комбинатына илттем. Ләкин комбинат капкасыннан кертеп кенә булмый бит малкайны. Калтырана-калтырана малкай үземә елыша, кертмә, янәсе, алда ни көткәнен сизенә. Моның белән нәрсә әйтмәкче булам: операция өстәленә ятар алдыннан кеше дә шундыйрак хисләр кичерә. Берәүләр, урындагы табибларга ышанмыйча, Мәскәү, Санкт-Петербург, башка зур шәһәрләрдәге белгечләргә мөрәҗәгать итә, байлар хәтта чит илләргә чыгып максатларына ирешә. Алар арасында да савыкканнары да, алтын табут эчендә кайтканнары да бар...

Бәла аяк астында, диләр бит. Язмыш уйламаганда Бәләбәй район дәваханәсе хирургия корпусының 1нче хирургия бүлеге операция өстә-ленә китереп салды. Дөресен әйтәм, урындагы табибларга төчеләнү түгел, аларга ышанычым зур, чөнки биредә берничә тапкыр  дәваландым. Шул дәвер эчендә ак халатлылар минем ак канатлы фәрештәләремә  әверелде. Ә шулай да операция өстәлендә күңелле түгел. Кул-аяклар беркетелгән. Тамак төбенә төер тыгылгандай. Бригада эш башларга җыена.

— Миңа кыен, — мәйтәм.

— Нигә? — дип сорый хирург.

— Тамак төбенә төер утырды, сулышны кыса. Аннары, аллергия бит миндә.

— Нәрсәгә?

— Новокаинга. Моннан төгәл егерме ел элек булды. Пенициллин белән икесен бергә катнаштырып укол ясагач...

— Аннан соң дәвалаганда бер дә новокаин кулланмадылармыни?

— Юк, башка препаратлар белән алыштырдылар.

— Аллергия күпме вакыттан башланды?

— Унбиш  минутлап үтте бугай.

— Алайса операция ясап тормыйбыз, — диде хирург көтмәгәндә. — Төшегез өстәлдән.

Шул мизгелдә үк чынбарлыкка әйләнеп кайттым. Сулыш кысылу да, аллергия дә онытылды. Ничек инде, мәйтәм үз-үземә, айлар буе анализлар тапшырып, чират торып теләгеңә иреш тә, өстәлдән төш, имеш. Операция ясатмыйча, гомер буе сырхау булып яшәргә тиешмени мин?!

Көтәм, ботымнан сөйрәп төшерүче юк юклыкка.

— Я, Камил Нәҗмиевич, хәлегез ничек? — дип сорады шулвакыт хирург ярдәмчесе.

— Әйбәт, мәйтәм, шик калдырмаска тырышып. — Прәме кызлар кочагында яткан шикелле.

— Тәнегез авыртса, әйтегез, яшермәгез, — ди теге бераздан...

— (Әйтте ди менә. Авыртса да түзәчәкмен. Куып төшерер идегез бугай операция өстәленнән). Күз алдыма простыня эленгәнгә, операция барамы, бармыймы, күрмим дә, тоймыйм да. Хирург  кына  ассистентка нидер аңлата. Менә монысы фәлән әгъза, болай итәбез, тегеләй итәбез. Ара-тирә миңа да күз атып ала.

— Сездә новокаинга аллергия юк! — ди.

Авызыңа бал да май, дим эчтән генә, шифалы  хәбәренә сөенеп. Операцияне аңлатып башкара. Мин аңламаган фәнни терминнар күбрәк ишетелә, җөй тегүнең генә дә  дистәләгән төре барлыгына төшендем. Ул аларның һәрберсен кулланып та күрсәтә бугай.

Азактан гына белдем: операцияне бүлек мөдире үзе, югары категорияле табиб, хирург-эндокринолог Дамир Фәрвәзетдин улы  Даутов ясаган икән. Аның үз һөнәренең  остасы булуына үз мисалымда инандым.

Авырулардан биредәге табибларның һәрберсенә карата мактау сүзләре генә ишеттем. Ата-аналар балалар табибы, Русиянең һәм Башкортстанның сәламәтлек саклау алдынгысы Камалов Минияз Нурый улына чиксез рәхмәтлеләр.

Хәер, кайда карама, чисталык, тәртип, хезмәт кәефе. Авыруларга карата олы хәстәрлек һәм хөрмәт тойдым мин биредә. Тиешле процедуралар вакытында үткәрелә, авыруларга, чиренә ярашлы, махсус диета каралган.

Дамир Фәрвәзетдин улы җитәкләгән, заманча алдынгы  җиһазлар белән коралланган, сәламәтлек сагында торучы бердәм, эшчән әлеге  коллектив мисалында бүгенге медицинабыз өчен сөенеп, горурланып, савыгып чыктым, димәк, киләчәгебез дә ышанычлы кулларда. Барчагызга да чиксез рәхмәт, авыруларны аякка бастыручы ак халатлы ак фәрештәләр!

Камил Фазлетдинов.

Бәләбәй районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»