27.07.2013 - Сәламәтлек

Сәламәтлегеңә игътибарлы бул!

Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова үткәргән селектор киңәшмәсендә халыкны диспансеризацияләүне оештыру мәсьәләләре каралды. Бу мөһим мәсьәлә буенча шәһәр, район хакимияте башлыклары да үз фикерләрен белдерде.

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының 2012 елның 3 декабрендәге приказына ярашлы рәвештә өлкән яшьтәге гражданнарны диспансеризацияләү билгеләнгән.  21 яшьтән өлкән Русиянең һәр гражданы өч елга бер тапкыр медицина тикшерүе үтәргә тиеш. Ә инвалидлар һәр ел саен сәламәтлеген тикшертү хокукына ия.

Быел республикада 570833 кеше диспансеризация үтәргә тиеш. Аның беренче этабын гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан 400 миллион сум акча бүленгән. Беренче яртыеллыкта 176 мең кеше медицина тикшеренүе үтәргә тиеш булып, аларның 34 проценты гына тикшерелгән.

Диспансеризация чирне тәүге этабында ук ачыклау  максатында үткәрелә.  Ләкин бу эш тиешле дәрәҗәдә оештырылмый. Халыкның бу хакта тиешле дәрәҗәдә хәбәрдар булмавы, дәваханәләрдә  медицина хезмәткәрләренең эш графигы җайлаштырылмавы, җитәкчеләрнең  үз хезмәткәрләренең сәламәтлеген тикшертүгә тиешле шартлар тудырмавы мәсьәләне тагын да катлауландыра. Район, шәһәр хакимиятләре башлыклары бу мәсьәләне  контрольгә алырга тиеш, — диде Лилия Салават кызы.

Диспансеризация ике этапта үтә. Беренчесе, гражданнарда авыруларны ачыклау һәм хроник авырулар белән җәфаланучыларның хәлен яхшырту чаралары күрү; икенчесе, ачыкланган чирләрне дәвалау. 

Сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев билгеләвенчә, диспансеризациянең беренче этабы  Борай, Авыргазы, Ярмәкәй районнарында  зур оешканлык белән  үтсә, Балакатай, Мәләвез, Мәчетле районнарында бу мөһим чарага халыкның берничә проценты гына җәлеп ителгән.

Республиканың кайбер дәваханәләрендә аерым авырулар буенча табиблар булмавы да хәлне катлауландыра. Мәсьәләне уңай хәл итү өчен башка поликлиникаларның табиблары җәлеп ителәчәк.

Гөлия Гәрәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»