20.06.2013 - Сәламәтлек

Аяз көнне яшен сугуга тиң

...Яңа ел алдыннан эш күбәеп китте. Керфек кагарга да өлгермәдем, инде таң да аткан, дип сәгатькә үрелсәм, телефон шалтырый икән. Сәгать өч, төнлә яхшы хәбәр белән борчымаслар, дип шомланып трубканы күтәрдем. Ахирәтем шалтырата, бик авырлык белән сөйләшә, кабат-кабат сораганнан соң инсульт белән дәваханәгә китерелүен аңладым.

Бу хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Күптән түгел генә аның 45 яшен билгеләгән идек. Күбрәк өлкән яшьтәгеләргә хас коточкыч авыру яшьләрне дә аяктан ега икән.

Соңрак инсультның халыкны үлемгә китерүче сәбәпләр исәбендә Русиядә инфаркттан соң  —  икенче, үсеш алган илләрдә өченче урында торуын төрле чыганаклардан укып белдем. Ел саен дөньяда — 6 миллион, Русиядә 450 мең кешегә инсульт диагнозы куела. Һәр 1,5 минут саен бер русияле инсультка дучар була.

Туймазы үзәк район дәваханәсенең баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин белән шулар хакында да сөйләштек.

—  Без Октябрьский медицина округына карыйбыз. Андагы йөрәк-кан тамырлары бүлеге Октябрьский шәһәрен, Туймазы, Бәләбәй, Биш­бүләк, Ярмәкәй, Бакалы, Шаран районнарын хезмәтлән­дерә. Округ өчен 30 урын бик аз. Республикада йөрәк-кан тамырлары авырулары күрсәт­кече югары булуын исәпкә алып (вафат булучыларның гомум санының 50 процентының үлем сәбәбе шушы төр авыруларга туры килә, Туймазыда бу күрсәткеч — 34 процент), бер ел элек безнең дәва­ханәдә неврология һәм кардиология бүлекләрендә 60 урынга исәпләнгән беренчел ярдәм күрсәтүче кан тамырлары бүлеге ачылды. Шаран белән Бакалы районнарын хезмәт­ләндерү дә безгә йөкләтелде. Сәла­мәтлек саклауны модер­низацияләү программасы кысаларында бүлеккә 12 миллион сумлык җиһаз, шул исәптән ике автомобиль бирелде, 11 белгеч өстәмә укытылды, — ди Зәбир Сәрим улы.

Баш табиб урынбасары Илдар Мөхәм­мәтҗанов неврология юнә­лешендәге бү­лек белән таныштырды. Баш миендә кан әйләнеше кискен бозылу нәтиҗәсендә китерелгән авырулар өчен аерым кабул итү бүлмәсе оештырылган. Маршрут билге­лән­гән.

—  Кабул иткәннән соң 30-40 минут эчен­дә авыруга киеренке терапия блогында ярдәм күрсәтелә башларга тиеш. Шушы вакытта компьютер томографиясе үткәрелә, диагноз куела, анализлар әзерләнә, — дип аңлатма бирә Илдар Ринат улы.

Миңа “Ашыгыч ярдәм” китергән авыруны кабул итү шаһиты булырга гына түгел, аның белән тоташ маршрутны үтәргә туры килде. Авыруны каршыларга бүлек мөдире Илдар Заһретдинов чыкты. Компьютер томографиясе үткәрел­де. Диагнозны аныклау мөһим, чөнки арытаба дәвалау шуңа бәйле.

Инсульт ике төрдә була. Авыру очракларының 80 процентында ишемия инсульты күзәтелә, ягъни тамыр тыгылу нәтиҗәсендә баш миендә кан әйләнеше бозыла, аның күпмедер өлешенә кан килми башлый, кислород һәм башка матдәләр алмаган күзәнәкләр үлә. Геморрагик инсульт булганда тамыр ярылып, баш миенә кан сава.

Һәр минут кадерле. Авыруга беренче өч сәгатьтә ярдәм күрсәтү нәтиҗәле. Тиешле тикшерүләрне үткәннән соң, каталкадагы авыруны лифтта икенче катка киеренке терапия блогына күтәрделәр. Алты урынлы бу палатада авыруларга тәүлек әйлә­нәсенә күзәтчелек оештырылган. Һәр 4 сәгать саен табиб карый. Блок махсус караватлар белән җиһазландырылган. Аларны авыруга уңайлы итеп көйләп, хәтта беркетеп куеп була. Шулай ук алар озак ятудан тән бозылуга китермәүче матраслар белән тәэмин ителгән.

Хәленә карап, 1-2 тәүлектән соң авыру иртә реабилитацияләү палатасына күчерелә. Бүлектә бу максатка 24 урын тәгаенләнгән.

Инсультка, гадәттә, өлешчә яисә тулы паралич, сөйләм, күрү һәм ишетү сәләте бозылу, хәтерне югалту хас. Бу кимчелекләр баш миенең кайсы өлешенә һәм нинди күләмдә зыян килүенә бәйле. Авыру эзсез генә үтми, әлбәттә, әмма тиз диагноз кую, дөрес дәвалау һәм уңышлы реабилитация аның тәэсирен киметергә ярдәм итә. Кан әйләнеше бозылу нәтиҗәсендә баш миендә барлыкка килгән үле нерв күзәнәкләре тирәсендә вакытлыча активлыгын югалткан күзәнәкләр туплана. Менә шуларга активлыкны кайтарырга кирәк тә инде. Арада элек хәрәкәт итү, сөйләм өчен җавап бирмәгәннәре дә бар, әмма алар үзгәрергә, юк ителгән күзәнәкләрнең функцияләрен үзләренә алырга әзер. Моңа реабилитация ярдәмендә ирешергә мөмкин. Аны никадәр иртәрәк башласаң, шулкадәр яхшырак.

Арытаба инсульт кичергән авыруның сәламәтлеге өчен көрәшкә мультидисциплинар бригада да кушылды. Аңа физиотерапевт, психолог, психиатр, ЛФК табибы, логопед керә. Бүлектә урнаштырылган бихисап күп җиһазлар алар карамагында. Мәсәлән, гап-гади чемодан тиз арада массаж өстәленә әверелә. Дәвалау-физкультура бүлмәсе тиешенчә җиһаз­ландырылган. Палаталарда күп функцияле караватлар куелган, авыру үзен-үзе хезмәтләндерә ала.

— Безнең бурыч авыруның гомерен саклап калу гына түгел, аны гадәти тормышка кайтару. Инвалидларның күпче­леге — инсульт кичергән кеше­ләр, әлегә кадәр мондый авыруларның 20 проценты гына эшкә чыга иде. Дөрес диагноз куеп, ашыгыч дәвалау мөһим нәтиҗәләр бирә, — ди бүлек мөдире Илдар Заһретдинов.

Диагноз расланмаган очраклар да бар икән. “Ашыгыч ярдәм” машинасында китерелгән кешедә компьютер томографиясе ярдәмендә инсульт түгел, ә баш миендә шеш ачыклана. Авыру югары технологияле ярдәм күрсәтелүче республика дәваханәсенә җибәрелә. Былтыр шундый 14 очрак теркәлгән. Авыруны юлда йөртү мөмкин булмаганда, кичектергесез ярдәм таләп ителгәндә операция Туймазыда ясала. Күптән түгел биредә табиб-нейрохирург эшли башлаган.

Инсультның “яшәрүе”нең сәбәп­ләре белән кызыксынам.

— 20-25 яшьтә инсульт үткәрү­челәр бар. Сәбәпләре — аз хәрәкәт­ләнәбез, тормыш киеренкеләнә. Бер­ничә минут эчендә бик күп мәгъ­лүмат алып, аны эшкәртеп өлгерергә кирәк. Телефоннан сөйләшкәндә генә дә күпме эмоцияләр кичерәбез, — ди Илдар Әмир улы.

Инсультның көченә, төренә кеше тәэсир итә алмый, әмма ул аны кисәтә ала. Инсультны  булдырмау шартлары: физик күнегүләр; дөрес туклану; артык авырлыктан арыну; начар гадәтләрдән (тәмәке, алкоголь) баш тарту; 8 сәгать йоклау; кан басымын контрольдә тоту. Шулай ук йөрәк авырулары, шикәр диабеты булган, нерв киеренкелеге кичереп эшләгән, туганнары инсульт үткәргән, 50 яшьтән узган кешеләр хәвеф төркеменә керә.

Илдә 2008 елдан кан тамырлары авырулары белән җәфа чигүче кеше­ләргә медицина ярдәмен камил­ләштерүгә юнәл­телгән программа гамәлгә ашырылу нәтиҗәсендә 55 төбәк үзәге, 155 беренчел ярдәм күрсәтүче кан тамырлары бүлеге ачылган. Башкортстанда шундый 3 үзәк һәм 12 бүлек эшли. Республикада шушы юнәлештә медицина ярдәмен камилләштерү буенча күрелгән чаралар соңгы өч елда халыкның инсульттан вафат булу күрсәт­кечен 27,6 процентка киметү мөмкинлеге бирде. Инфаркт буенча бу күрсәткеч — 18,9 процент. Районнарда ачылган беренчел ярдәм күрсәтүче кан тамырлары бүлекләре акрынлап тәҗрибә туплый.

 Резеда Нуртдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»