18.06.2013 - Сәламәтлек

Ә син “Сәламәтлек паспорты” алдыңмы?

Ил буенча, шул исәптән, Башкортстанда да апрельдә аерым яшь төркемнәренә караган кешеләр өчен диспансерлау башланды. 21 яше тулганнар аны өч елга бер тапкыр үтә.

Яңа кагыйдәләр буенча, диспансерлауны һәрвакыт үзең караган поликлиникада һәм үз терапевтыңда үтәргә кирәк булачак. Моның өчен дәвалау-профилактика учреждениесенең баш табибы һәм участок терапевтлары җаваплы.

Республикада 560 меңнән артык кешене тикшерү планлаштырылган. Ул 91 медицина учреждениесендә, шул исәптән сәламәтлек үзәкләрендә үткәрелә. “Русия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында” Законга ярашлы, кеше елына бер тапкыр үзен хезмәтләндерәчәк, шулай ук диспансерлау үтәчәк поликлиниканы сайлый ала. Сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы буенча сатып алынган күчмә медицина комплекслары диспенсерлау үткәрүгә актив җәлеп ителәчәк.

Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Венера Мостафина белдерүенчә, тикшеренү төрләре кешенең яшенә бәйле. Мәсәлән, 50 яшьтән узган ир-атларга простата бизендәге яман шешне ачыклау максатында анализ тапшырырга, 39 яшьтән узган хатын-кызларга маммография үтәргә кирәк булачак. Әлеге тикшеренүләр авыруны башлангыч стадиядә үк ачыклау мөмкинлеге бирәчәк. Диспансерлауның чираттагы этабы дәвалау билгеләүгә юнәлтелгән.

—Безнең алда гражданнарның сәламәтлеген саклау, үлем күрсәткечен киметү һәм халыкның гомерен озайту бурычы тора. Бу мәсьәләне хәл итү ысулларының берсе — үлемгә китерүче авырулар белән көрәш. Алар, иң элек йөрәк-кан тамырлары, яман шеш, үпкә авырулары, шикәр диабеты. Диспансерлау шушы һәм башка төрле авыруларны ачыклауга юнәлтелгән — дип билгеләде Сәламәтлек саклау министрлыгының бүлек начальнигы Гөлнара Зиннурова.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча халыкның сәламәтлек төркемнәре билгеләнәчәк. Беренчесе — озайлы авырулары һәм аларның барлыкка килү хәвефе булмаган сәламәт гражданнар, икенчесе — авырулары булмаган, әмма аларның үсеш алу куркынычы булганнар, өченчесе — төрле авырулар ачыкланган кешеләр.

1 июньгә республикада 19 мең кеше диспансерлау үткән. Аларның күпчелеге өченче төркемгә карый. Тикшеренү ахырына һәр пациентка “Сәламәтлек паспорты” тапшырыла.

Диспансерлауның төп бурычларының берсе — һәр кешедә үз сәламәтлеге өчен җаваплылык формалаштыру.

Ул гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтү дәүләт гарантияләре программасына керә. Димәк, мотлак медицина страховкасы полисы булганда ул түләүсез үткәрелә.

Эльмира Сабирова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»