11.06.2013 - Сәламәтлек

Тормышны оныклар үрнәк алырлык итеп үтик...

Шушы көннәрдә Иглин районы үзәк дәваханәсенең баш табибы, медицина фәннәре докторы Салават Камалетдинов күркәм юбилеен билгели. Бу уңайдан “Кызыл таң”ның якын дустына, басмабыз­ның  2010 елдагы лауреатына, республика дәрәҗәсендә билгеле табибка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

— Салават Хәнифович! 50 яшь ул — алтын чор, диләр. Киле-шәсезме? 

— Чыннан да, ярты гасыр яшә-гәннән соң, үткән тормыш юлын бер-никадәр барларга да буладыр. Алты балалы тату гаиләдә үстем. Малай чактан ук фельдшер булырга теләдем. Теләгемне әтием Хәниф Баһаветдин улы белән әнием Флүрә Нуриәхмәт кызы да хупладылар. Аларның фатыйхасы белән Уфа медицина училищесына укырга кердем. Кызганычка каршы, әниемә бу күңелле яңалыкны ишеттерергә өлгермәдем, ул авырудан дөнья куйды. Югалтуны бик авыр кичердем, шулай да көч табып, укырга керештем. Укытучыларым Хәмит Давыт улы, Әмир Салих улы, Рәсимә Гали кызы, профессорларыбыз Нәзирә Хәмзә кызы, Лира Тәлгать кызы һәм башкалар төпле белем бирделәр. Аларның ышанычын акларга тырыштым. Бераз табиб булып эшләгәннән соң, кандидатлык диссертациясе якладым. Иглин районы үзәк дәваха-нәсендә 1994 елда Флүрә Гомәр кызы кулы астында эшли башладым. Әйт-кәндәй, яшь ярымлык чагымда  Флүрә Гомәр кызы мине үлемнән алып калган. Аңа  әле булса рәхмәтлемен. Бүген дә әниемнең догаларына, әтиемнең киңәшләренә тугры калам. Алар миңа тормыш сынауларына бирешмәскә ярдәм итә.

—  Иглин районы аша М5 федераль автомобиль юлы үтә. Район Уфа шәһәренә дә якын урнашкан. Мондый географик үзенчәлек сезгә мәшәкать өстәмиме?

— Язгы-җәйге чорда Иглин районында халык ике тапкыр арта. Уфа халкы саф һава сулар өчен безнең төбәккә агыла. Районда 40 меңнән артык бакча бар. М5 трассасыннан тәүлегенә меңәрләгән автомобиль үтә. Тимер юлында да эш кайный. Кызганычка каршы, бу чорда юл фаҗигаләре дә күбрәк теркәлә. 2012 елда гына федераль трассада 94 кеше җәрәхәт алды. Шуларның унөче — балалар. Мондый шартларда дәваханәнең ашыгыч ярдәм хезмәте яхшы җиһазлан-дырылган булырга тиеш. Бу мәсьәләгә зур игътибар бирәбез. 2011 елда дәваханәгә республика программасы кысасында дүрт реанимобиль кайтардык. Киләчәктә дә бу эш дәвам итәчәк.

 — Урман поселогында зыян күрүчеләргә иң беренчеләрдән булып Иглин районы дәваханәсе табиблары ярдәмгә килде. Бу вакыйга сезнең өчен зур сынау булгандыр?

— Урман фаҗигасе бөтен республика өчен зур сынау булды. Уртак көч белән авырлыкларны җиңеп чыктык. Урмандагы гадәттән тыш хәл турында беренчеләрдән булып безгә хәбәр иттеләр. Берьюлы алты табиблар бригадасы юлга чыкты. Баштагы мәлдә яралыларга авыл читендә ярдәм күрсәттек. Саперлар эчкәрәк үтәргә рөхсәт итмәде. Адым саен хәвеф-хәтәр янаган поселокка керү өчен биш табиб сайлап алынды. Җаваплы эшне иң тәҗрибәлеләргә йөкләттек. Унҗиде кешене дәваханәгә салдык. Эвакуация-ләнгән 1925 кеше белән дә эш алып барылды. Урманда һәм якын-тирәдәге авылларда оештырылган штабларда табиблар төн йокламый дежур торды.

—  Баш табиб, район Советы депутаты буларак, гаиләгез белән дә теләгәнчә булалмыйсыздыр. Сезнең мондый тыгыз эш графигын өйдәгеләр ничек кабул итә?

— Тормыш иптәшем Алина белән студент елларында таныштык. Коллегаларбыз. Ул да дәваханәдә, бүлек мөдире булып эшли. Табиб табибны сүзсез дә аңлый. Алина —  хәстәрлекле әни, миңа рухи көч бирүче тугры тормыш юлдашым. Тормышта ирешкән уңышларымның 90 проценты —  аның белән турыдан-туры бәйле. Өч ул тәрбияләп үстердек. Өлкән һәм уртанчы улларыбыз өйләнделәр. Уртанчысы безнең юлны сайлады. Өч оныгыбыз бар. Төпчегебез мәктәптә укый. Мин әти-әниемнән үрнәк алып үстем. Шуңа, балаларым, оныкларым да миңа йөз тотарлар, дип ышанам. Ә минем сынатырга исәбем юк! Үз алдыма яңадан-яңа максатлар куеп яшим.

Айдар ЗӘКИЕВ әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»