01.06.2013 - Сәламәтлек

Ялга барма, шашлык ашама...

Роспотребнадзор идарәсе җәйге чорда ризык сатып алганда аеруча игътибарлы булырга чакыра

Роспотребнадзорның Башкортстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәсимә Кучемова сезонлы авыруларны профилактикалау мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе үткәрде. Анда җәй айларында аеруча еш күзәтелүче чирләр һәм аларны кисәтү чаралары турында сүз барды.

— Соңгы ун елда вируслар составы зур үзгәрешләр кичерде. Мәсәлән, грипп авыруының гына да бик күп төрләре ачыкланды, шунлыктан тиз генә диагноз кую да авырлашты. Аның каравы, быел туберкулез, сальмонеллез белән авыручылар саны кимеде.  Вируслы авырулар таралу, талпан тешләү очраклары да үткән елгы белән чагыштырганда  азрак. Моңа территорияне химикатлар белән эшкәртү һәм вакцинация ясау нәтиҗәсендә ирешелде. Талпанга каршы  быел 30 меңнән артык кеше прививка ясаткан, —  диде Нәсимә Әхмәтсафа кызы.

Вируслы авыруларның таралуына еш кына кыргый хайваннар да сәбәпче була. Былтыр, мәсәлән, алардан 50 кеше зыян күргән. Кызганычка каршы, үлем очраклары да бар.  Шәһәрдә  хуҗасыз этләр саны берникадәр кимесә дә, әлегә бу мәсьәлә тулысынча хәл ителмәгән. Матбугат конференциясендә билгеләнүенчә, йорт хайваннары турында законнарның тиешле дәрәҗәдә эшләмәве авыру­ларның таралуына китерә.

— Ялларын чит илдә үткәрергә җыенучылар да сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булсыннар иде. Туристик фирмалардан сез барачак илдә нинди авырулар еш күзәтелүе турында  белешмә алырга кирәк. Республиканың елга-күлләрендә су коенганда да хәвефсезлек кагыйдәләре төгәл үтәлергә тиеш. Былтыр тикшерү нәтиҗәләре күп очракта суның химик составы начар булуын күрсәтте. Быел да сулыклар җентекләп тикшереләчәк, — диде Нәсимә Кучемова.

Авырулар таралуына еш кына чит өлкәләрдән китерелгән яшелчә-җимеш  сәбәпче була. Аларның сыйфатын тикшерү законнар белән каралмаган, сатучының документлары тәртиптә булу гына таләп ителә.  Шашлык белән сәүдә итүчеләргә карата да закон йомшак.  Шашлык сатучылар план буенча өч елга бер тапкыр гына тикшерелә. Ә контроль булмаган җирдә сыйфат түбән була.  Шуңа җәй айларында  сәламәтлеккә һәм бигрәк тә ризык сатып алганда игътибарлы булырга кирәк.

Гөлия Гәрәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»