18.05.2013 - Сәламәтлек

Айварның гына көче җитсә иде...

Район үзәк дәваханәсендә гомум практика табибы-наркологы булып ике ел гына эшләвенә карамастан, Айвар Абдуллин миякә­леләр арасында зур ихтирам яуларга өлгерде.

Айвар Әскать улы 1961 елның 25 гыйнварында Бишбүләк райо-нының Биккол авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген 1984 елда Башкортстан дәүләт медицина институтын тәмам­лаганнан соң Чабаксарда балалар табибы булып башлый. 1989 — 2003 елларда Свердловск шәһәрендәге махсус медицина-санитар частенда эшли. 2003 елда туган Башкортстанына кайтып, Бәләбәй шәһәр дәва­ханәсендә эш башлый. Монда өч ел эшләгәннән соң, якташлары — бишбүләклеләр янына кайта. Туган районы үзәк дәваханәсендә биш ел хезмәт сала. 2011 елның июнендә язмыш Айвар Әскать улын Кыргыз-Миякәгә алып килә.

— Кызганычка каршы, халыкның сәламәтлеге елдан-ел какшый. Моның сәбәпләре күп төрле, әлбәттә. Шулай да, социаль сәбәпләр бу җәһәттән беренче урында торадыр, дип уйлыйм. Соңгы елларда наркомания һәм токсикомания белән авыручылар саны күбәйде. Шунысы аеруча хәвефкә сала, әлеге кире күренеш яшьләр һәм яшүсмерләр арасында киң колач ала бара. Миңа еш кына аларның ата-аналары киңәш сорап мөрәҗәгать итә. “Ничек балаларыбызны заман чирләреннән саклап калырга?” “Балаларыгызны игътибардан читтә калдырмагыз!” — киңәш сорап килүчеләргә җавабым шул. Әмма моның гына җитмәвен дә бик яхшы аңлыйм. Дәүләт дәрәҗәсендә мәсьәләгә иң җитди игътибар, аны хәл итүдә көчле сәяси ихтыяр булырга тиеш. Ә бүген ничек килеп чыга? Әйтик, аракыга хак арттыруны алыйк. Эчкечелекне мондый алым белән генә җиңеп булмаганын яхшы беләбез. Димәк, бу бюджет тутыру өчен генә эшләнә. Нарколог буларак, шуны әйтә алам: бик кыйммәткә төшә мондый бюджет. Әйтик, аракыга хак күтәрелүдән соң хезмәт яшендәге авыл кешеләре арасында үз-үзенә кул салучылар саны сизелерлек артты. Халыкта аларны “жмурики от фанфуриков”, диләр. Ягъни дәүләт аракыга хак күтәреп, бюджетны тутырган вакытта төрле ясалма һәм очсызлы исерткеч эчемлекләр сатучылар да йоклап ятмый — алар да кесә тутыра. Ә халык шуларны эчеп кырыла, — ди авыр көрсенеп Айвар Абдуллин.

Айвар Әскать улы бу темага бик озак сөйли алыр иде. Эчкечелек, наркомания һәм токсикомания — боларның авыр нәтиҗәләрен ул көн саен күрә. Бу — аның көндәлек эше. Менә әле дә ул тизрәк чираттагы авыруга ярдәм күрсәтергә ашыкты...

 Рәүф Хәкимов,

‘’Кызыл таң’’ның үз хәбәрчесе.

Миякә районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»