17.05.2013 - Сәламәтлек

Медицина халыкка тәгәрмәчләр өстендә якыная

Республикада сәламәтлек саклау системасын дөньякүләм стандартларга яраклаштыру юнә­лешендә янә бер зур адым ясалды — медицина учреж­дение­ләренә “КамАЗ” машиналары нигезендә заманча җиһазландырылган өр-яңа күчмә модульләр тапшырылды. 

— Республикада медицинаны халыкка якынайту буенча анык бурычлар куелган. Бер ел элек Г. Куватов исемендәге Республика клиника дәваханәсе базасында модульле үзәк ачылган булса, бүген аңа тагын 11 үзәк өстәлде. Бу медицина хезмәткәрләренә,  төбәкнең иң төпкел авылларында яшәүче халыкның сәламәтлеген тикшерү мөмкинлеге тудыру максатыннан оештырылды, — диде республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова.

Чараның әһәмиятен сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев та билгеләп үтте.

— Медицинаны авыл халкына якынайту модернизация программасына ярашлы тормышка ашырыла.  Авыллар күп булган төбәкләрдә медицинаны халыкка якынайту өстенлекле юнәлеш санала, — диде Георгий Анатольевич күчмә модульләрне дәваханәләрнең баш табибларына тапшырган вакытта.

Күчмә модульләр “КамАЗ” машиналары нигезендә Мәскәү өлкәсенең Жуковск шәһәрендә эшләнгән. Алар чит ил һәм үзебездә җитештерелгән медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән.

Унбер комплексның икесе балалар сәламәтлеген тикшерү өчен тәгаенләнгән. Алар Дуван районына һәм Стәрлетамак шәһәр балалар дәваханәләренә тапшырылды. Тагын  9 модульнең ачкычы Республика кардиология диспансеры, Октябрьский, Стәрлетамак, Нефтекама, Белорет, Күмертау, Сибай шәһәре, Бөре һәм Дуван район дәваханәләренең баш табибларына тапшырылды.

Рәзилә Низамова.

Фото: Баш табиблар Олег Астахов, Рөстәм Йосыпов, Ирина Николаева, Рөстәм Вәлиев һәм Олег Поповның кулларында сәламәтлеккә илтүче ачкычлар.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»