25.04.2013 - Сәламәтлек

Уфада беренче тапкыр

Республика кардиология диспансерында А. Л. Мясников исемендәге кардиология фәнни-тикшеренү институтының йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге җитәкчесе Ренат Акчурин осталык дәресе бирде.

— Башкортстанда Русия дәрәҗәсендәге белгечләрне кабул итү безнең өчен бик шатлыклы. Бу безгә республиканың сәламәтлек саклау системасының казанышларын күрсәтү, иң мөһиме — оста белгечләрнең тәҗрибәсен өйрәнү,  дәвалауның яңа ысулларын үзләштерү мөмкинлеге бирә. Күренекле белгечләрнең бәясен алу да мөһим — без операцияләрнең яңа төрләрен үзләштерәбез, ә бу халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга булышлык итә. Республикада сәламәтлек саклау системасын үстерүдә мөһим юнәлеш бу, — дип билгеләде сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев.

Ренат Акчурин 75 яшьлек хатынның аорта клапанын алмаштыру буенча операция үткәрде. Ягъни, аның урынына биологик тукымадан, кагыйдә буларак, ат яисә бозау перикардыннан әзерләнгән яңа төр клапан куелды. Төрелгән килеш ул бик кечкенә, әмма урынына куелгач киңәя һәм аорта эченә беркетелә. Җөй салу таләп ителми. Мондый клапан кимендә 15 ел хезмәт итә. Ренат Акчурин билгеләвенчә, операциянең мондый төре шикәр диабетыннан, артык авырлыктан җәфа чигүче, ягъни аорта клапанын алмаштыру буенча классик операцияне күтәрә алмаучы авыруларга ясала. Операциядән соң реабилитация чоры бик кыска.

Мондый операциянең нәкъ Уфада үткәрелүе очраклы түгел. “Бүген безнең белгечләр дәвалауның шушы ысулын кертүгә тулысынча әзер. Учреждениенең техник базасы, заманча җиһазланышы моңа булышлык итә”, — дип ассызыклады Республика кардиология диспансерының хирургия буенча баш табиб урынбасары Илгиз Нагаев. Аның сүзләренә караганда, биредә ел саен йөрәк клапанына 250-300 операция ясала.

Аорта клапанына протезны җөйсез урнаштыру буенча беренче операцияне Ренат Акчурин А. Л. Мясников исемендәге клиник кардиология институтында ясаган. Уфа — мондый операция ясалган Русиядәге икенче шәһәр. Русия кардиохирурглары операциянең мондый төрен узган елда үзләштерә башлаган. Бүген Мәскәүдә шундый 30 операция башкарылган. Алар саны арта барачак.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»