24.04.2013 - Сәламәтлек

Иммунлаштыру атнасы бара

20 апрельдән Башкортстанда Европа иммунлаштыру атнасы башланды. Ул 27 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу зур чара Русиядә һәм Башкортстанда сигезенче тапкыр үткәрелә. Аның мәгънәсе өч сүз белән аңлатыла: “Кисәтү, саклау, прививкалау”.

Бу чараның төп максаты — җәмәгатьчелекнең игътибарын профилактик прививкаларның мөһимлегенә җәлеп итү, халык арасында иммунлаштыруның өстенлекләрен аңлату.

Һәр кеше гомерендә бер тапкыр булса да профилактик прививка ясатканы бар. Шуның нәтиҗәсендә генә бик күп җитди йогышлы авыруларны булдырмау мөмкин. Һәм моны фактлар раслый. Республикада соңгы ун елда дифтерия, полиомиелит, столбняк авырулары күзәтелмәде диярлек. Эпидемик паротит, кызамык, кызылча белән авыру очраклары күпкә сирәгәйде. Бу авырулар белән күпләп чирләү теркәлми.

Җиде ел дәвамында “Сәламәтлек” проектын гамәлгә ашыру кысаларында өстәмә иммунлаштыру үткәрү республикада йогышлы авыруларны киметүдә тәгаен нәтиҗә бирде. Шушы елларда, гриппны да исәпкә алып, 7,3 миллион кешегә өстәмә профилактик прививка ясалган. Вируслы В гепатиты белән авыру очраклары 5,3 тапкыр, кызылча белән авыру очраклары 1470 тапкыр кимегән, паралитик полиомиелит очраклары теркәлми, грипп эпидемиясе “йомшаграк” үтә.

Уңышлар еш кына медицина хезмәт­кәрләрен дә, халыкны да тынычландыра. Эпидемиологик хәлнең тотрыклы һәм имин булуы шартларында кешеләрдә иммунлаштыруның зарурлыгына шик туа, прививка ясатудан баш тарту очраклары арта. Нәтиҗәдә, күптән юк ителгән йогышлы авырулар “кайта”. Мәсәлән, 90нчы елларда дифтерия эпидемиясе таралды, Таҗикстанда 2010 елда полиомиелит буенча хәл катлауланды, бүген  кызамык белән авыру ихтималы юк түгел.

Моннан тыш, халыкның контрольгә алынмаган катламы бар. Алар — прививкадан баш тартучылар, ассоциаль яисә дини гаиләләр, аерым яшәү урыны булмаган кешеләр, мигрантлар, вакытлыча эшләүчеләр. Аларга прививка ясау бик авыр,  еш кына мөмкин дә түгел.

Европа иммунлаштыру атналыгының чаралары халыкны профилактик прививкаларны ясату зарурлыгына инандыруга юнәлтелгән. Атналык кысаларында медицина хезмәткәрләре халыкка профилактик прививкаларның әһәмияте, йогышлы авырулар белән көрәштә ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләячәк, “түгәрәк өстәл”ләр оештырылачак, “кайнар элемтә” телефоннары эшләячәк. Мәгариф учреж­дениеләрендә, югары уку йортларында  сораулар һәм җаваплар кичәләре, сәла­мәтлек дәресләре үтәчәк. Йөкле хатыннар, яшь аналар, халыкның контрольгә алынмаган катламы (тәгаен яшәү урыны булмаган кешеләр, мигрантлар, һ.б), прививка ясатудан баш тартучы гаиләләр белән эшләүгә аерым игътибар биреләчәк.

Ата-аналар шуны онытмаска тиеш, йогышлы авырулардан  прививка ясатыл­маган бала кызамыктан өзлегеп калырга, энцефалиттан үзәк нерв системасы какшарга, хәтта вафат булырга мөмкин. Коклюш белән авырганда 1-2 ай дәва­мында бума ютәлдән интегә, коклюш энцефалиты үткәрергә мөмкин. Дифтерия йоктыра ала, ә аннан прививка ясалмаган һәр унынчы авыру үлә. Полиомиелит үткәреп, гомер­леккә гарип калуы, вафат булуы ихтимал. Ул туберкулездан якланмаган була. Эпидемик паротит үткәргән малайның баласы киләчәктә булмавы ихтимал. Кызылча йоктырган бала авыруны җиңел үткәрсә дә, соңрак ул буыннар авы­руына китерергә мөмкин. Йөкле хатыннарның яралгысына зыян килә. В гепатиты йоктырганда арытаба хроник гепатит, бавыр циррозы яисә яман шеш авыруына дучар була ала. Җәрәхәтләнгән очракта столбнякка каршы сыворотка алырга мәҗбүр булачак, ә моның анафилактик шокка китерүе бар. Столбняктан прививка ясатмаган бала­ларның һәм өлкәннәрнең хәтта кечкенә җәрәхәттән дә үлеп китүе ихтимал.

профилактик прививканың күп кенә йогышлы авырулардан котылу чарасы булуын һәркем  аңларга тиеш.

Кызганычка каршы, кайбер кешеләр вакциналарның хәвефле булуы турында хәбәр тарата. Киңкүләм мәгълүмат чараларындагы прививкадан өзлегүләр турындагы мәкаләләр нигезсез. Сәламәтлек системасында кулланылучы вакциналар югары дәрәҗәдә чистарту үткән, алар авыру тудырмый. Иммунлаштыруның төп шарты — вакцина, медицина күрсәткеч­лә­рен исәпкә алып, сәламәт кешегә кер­телергә тиеш.

Республикада балалар һәм өлкән­нәр­нең зур күпчелегенә профилактик привив­калар ясалган. әмма халыкның йогышлы авыруларга бирешүчән төркеме бар. Йогышлы авыру тудыручы вируслар һәм микроблар тирә-як мохиттә бар, прививка ясатылмаган кешеләр саны арткан очракта аларның активлыгы артып, эпидемия килеп чыгарга мөмкин. Шулай булгач, прививкадан баш тартмагыз! Үзегезгә дә, балаларыгызга да прививкалар ясатыгыз!

Нәсимә Кучимова,

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсенә күзәтчелек

буенча федераль хезмәтнең

 Башкортстан идарәсе җитәкчесе урынбасары. 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»