20.04.2013 - Сәламәтлек

Үзе 43 яшьтә, бавыры 29да

Бәла аяк астында йөри дип юкка әйтмиләр. Бүген тормыш сине нурлы йөзе белән куандырса, иртәгәсе көнне нәрсә көтәсен әйтеп булмый. Чакмагыш районы Үрнәк авылыннан 43 яшьлек Фәйрүзә Исланова да көннәрнең берсендә пычак астына ятасын уена да китермәгәндер.

...Салкын тидереп сары чиреннән өзлеккән бавыры аны бер көнне дәваханә түшәгенә илтеп сала. Табиблар аңа “цирроз” дигән җанны өшеткеч диагноз куя. Башта районда, аннары башкалада аның гомерен саклап калу өчен дүрт елга сузылган көрәш башлана. Төбәккә югары технологияләр килми торып һәм биредә оста куллы хирурглар булмаган очракта Фәйрүзәнең көннәре санаулы булыр иде...

Фәйрүзә кебекләр турында “күлмәге белән туган” диләр. Аның бәхетенә республикада бавырга операция ясау буенча бу көнгә яхшы база була. 

Башкортстанда органнарны күчереп утырту буенча беренче адымнар 1996 елда ясала. Ул вакытта бөерне күчереп утырту буенча операцияләр республика балалар һәм Г. Г. Куватов исемендәге клиник дәваханәләр шартларында ясала. 1996-2012 елларда республикада барлыгы 215, шул исәптән 124 үлгән донор органы исәбенә, бөерне күчереп утырту буенча операция үтә. 16 ел эчендә республикада бу өлкәдә шактый тәҗрибә туплана. Әмма органнарны күчереп утырту буенча халыкта булган ихтыяҗ ирешелгән белән чикләнергә кушмый. Донор базаларының активлашуы бөер күчереп утырту буенча операцияләрне соңгы ике ел эчендә ике тапкыр арттыра. 2012 елда гына барлыгы 38, шул исәптән 30 үлгән донордан алган бөерне күчереп утырту буенча операция ясала.

Бер үк вакытта республика клиник дәва-ханәсендә 1995 елдан алып бавырга операция ясау буенча тәҗрибә туплана.

— Бер кешенең органын икенче кешегә күчереп утырту кебек катлаулы операцияләр буш урында барлыкка килми. Моңа күп еллар дәвамында әзерлек алып барыла. Безнең дәваханәдә бавырга операцияләр 1995 елдан эшләнә. Алар, нигездә, бавырда яман шеш, паразитар тайпылышлар, цирроз һәм агулану булганда ясала, — дип сөйли бавырга операцияләр ясауда нигез салучы профессор Мәҗит Нартайлаков. — Кызганычка каршы, бавыр консерватив алымнарга бик сизгер. Шуңа ул көткән нәтиҗәне бирми. Кешенең гомерен озайту өчен “ясалма бөер” кебек аппаратлар да юк. Ә булганы бер тапкыр куллана торган гына. Шуңа донор бавырына чират көннән-көн арта. РКБда гына бүген 40ка якын кеше донор бавырын көтә. Көтүләре бушка булмаса ярый ла ул...

Бавырны күчереп утырту буенча ясалган беренче адым бу проблеманы хәл итүнең бердәнбер юлы. Бу җәһәттән республика Хөкүмәте һәм министрлык тарафыннан да без аңлашучанлык таптык, — диде ул.

Бавырны күчереп утырту буенча ясалган беренче операция уңаеннан Республика клиник дәваханәсендә матбугат конференциясе үтте. Анда сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев, дәваханәнең баш табибы Ринат Нагаев,  операциядә катнашкан хирурглар Илдар Корбангулов, Рөстәм Әбдиев һәм анестезиолог Константин Золотухин үзләренең тәэссоратлары белән бүлештеләр, журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

— Мондый операцияләрнең тоткарлануында медицина түгел, халыкның аңы әзер булмавы ята, — диде Георгий Шебаев. — Бу үлгән кешенең органын алуда ачык чагыла. Әмма безнең очракта донорның туганнарыннан аңлашучанлык таптык. 29 яшьтә фаҗигале рәвештә һәлак булган ирнең органнары берьюлы өч кешенең гомерен озайтты. Чөнки бу төнне тагын ике кешегә аның бөерләре күчереп утыртылды, — диде министр һәм бу операциягә кадәр алып барылган эшчәнлек турында сөйләде.

Министр әйтүенчә, органнарны күчереп утырту буенча без Русиядә җиде шәһәр исемлегенә кердек. Элек мондый операцияләр Санкт-Петербург, Мәскәү, Краснодар, Екатеринбург, Казан һәм Новосибирскида ясала. Башкортстанлылар мондый операцияләрне ясату өчен, нигездә, Мәскәүдәге В. Шумаков исемендәге трансплантология һәм ясалма органнар үзәгенә юллама алган була. Республикада бүген барлыгы 200дән артык кеше үзендә шушындый юл белән күчереп утыртылган ниндидер бер орган йөртә. Шуларның 17сенә башка үзәкләрдә бавыр күчереп утыртылган була.

Әлеге операциягә әзерлек вакытында унлап белгеч, алар арасында хирурглар, анестезиологлар, терапевтлар һәм операция шәфкать туташлары, федераль үзәктә белемнәрен камилләштереп кайткан була. Ә дәваханәгә донор барлыгы турында хәбәр килеп ирешкәннән соң табиблар бригадасы ял, төнге сәгатьләр дип тормый, барлык эшләрен ташлап, дәваханәгә, операция өстәле янына ашкына. Ә бу аз да түгел, күп тә түгел 40-50ләп белгечне бер сафка бастыра. Моңа өстәп, ярдәмгә Мәскәүдән трансплантация үзәгеннән белгечләр килеп төшә. Операциягә чакыртылган өч авыруның берсенә генә — Фәйрүзә Ислановага гына донорның бавыры барлык таләпләр буенча да туры килә.

— Операция төнлә 9 сәгать тә 10 минут дәвамында бара. Ул уңышлы үтә. Унике көннән соң орган үзаллы эшли, дип ышанычлы әйтә алабыз, — диде баш табиб Ринат Нагаев.

Әйе, авыруны чит кешеләрнең артык игътибарыннан курчалау, ул ныклап савыксын дигән максаттан чыгып, җәмәгатьчелеккә операция турында атна-ун көн үткәч кенә хәбәр ителде. Фәйрүзә ханым бүген үзен яхшы хис итә, журналистлар белән аралашу өчен ул хәтта палатасыннан чыгып дәваханәнең фойесында сөйләшеп утырды, аңа икенче гомер бүләк иткән барлык кешеләргә, табибларга олы рәхмәтен белдерде. Елмайганда аның йөзенә алсулык йөгерде...

Рәзилә Низамова.

Фото: Фәйрүзә Исланова Рөстәм Әбдиев, Илдар Корбангулов һәм шәфкать туташы Лиана Хисмәтуллинага рәхмәтле.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»