09.04.2013 - Сәламәтлек

Ә сезнең яраткан табибыгыз кем?

22 апрельдә Башкортстанда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы башлангычы белән беренче тапкыр  “Безнең яраткан табиб” дигән конкурс үтәчәк. Чара әлеге һөнәрне популярлаштыру максатында оештырыла. Анда дәүләт учреждениеләре һәм коммерция клиникаларында хезмәт салучы балалар табиблары катнашачак.

Конкурс кысаларында гражданнар http://НашЛюбимыйВрач.рф адресы буенча аның сайтына кереп, балалар табиблары хезмәтен бәяли, яраткан табибларына рәхмәт сүзләре җиткерә һәм алар өчен тавыш бирә ала. Балалар исә рәсемнәрен электрон почта аша юллап, үз тавышларын белдерә ала. Ирекле тавыш бирү нәтиҗәсендә яраткан балалар табиблары һәм балалар рәсеме конкурсы җиңүчеләре билгеләнәчәк.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 1 июньдә республиканың рәсми вәкилләре катнашлыгында үтәчәк. Бу тантана Халыкара балаларны яклау көненә багышланачак. Анда конкурс җиңүчеләре, поликлиникаларның баш табиблары, Уфа шәһәре хакимияте вәкилләре, балалар рәсемнәре конкурсы җиңүчеләре һәм аларның ата-аналары, чара иганәчеләре катнашачак.

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»