06.04.2013 - Сәламәтлек

Яшь табиблар эшкә кайта

Борын-борыннан кешеләр арасындагы очрашу, танышу “Исәнмесез!” дигән сүздән башлана. Гади генә шушы сүз сә­ламләү билгесе генә түгел, бер-береңә сәламәтлек теләү дә. Әлбәттә, сәламәтлек, аны саклау һәрвакыт беренче урында, шуңа да әлеге система өчен бюджеттан зур акча бүленә.

Шаран районында 22 меңнән артык кешегә беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен үзәк дәваханәдә — 123, бер сменада 150 авыруны кабул итүче поликлиниканың көндезге стационарында 27 койка-урын каралган. Шулай ук ике авыл табиблык амбулаториясе һәм кырык фельдшер-акушерлык пункты да халык сәламәтлеге сагында тора.

Тармакта 479 белгеч эшли. Соңгы ике елда тугыз яшь табиб (акушер-гинекологлар, терапевтлар, участок педиатры, психиатр, хирург)  эшкә алынды.

— Даими рәвештә профилактик эшләр, диспансер күзәтүләре алып барабыз. Авыруларны тикшерү һәм дәвалауның өстәмә төрләрен кертәбез. Республика Хөкүмәте һәм район хакимияте ярдәме белән яңа медицина корылмалары алуга ирештек. Моңардан тыш, безнең районда аналар һәм яңа туган сабыйларның үлем очракларын киметүгә юнәлтелгән максатлы программа эшли, — ди район үзәк дәваханәсе баш табибы Вил Фәхретдинов.

Үзәк дәваханәнең хирургия бүлегендә капиталь ремонт төгәлләнеп килә. Соңгы вакытта “УЗИ” аппараты, ике “ГП-400” пар стерилизаторы, аудиометр, лаборатория өчен җиһазлар алынды. Былтыр дәваханәгә санитар автомобиль, җиде компьютер, LCD-панель кайтартылды. Шулай ук Шаран авылында сменага 250 авыруны кабул итәрлек поликлиниканы проектлау төгәлләнеп килә.

Сәламәтлек саклау тармагын модернизацияләү программасына ярашлы, республикага кайткан утыз реанимобильнең берсе шаранлыларга бирелү дә куанычлы вакыйга. Заманча медицина корылмалары белән җиһазландырылган бу авто­мобильдә авыруга кичекмәстән медицина ярдәме күрсәтү өчен җиһазлар бар. Вил Гайнетдин улы әйтүенчә, әлеге махсус машина, кыска вакыт эчендә авыру янына барып җитеп, шунда ук медицина ярдәме күрсәтү, авыр хәлдәге кешене ерак арага алып бару мөмкинлеге бирә. Шуңа да заманча “ашыгыч ярдәм” машинасының ачкычын баш табиб тәҗрибәле водитель Марат Идиятовка тапшырды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»