05.04.2013 - Сәламәтлек

Акча кеше гомереннән кыйммәт, күрәсең

Соңгы елларда сәламәтлек саклау тармагын үстерүгә зур игътибар бирелә. Әйтик, былтыр гына республика бюджетыннан бу өлкәгә 33,7 миллиард сум юнәлтелде. Бу — республика казнасының дүрттән бер өлеше. Җитәкчелекнең әлеге тармакка аерым игътибар юнәлтүе табигый,  демографик хәлне яхшырту өчен туымны дәртләндерү белән бергә халыкның сәламәтлеген кайгырту да көн таләбе булып тора. Әледән-әле яңа медицина үзәкләре ачылуы, дәваханәләрнең төзекләндерелүе, заманча җиһазландырылуы — болар барысы да шушы максатны алга куеп эшләнә. Табибларның хезмәт хакы да сизелерлек артты, бүген ул тармакта уртача 32,3 мең сум тәшкил итә.

Курсташым Гөлназны берничә ел күргән юк иде. Аның гаиләсе белән дә яхшы танышмын, шуңа очрашкач, туганнары турында да  сораштым.

— Абыем безнең арада юк  инде, — диде ул күз яшьләрен яшерергә тырышып. — Мин диплом алганнан соң берничә ай гына яшәде ул.

Яңа гына йорт салып чыгып, зур максатлар белән яшәгән 40 яшьлек ирнең гомере кинәт өзелү күпләрне тетрәндергән. Сәламәтлегенә беркайчан да зарланмаган кешенең авыруы алдында  медицина көчсез булды микәнни, дигән уй үтте баштан. Ә Гөлназ, медицинаның көчсезлеге турында түгел, табибларның комсызлыгы, башбаштаклыгы турында ачынып сөйләде.

Колхоз таралганнан соң, Азат  Себергә эш эзләп чыгып китә. Уңышлы гына эшли башлый, әмма ике ай үтүгә, ашказаны авыртуга түзә алмыйча, кайтырга мәҗбүр була. Берничә атна районда  дәваланганнан соң, хәле яхшырып,  яңадан эшкә юллана. Әмма бу юлы да озак эшләргә насыйп булмый аңа.  Хәле авырая. Кайтып, янә район дәваханәсенә ята, аннары Уфага юллама бирәләр. Әмма, көннән-көн ябыгучы  Азат­ка  эшнең нидә икәнлеген монда да әйтергә ашыкмыйлар.

— Операция көнен бер­ничә тапкыр күчерде­ләр. Кичтән әзерлиләр, икенче көнне ясамыйлар. Шулай байтак вакыт узды. Нәрсә уйларга да белмәгән абыем үзе дә бу хәлләрдән тәмам йончыды. Бер сөйләшкәндә: “Операцияне тизрәк ясасалар, яңадан гадәти тормышка кайтыр идем”, — дисә, икенче көнне кәефе кырылып, төшен­келектә каршылады. “Мине монда барыбер дәва­ламыйлар, чыгарсалар, калган көннәремне  өйдә үткәрер идем”, — дигән сүзләре әле булса колакта яңгырый...

Ниһаять, көннәрдән бер көнне шулай да операциягә алып кереп киттеләр. Наркоздан җиңел айныды, озакламый үз аякларына да басты. Дәвалау арытаба ничек дәвам итәчәген ачыклау максатында  аңа операция ясаган табиб янына кердек. Күптәнге танышларын очраткан кебек, табиб безне ачык йөз белән каршы алды. Сөйләшү дәва­мын­да аның безнең гаилә турында хәбәрдар булуы да таң калдырды. Алай гына да түгел, кемнең кайда эшләгәнен, нинди вазыйфа биләгәнен дә  белә.

Абыемның хәле турында кызыксынгач:

— Бик яхшылап тәрбияләсәгез,  дүрт ай яшәр. Аның ашказанында яман шеш булган. Бу дәрәҗәгә җиткерергә кирәк-мәгән, кызганычка каршы, хәзер аны коткарып булмаячак. Химия терапиясе  үтәргә туры киләчәк, — диде табиб.

— Зинһар, ярдәм итегез! Барлык таләпләрне дә үтәячәкбез,  бары тик баламны коткарыгыз, — дип ялварды әнием табибка. Бу сүзләрне “ак халатлы әфәнде” үзенчә аңлады.

— Һәр эш өчен түләнергә тиеш.  Сезгә дә минем янга ешрак килергә иде, — дип, табиб акча сорады.

Абыемның гомерен саклар өчен табиб куйган шартларны үтәми башка чара калмады.

Абыйны дәваханәдән чыгарган көнне иртә белән табиб бүлмәсенә кердек. Аның янәшәсендәге ике яшь егет, безнең нинди максат белән килгәнне аңлап булса кирәк, кабинеттан чыгып киттеләр. 

Шушы көннән соң абый бирегә тагын бер тапкыр химия терапиясе үтәргә килде.  Ашый алмый, сызлануларына түзәлми алты ай җәфаланганнан соң дөнья куйды. Әгәр дә табиб: “Дәвалану өчен кыйммәтле препаратлар кирәк”, — дисә, без барлык мөлкәтебезне сатарга да әзер идек. Ә инде соңгы көннәрен яшәгән  кешедән табибның  шәхси баегу өчен акча соравы бернинди закон кысаларына да,  кешелек кануннарына да сыймый, — ди танышым.

Әлбәттә, медицина барлык чирләрне дә җиңәр хәлдә түгел.  Шулай да район дәваханәсендә вакытында Уфага юллама бирелсә, анда операция кичектермичә ясалса, ихтимал,  Азатның гомерен озайтып булыр иде. Монда табибларның ришвәт алуы гына түгел, аларның авыруларга ваемсыз карашы да күзгә бәрелеп тора.

— Табибларны судка бирмәдегезме? — дип сорыйм танышымнан.

— Әлбәттә, юк.  Алар кулына яңадан килеп эләгүең дә бар. Бездән акча сораган табиб җаваплылыкка тарттырылган хәлдә дә, башкалары кала бит. Карга күзен карга чукымый, — диде Гөлназ авыр көрсенеп...

Менә шундый хәлләр. Һәм, ни аяныч, мондый очраклар бер генә түгел.  Моннан чыгып әйтәсе килгән фикер, медицина хезмәтләндерүе сыйфатын  күтәрү, аны халыкка уңайлы итү максатында республикада никадәр генә күп эш башкарылмасын, табибларның авыруларга карата  мөнәсәбәте үзгәрми икән, югары нәти-җәләргә өмет итәсе түгел...

Гөлия Гәрәева.

 * * *

Шул ук вакытта...

Материалны әзерләгәндә “Бүгенге медицина хезмәтләндерүен ничек бәялисез?” дигән сорау белән 12 кешегә мөрәҗәгать иттем. Аларның алтысы: “Табибка күчтәнәчсез кергән юк”, дип, калган алтысы:  “Дәваханәдә табибларга берникадәр “төртмәсәң”, сәламәтләнеп чыгам димә”, дип җаваплады.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»