04.04.2013 - Сәламәтлек

Кан һәм җан мәсьәләсе

Утырышның көн тәртибенә куелган   мәсьәләләрнең берсе республика Хөкүмәте тәкъдим иткән “Башкортстан Республикасында донорлык һәм кан компонентлары турында”  яңа  закон проекты турында иде.

Билгеле булуынча, ел башында Русиядә донорлык турында яңа закон гамәлгә кертелде. Аңа ярашлы, донорлар акчалата компенсациядән мәхрүм ителде. Әмма әлеге шартларда бездә моңа ирешү читен, чөнки күпчелек донорлар өчен бу һаман азмы-күпме  керем чыганагының берсе булып кала. Ил Президенты Владимир Путин да моның хаталы адым булганын таныды. Шул сәбәпле, яңа закон проектында үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.

— Бүгенге көндә республика медицина учреждениеләрендә   канга кытлык сизелми. Беренче кварталда 10 мең 850 литр кан җыелган. Бу, планга карата, күбрәк, — диде сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев. 

Арытаба министр кан тапшыру хезмәтенең эшчәнлеге һәм модернизациягә бәйле яңалыклар белән таныштырып үтте. Министрның әйтүенә караганда, операцияләр саны ел саен 11 процентка арта. Боларны исәпкә алган яңа закон проектындагы үзгәрешләр донорлык мәсьәләсендә килеп туган кимчелекләрне бетерергә ярдәм итәчәк.

Комитет утырышында, шулай ук, “Башкортстанда шәхси медицина эшчәнлеге турында”, “Республикада торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләү буенча аерым категория гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында”, “Башкортстан Республикасында балаларны уллыкка алган гражданнарга бер тапкыр бирелә торган акчалата ярдәм турында” закон проектларына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре каралды һәм республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Рим Каюмовның узган елдагы эшчәнлек буенча чыгышы һәм тәкъдимнәре игътибарга алынды.

Рәзилә Низамова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»