02.04.2013 - Сәламәтлек

Геннар коды белән идарә итә

Зур галим һәм педагог, неврология һәм медицина генетикасы юнә­лешләрендә эшләүче профессор, Башкортстан дәүләт медицина уни­верситетының кафедра мөдире, Русия һәм Башкортстанның атказанган табибы Рим Магжановка шушы көннәрдә 70 яшь тулды. Галим­нең хезмәтенә бәя биргәндә аның укучысы, Русия Дәүләт думасы депутаты, медицина фәннәре докторы Сәлия Морзабаева болай ди:

— Профессор Магжанов турында сөйләгәндә, иң тәүдә аның күпкырлы шәхес булуын билгеләп үтәргә кирәк. Ул — яңа фәнгә зур өлеш керткән, халыкара дәрәҗәдә танылган галим. Рим Вәли улы, үз фәнни мәктәбен оештырып, галимнәр сафын үстергән таләп­чән, әмма гадел укытучы һәм остаз да. Гомер юлында шушындый талантлы кеше белән очрашырга насыйп булганы өчен язмышыма мең рәхмәтлемен. Рим Вәли улы кул астында эшләп алган энергия һәм эшкә бирелгәнлек безне гомер буе озатып барачак.

Әйе, медицинада яңа юнәлеш буларак үсеш алган неврология һәм медицина генетикасы буенча ярдәм күрсәтү системасы Башкортстанда Рим Магжановның тынгысыз хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә генә тамыр җәйде.

— Медицина генетикасы республикада неврология кафедрасы нигезендә формалашты һәм бу кафедра бүген дә, уку һәм клиник база буларак, хезмәт итә. 40 ел эчендә эзләнүләрдән һәм ачышлардан торган озын һәм катлаулы, әмма саллы юл үтелгән. Кечкенә консультация кабинетыннан алып, Республика перинаталь үзәгендәге эре медицина консультациясенә кадәр нәтиҗәле адымнар ясалган. Бу хезмәттән ел саен 17 меңнән артык кеше файдалана, белгечләр тырышлыгы белән нәселдән   килүче 300ләп авыру ачыклана, әни булырга җыенган 7 меңгә якын хатын-кыз катлаулы тикшеренүләр үтә. Иң авыр очракларда аларга Рим Магжановның киңәшләре ярдәмгә килә, — дип укытучысы белән горурланып сөйли Сәлия Шәрифҗан кызы.

Булачак галим һәм педагог Баш­кортстанның иң гүзәл табигать почмак­ларының берсе — Учалы районында дөньяга килгән. Кешеләргә ярдәм итү теләге аны, мәктәпне тәмам­лаганнан соң, Башкортстан дәүләт медицина институтына алып килгән. Уку йортын ул отличие белән тәмамлый. Клиника ординатурасыннан соң Магжанов барлык булмышын институтның неврология кафедрасы һәм Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәва­ханәсе белән бәйли. Шушы елларда бер-бер артлы кандидатлык һәм докторлык диссер­та­цияләрен яклый. Рим Вәли улы үт­кәр­гән тикшеренүләр нерв системасы авыруларының төбәк үзен­чәлеге, эпидемиологиясе һәм гамәли нәсел­дән килүчән­леге кебек өлкәләргә кагыла.

Галим медицина генетикасын һәм неврологияне укыту мәсьәлә­ләренә зур игътибар бүлә, лекция­ләрдә һәм гамәли занятиеләрдә студентларга гыйлем өләшә, бай тәҗрибәсе белән бүлешә. Рим Вәли улының кафедрага җитәкче­лек итүенә дә егерме биш елга якын вакыт үтеп киткән. Бер үк вакытта ул рес­публикада шушы юнәлештәге хез­мәтләргә җитәкчелек итә һәм Сәла­мәтлек саклау министрлыгы каршында штаттан тыш баш невролог һәм баш белгеч вазыйфаларын үти. Хезмәттәш­ләре аны намуслы, принципиаль җитәк­че һәм югары тормыш позициясендәге җаваплы кеше булганы өчен хөрмәт итә.

Рим Магжановның фәнгә керткән өлешен 500дән артык фәнни һәм уку-методик хезмәт билгели. Профессор җитәкчелегендә дистәләгән яшь галим диссертация яклаган һәм фәнгә беренче адым ясаган. Атаклы профес­сорның бик күп хезмәтләре  чит ил басмаларында дөнья күргән. Неврология җәмгыятьләренең Европа федерация­ләре конгрессларында һәм Халыкара симпозиумнарда да Башкортстан галименең чыгышларын еш ишетергә мөмкин.

Фәнне үстерүгә зур өлеш керткән галим җәмәгать эшчәнлегендә дә танылган шәхес. Ул неврологларның Бөтенрусия идарәсе пре-зидиумының, Русия Фәннәр академиясенең Неврология буенча фәнни советның, “Үзәк нерв системасы авырулары” комиссиясе һәм инсульт белән көрәш буенча ассоциация идарәсе әгъзасы. Башкортстанда неврологлар һәм медицина генетиклары җәмгыяте ида­рәсе рәисе урынбасары, “Гамәли неврология”, “Авыруларны һәм инвалидларны комплекслы реаби­ли­тацияләү” журналлары мөхәр­ри­риятендә әгъза булып тора.

Гомер үрендәге бүгенге күркәм юбилеен да Рим Вәли улы лаеклы һәм күтәренке рухта каршылый. Уку­чылары аны, һәрвакыттагыча, олылый һәм киләчәктә аңа бетмәс-төкәнмәс энергия һәм илһам тели.

Рәзилә Низамова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»