02.04.2013 - Сәламәтлек

Тәвәккәл табиб

“Сайлаган һөнәрегез өчен үкенергә туры килмәдеме?” — дигән сорауга ул уйланып та тормый: “Юк, үкенмим”, — дигән тәвәккәл җавап кайтарды. Мондый сорау, гадәттә, кешене уйга сала, чөнки нигезле җавап бирү өчен вакыт кирәк. Бәгъзе берәүләр “әлләче” дип җаваплый, “әлегә — юк”, хәтта “булгалады” диючеләр дә очрый. Әхтәм Фәйзуллинның эш урынында үзен иркен тотуы, катлаулы шартларда да югалып калмавы кебек күзгә бәрелеп торган сыйфатлар, аның, чынлап та, “Аллаһы Тәгаләдән хирург” икәнлегенә шик калдырмый. Димәк, ул туган чагында ук маңгаена язылганнан язлыкмаган затлардан. Хәер, бар булмышын адәм баласының “иң зур байлыгы” дип хаклы рәвештә саналучы сәламәтлек саклауга багышлаган шәхесләрдә үкенү тойгысы кичерерлек җирлек сирәк була торгандыр. Ә хирург исә, гомумән, сирәк талант иясе.

...Иртәнге сәгать 10. Серле, хәтта ниндидер  дәрәҗәдә шомлылык тулы операция залына бер дистәгә якын ак яки яшел халатлы медицина персоналы җыелган. Менә операция өстәленә илле яшьләр тирәсендәге ирне салып, төрле зурлыктагы штативлар белән ныгытып, озайлы процедурага әзерләү башлана. Озак кына әзерлек эшләре баргач кына операция белән җитәкчелек итүче хирург кулына скальпель ала...

Куергазы районының Ырынбур өлкәсе чигенә терәлеп үк урнашкан Тимербай авылында дөньяга килгән Әхмәт Фәйзуллин гомеренең асылын тәшкил итәчәк һөнәр сайлаганда икеләнү тойгысы кичерми: “Мин табиб булачакмын!” Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Уфа шәһәренә килә дә документларын медицина институтының дәвалау факультетына тапшыра. “Агроном яки зоотехник булсам, кеше өчен дә җавап бирергә туры килер иде, — дип аңлата ул бүген шушы адымын, — ә табиб үз эше өчен генә җавап бирә”.

Атадан күргән — ук юнган, дигәндәй, үсмер Әхтәмнең табиб һөнәрен сайлавына ата-бабалары, әни-әбиләренең дә йогынтысы юк түгел. Әтисе Әнәс — Тимербайда төп сугымчыларның берсе була. Ике картәнисе дә, авылча әйтсәк, “духтыр” булалар. Берсе буын утырту кебек бик сирәк һөнәрне үзләштерсә, икенчесе — алмаштыргысыз кендек әбиcе.

Ләкин мәктәп тәмамлаган егетнең белем дәрәҗәсе җитәрлек булмый, күрәсең, абитуриент Әхтәм Фәйзуллинны “конкурс” дип аталган иләктән үткәрмиләр. Арытабангысы егет кеше өчен билгеле инде: билгә — каеш, аякларга — кирза итек, иңбашына  — шинель һәм  — “шагом марш!” Ныкышмалылык, куелган максатка ирешү кебек көчле сыйфатлар армиядә дә ярап куя. Башка солдат, арытаба — кече сержант һәм сержант дәрәҗәсенә үрләгән Башкортстан егете, хезмәтен тәмамлап, Свердловск шәһәреннән туган авылына кайтып барышлый ук Уфага сугылырга була. Сигез айлык әзерлек курсларына урнашып, аны тәмамлагач, егет беренче курска кабул ителә. Алты ел дәвам иткән тынгысыз студент тормышы һәм, ниһаять, кулда — югары белем турында диплом. Башкаланың 6нчы дәваханәсендә хирургия буенча интернатура үткәч, егет 21нче дәваханәгә эшкә килә һәм 30 ел инде шушында эшли.

Бүген югары квалификацияле хирург, Башкортстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, 21нче дәва-ханәнең дәвалау бүлеге мөдире Әхтәм Фәйзуллин — хирурглар нәселенә нигез салучы. Кызы, медицина фәннәре кандидаты Гүзәлия белән улы Аяз да аталарының юлыннан киткәннәр, хатыны Диана — теш табибы, кияве Аскар — гинеколог. Арада бер генә башка һөнәр кешесе дә юк.

Кайчандыр Тимербай авылы урамы гына ишетеп белгән үсмердән исеме меңнәргә билгеле абруйлы шәхес үсеп чыккан. Димәк, гомер заяга үтмәгән. Ә бит, уйлап карасаң, казанган уңышларының барысы өчен дә ул үз шәхесенең тәвәккәллек кебек төп сыйфатына бурычлы. Хәер, ирмен дигән кеше өчен тәвәккәллек, мөгаен, иң мөһим сыйфаттыр.

Мәхмүт Хуҗин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»