29.03.2013 - Сәламәтлек

Җылы сүзе дә дәва

Ярмәкәй район дәваханәсе терапевты, табиб-кардиолог, баш табибның дәвалау эшләре буенча урынбасары Зөләйха Ишмурзина хакында якташлары иң югары фикердә. 33 ел кешеләр сәламәтлеге сагында торучы табибә авыруларны җылы сүзе белән дә дәвалый.

— Табибә булырга бала чактан хыялландым. Район дәваханәсендә хирург булып эшләүче авылдашыбыз Мөкәрәм Шәмсулла улы ялга кайткан көннәрдә аның туган йортыннан кеше өзелми иде. Олы яшьтәге апалар, күрше-тирә әбиләр аңа күренеп, үз зарларын сөйләп калырга ашыга. Ак халатлы абый һәркемгә җылы сүз таба, ихлас күңелдән ярдәм кулы суза. Аңа карап, мин дә шушы һөнәргә гашыйк булдым, — ди Зөләйха Гамир кызы.

Ул чакта үсмер кыз, хыяллары чынга ашып, Мөкәрәм Мөхәммәтҗанов белән өч дистә ел бер коллективта эшләячәген күз алдына да китерми, билгеле. 1980 елда медицина институтын тәмамлап, район дәваханәсенә эшкә кайткан ике яшь белгеч өчен тәҗрибәле хирург чын остаз була. Студент елларында ук гаилә корган яшь табиблар — терапевт Зөләйха Гамир кызы һәм аның тормыш иптәше, психиатр-невролог Рим Байтимер улы җиң сызганып эшкә керешә. Хезмәткә намуслы караш, һәр пациентның авыруын йөрәк аша үткәреп, аның савыкканын күреп, чын күңелдән сөенү — Ишмур­зиннарның тормыш мәгънәсе. Тырыш, эшкә җитди караучы табиблар гаиләсе кыска гына вакыт эчендә хезмәттәш­ләренең абруен казана. Өч ел вакыт үтүгә, Зөләйха Гамир кызын терапия бүлеге мөдире итеп тәгаенлиләр. Бу җаваплы вазыйфада ул 22 ел намус белән хезмәт сала.

— Без, бер төркем яшь белгечләр, бер тирәдә эшкә кайттык. Акушер-гинеколог Консуэлла Хәйруллина белән күп еллар дәвамында аңлашып, бер-беребезгә терәк булып эшләдек. Хәтта балаларыбыз да шушы мохиттә бергә уйнап үсте, — дип җылылык белән искә ала ул елларны Зөләйха Гамир кызы.

Әлеге дәваханә аның өчен шул ягы белән дә кадерле: кайчандыр монда хезмәт юлын башлаган тормыш иптәше Рим Байтимер улы 1987-96 елларда баш табиб вазыйфасында эшләп, район дәваханәсен төзекләндерүгә, җиһаз­ландыруга зур көч салган, хезмәткәрләр өчен йортлар төзеткән. Әнә шуңа да Зөләйха Гамир кызына бу дәваханәнең хәтта диварлары да тормыш иптәшенең күңел җылысын саклагандай тоела.

Зөләйха Ишмурзина — күпкырлы белгеч. Медицина өлкәсендә өч дистә елдан артык эшләү дәверендә ул терапевт белгечлеге буенча гына түгел, кардиолог буларак та зур тәҗрибә туплаган. Әнә шуңа да диагнозны вакытында һәм дөрес куючы табибка авыл кешеләре зур ышаныч белән килә.

— Хәзер кешеләр үз сәламәтлегенә аңлы карый, табибларга иртәрәк мөрә-җәгать итә башлады. Без үзебез дә ел әйләнәсенә авыл халкына, яшьләре буенча төркемнәргә бүлеп, диспансерлаштыру үткәрәбез, — ди Зөләйха Гамир кызы. — Элек бронхит, ашказаны чирләре еш күзәтелсә, соңгы елларда шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары авырулары ешайды. Бу күренеш хә-зерге җәмгыятьтәге яшәү ритмы, стресслар, туклану, канда холестерин­ның артуы белән бәйле. Авыл җирендә яшәсәк тә, онкологик авыруларга дучар булучылар да байтак. Яман чир күбрәк олылар арасында күзәтелә. Мине яшьләр суицидының арта баруы да нык борчый.

— Сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү район дәваханәсе үсешендә нинди чагылыш таба? — дип кызыксынам.

— Әлбәттә, федераль программа нәтиҗәсендә мөмкинлекләр киңәйде. Безнең районнан бер ел эчендә генә 38 кешегә Республика кардиология диспансерында хирургия ярдәме күрсәтелде. Элек елына бер-ике авыруны гына операциягә юллый ала идек, — ди Зөләйха Гамир кызы.

Зөләйха Ишмурзина алты ел инде район Советы рәисе вазыйфасын да башкара. Бу җаваплы хезмәт үзе генә дә күпме вакыт, көч һәм тырышлык таләп итә.

— Хатын-кыз нинди генә эштә булмасын, иң мөһиме — гаилә бәхете, — ди  Зөләйха Гамир кызы. Алар тормыш иптәше белән ике ул тәрбияләп үстер­гәннәр. Әти-әнисе юлын сайлаган өлкән уллары Рөстәм Бәләбәй шәһәр Үзәк дәваханәсенең баш табибы. Кечеләре Артур инженер һөнәрен үз иткән. Ишмурзиннарның килен­нәре Регина белән Лина да табибәләр. Үке­нечкә каршы, гаилә башлыгына гына бу шатлыклы көннәрне күрергә насыйп булмый. Биш ел элек каты авыру Рим Байтимер улын якыннарыннан аерган.

Сәламәтлеге аз гына какшаган кешенең дә бөтен өмете табибта. Кайвакыт авыруның хәлен җиңеләйтү өчен бу һөнәр иясенең бер җылы сүзе дә җитә. Мондый вакытта авырулар тизрәк Зөләйха Гамир кызы янына ашыга...

Юлия Гыльванова.

Ярмәкәй районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»