19.03.2013 - Сәламәтлек

Кан бирү - авыруга җан өрү ул!

Октябрьский шәһәрендә республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова һәм сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев катнашлыгында ведомствоара күчмә утырыш үтте. Анда сүз Башкортстанда гемодиализ хезмәте үсеше, Октябрьский муниципальара медицина округының узган елдагы эшчәнлеге, быел башкарылачак эшләр турында барды. Утырышны ачып, Лилия Салават кызы кан тапшыру мәсьәләсенә кагылды.

— Кан тапшыру станцияләре мәсьәләсен ачыкларга, кешеләрне анда җәлеп итү механизмын эшләргә, бу игелекле эштә катнашучыларга уңайлыклар тудырырга кирәк. Әлбәттә, шәхси үрнәк тә мөһим, — диде ул.

Шушы ук көнне кунаклар шәһәрнең икенче стационары, перинаталь үзәк төзелеше, узган елда эшли башлаган кан тамырлары авырулары бүлеге һәм гемодиализ үзәге эшчәнлеге белән танышты.

— Гемодиализ мәсьәләсенә багышланган сөйләшүнең Ок­тябрьскийда үтүе юкка түгел, — диде “Югория-Мед” медицина страховкалавы компаниясе директоры Алексей Коржавин. Монда 2011 елның сентябреннән дәүләт-хосусый парт­нерлыгы нәтиҗәсендә гемо­диализ бүлеге ачылды. Шәһәр хакимияте урта һәм кече эшкуарлыкка һәр­вакыт ярдәм итеп тора.

Очрашуда тагын бер мөһим мәсьәлә — табибларны укыту мәсьәләсе күтәрелде. Бүген белгечләр Казан, Мәскәү, Петербургта укытыла. Мондый укыту үзәген Уфада да булдыру мөмкиндер, дигән фикер яңгырады.

Тәкъдимне куәтләп, Лилия Гомәрова, бу эшне системага салырга кирәк, дип белдерде. “Туктаусыз төзелеш, корылмалар сатып алуга караганда партнерлык мөнәсәбәтләре булдыру, авыруларга сыйфатлы хезмәт күрсәтелү мөһимрәк. Республика халкы белергә тиеш: бездә андый программа бар һәм ул реаль мөмкинлекләргә таяна.

Утырышның көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча 1нче хастаханәнең баш табибы Рөстәм Вәлиев чыгыш ясады. Ул муниципальара үзәкләр эшчәнлегенә басым ясады, проблемаларга тукталды, аларны хәл итү юлларын тәкъдим итте.

Бу көнне, шулай ук, “Кан тапшыр да якыныңа ярдәм ит!” чарасы оештырылды. Анда вице-премьер Лилия Гомәрова да катнашты һәм кан тапшырды.

Әлеге чарада шәһәр хакимияте хезмәткәрләре дә актив катнашты. Иртәннән кеше күп булды. Кемдер беренче тапкыр кан тапшырса, кемдер бу игелекле эштә даими катнашуын яшермәде. Хакимиятнең кадрлар белән эшләү бүлеге начальнигы Алиса Устинова кан тапшырып чыккан иде. “Хакимият хезмәткәрләре хәйрия чараларында актив катнаша. Әлеге чарага кушылып, кан тапшыруыбызны табигый дип кабул иттем. Ике сабый әнисе буларак, кемнеңдер гомерен саклап калуга өлеш кертүем белән бик канәгатьмен. Кирәк булса, кан тапшырырга тагын да киләчәкмен!” — ди Алиса Риян кызы.

“Донор” сүзе латинча “donarе”дан алынган һәм ул “бүләк итү” дигәнне аңлата. Димәк, бу көнне дистәләгән кеше үзенең канын тапшырып, кемгәдер тормыш, сәламәтлек бүләк итте.

Без Лилия Салават кызыннан да үзен ничек хис итүен белештек.

— Үземне бик яхшы хис итәм. Узган елның җәендә үк кабул ителгән “Кан һәм аның катнашмалары донорлыгы турында” Федераль закон быел гыйнварда үз көченә керде. Үзгәреш донор канына кытлык тудырмасмы, дигән фикер туган иде. Хәвефләнү юкка булган, кан тапшыру ста­нцияләреннән кеше өзелми, игелекле кешеләр җитәрлек. Кан тапшырган кешегә закон буенча ике көн түләүле ял, тукландыру каралган. Әлеге эшне тагын да системалаштырырга, җайга салырга кирәк, — диде ул.

Гүзәл Закирова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»