16.03.2013 - Сәламәтлек

“Миллионыгыз үзегезгә булсын!”

Сәламәтлек саклау министрлыгының үткән ел  йомгаклары һәм 2013 елга бурычлар буенча киңәйтелгән коллегиясе үтте. Соңгы ике елда сәламәтлек саклау өлкәсендә үзгәрешләр шактый булды.  Тармакны модернизацияләү буенча 2011 елда башланган эшчәнлек дәваханәләрне җиһазландыруда гына түгел, халыкның сәламәтлегендә дә чагылыш тапты. Югары технологияле медицина ярдәме муниципальара медицина үзәкләре сыйфатында ерак районнарга да барып җитте. Бу хакта демография күрсәткечләренең яхшыруы да   сөйли: республикада халык санының үсеше тотрыкланды, туым 5,1 процентка артты, үлем очраклары 2,2 процентка кимеде.

Узган ел тармакны модерни­за­ция­ләү билгесе астында үтте. Программаны тормышка ашыруга бүленгән 16,6 миллиард сумның 87 проценты үзләш­терелде, ул медицина учреж­дение­ләренә капиталь ремонт үткәрүгә, аларны заманча җиһазландыруга, мәгъ­лүматлаштыруга, стандартлар кертүгә һәм медицина хезмәткәр­ләренең эш хакын күтәрүгә тотылды.   Бу юнәлеш­тә­ге эшчәнлек 2013-2014 елларда да дәвам итәчәк.   

— Тармакны модернизацияләү сәламәтлек саклау системасы  концепциясен нигездән үзгәртте. Үзәккә ул койка-урыннарны үстерүне түгел, ә профилактика һәм ахыргы нәтиҗәне куйды. Гомум  хәлнең торышын бил­ге­ләгәндә, аны “табиб — авыру”дан “табиб — сәламәт кеше” ягына борылыш ясавын күзалларга мөмкин, — диде Премьер-министр урынбасары Лилия Гомәрова коллегия утырышын ачканда. —  Чит илдән килүче коллегалар Русиядә стацио­нарларның артык күп булуына гаҗәпләнә, чөнки бу акча таләп итә. Хәзер табиблар эш вакы­тының 30 процентын профилактикага, диспансеризациягә һәм сәламәтлек мәктәпләренә юнәл­тергә тиеш.

Премьер-министр урынбасары, шулай ук, кадрлар сәясәтенә тукталды. Бу җәһәттән “Авыл табибы” програм­масының нәтиҗәлелеге турында әйтеп үтте. Программага ярашлы, тармак   610 белгечкә тулыланды. Агымдагы елда тагын 270 яшь табиб авылга кайтачак. Әмма яшьләрне авылга миллионнар белән генә җәлеп итеп булмый. Монда урындагы хакимиятнең дә кызыксыну белдерүе таләп ителә. Бу уңайдан Дуван, Борай, Бөре районнары уңай яктан телгә алынды. Ә кайбер районнарда яшь табиблар хакимият тарафыннан яклау тапмаган, шуңа, субсидиядән баш тартып,  кайтып китү очраклары да булган. “Авылда эшләргә теләк белдергән яшьләрне үз проблемалары белән ялгызы калдырырга ярамый. Аларга торак белән ярдәм итү  чарасын  да табарга кирәк”, — диде вице-премьер.

Сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев, уңай нәтиҗәләр белән беррәттән, тармактагы кимчелекләргә дә тукталды.

— Узган елда министрлыкка 6,5 мең хат килде. Бу сан бер елда 20 процентка арткан. Аларның ришвәт алу һәм медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарту белән бәйлеләре 2,5 тапкыр  кимесә, медицина ярдәменең сыйфатына бәйлеләре — шулкадәр үк, дәвалау учреждениеләренең оештыру эшчәнлегенә  кагылганнары 1,3 процентка арткан, — дип хәбәр итте министр. Шуңа да киләчәктә медицина ярдәменең сыйфатын тагын да яхшырту һәм аны халыкка мөмкин кадәр якынайту бурычы куелды.

Коллегия утырышында Русиянең Дәүләт думасы депутаты Сәлия Морзабаева белән Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Альбина Бурангулова да катнашты. Сәлия Шәрифҗан кызы сәламәтлек саклау өлкәсендәге федераль законнар һәм аларның тармактагы кимчелек­ләрне бетерүдә тоткан урыны турында сөйләде.

Рәзилә Низамова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»