12.03.2013 - Сәламәтлек

Русиядә өченче булачак!

Ил һәм республика җитәкчелеге демография мәсьәләсенә җитди игътибар юнәлтә. Башкортстанда бу җәһәттән дүртенче ел рәттән халык санының табигый артуы күзәтелә. Төбәктә алып барылучы эшчән­лекнең нәтиҗәсе буларак, соңгы елларда туым 27,8 процентка артты. Узган елда гына республикада 59 меңгә якын бала дөньяга аваз салды. Мәсьәләнең никадәр мөһим булуын Уфада яңа перинаталь үзәккә нигез салу тантанасында Президент Рөстәм Хәмитов та билгеләп үтте.

— Безгә мондый заманча медицина үзәкләрен төзү демографияне тагын да яхшырту, балаларның санын тагын да ишәйтү өчен кирәк, — диде Рөстәм Зәки улы. — Әлегә төбәктә бала тудыру йортлары җитми. Хәлнең торышы шәптән түгел. Шуңа бу үзәккә зур өметләр баглана. Ике елдан сафка кертеләчәк перинаталь үзәк елына 3 меңгә якын баланы заманча шартларда кабул итүгә исәпләнә. Моннан тыш, агымдагы елда Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсе кар­шында һәм Октябрьский шәһәрендә дә бала тудыру йортлары файдалануга тапшырылачак, — диде республика җитәкчесе.

Перинаталь үзәк төзелешен Русиядә билгеле “Мать и дитя” компаниясе инвестицияли. 95 койко-урынга исәпләнгән перинаталь үзәкне төзүгә 3 миллиард сумнан артык акча салынган. Биредә шулай ук җитлекми туган балалар һәм гинекология бүлекләре, хатын-кызлар консультациясе, балалар поликлиникасы, диагностика лабораториясе ачу да күздә тотыла.

Бүгенге көндә мондый комплекслы үзәкләр Мәскәү шәһәрендә һәм Мәскәү өлкәсендә генә эшли. Өченчесе бездә төзеләчәк. Ул югары технологияле медицина үзәге булудан тыш, 600 кешене эш урыннары белән дә тәэмин итәчәк.

Мондый учреждениенең ачылуы пациентларга бер урында   комплекслы медицина ярдәме алу мөмкинлеге бирәчәк. Бу, үз чиратында, заманча аппаратлар ярдәмендә диагностика үтү, түлсезлекне дәвалау, хирургия опе­рацияләре ясау, көмәнлек, бала тудыру һәм ярдәмгә мохтаҗ балаларга сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне дә үз эченә ала.

Рәзилә Гайнисламова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»