01.03.2013 - Сәламәтлек

Югары технологияләр балалар гомере сагында

Республика балалар клиник дәваханәсе каршында диагностика үзәге ачылды. Бер ел дигәндә күтәрелгән мәһабәт бина өр-яңа медицина корылмалары белән җиһазландырылган. Яңа үзәкне төзүгә 1 миллиард 200 миллион сум акча тотынылган. Үзәккә 270 берәмлек медицина корылмасы сатып алынган. Элек балаларга шәһәрнең төрле дәваханәләренә йөрергә туры килсә, хәзер бөтен тикшеренүләр биредә үткәрелә.

Клиника шартларында ел саен республикадан килгән 20 меңнән артык бала дәвалана, 6 мең операция ясала. Югары технологияләр аларның сыйфатын яхшыртуга, сәламәтлек саклау системасын камилләштерүгә булышлык итәчәк. Моны  республика Президенты Рөстәм Хәмитов та билгеләп үтте. 

 — Соңгы ике елда күп эшләнде. Тармакны модернизацияләүгә бүленгән 16,5 миллиард сум акчаның 89 проценты үзләштерелде. Табибларның уртача хезмәт хакы 50 процентка үсеп, 32 мең сумга җитте. 2018 елга кадәр аны икеләтә арттыру бурычы тора. Моннан тыш, экономияләнгән акчага реанимация корылмалары белән җиһазландырылган 30 “ашыгыч ярдәм” машинасы алу мөмкинлеге туды. Алар шушы көннәрдә район дәваханәләренә тапшырылачак, — диде Рөстәм Зәки улы.

Киңәшмәдә медицина хезмәткәрләре өчен социаль торак төзү буенча тәкъдимнәр кертелде. Республика бу максатта субсидияләр бүләргә әзер. Бу эшкә Торак төзелеше фондын һәм башка структураларны да җәлеп итү бурычы куелды. Ә Республика балалар клиник дәваханәсендә башланган колачлы эшләр арытаба да дәвам итәчәк. Клиниканың төп корпусына ремонт үткәрү һәм реабилитация үзәге төзү бурычы тора. Гомумән, республика җитәкчелеге медицинага игътибарны тагын да арттыру, тармакны әйдәүче позициягә чыгару бурычы куя.

Рәзилә Низамова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»