27.02.2013 - Сәламәтлек

Олы йөрәкле табибә

Балачак хыялы тормышка аш­ты Клараның. Ул зур тырышлык салып гыйлем тавына үрмәли-үрмәли, тәҗрибә туплый-туплый күренекле табибәгә әверелде. Медицина фәннәре кандидаты, Русия тимер юлларының Уфа станциясе хастаханәсенең кардиология бү­ле­ге мөдире Клара Сабит кызы Нә­дершина (Нәбиева) совет чорын­да формалашып чыныгу алган, кешеләр сәламәтлеген иң зур кыйм­мәт итеп санаган буын вә­киле.

...1965 ел. Илеш районының Төйлегән авылы кызлары Клара Нәбиева белән Рәйфә Мостафина сигезьеллык мәктәп тәмамлагач, Уфа медицина училищесына укырга керергә карар итә. Ул чорда Уфага автобуслар әлегедәй тыз да быз чапмый. Дүртөйле пристанена кадәр ат белән баралар да, теплоходка утырып, башкалага юл тоталар. Үзләре белән ризык алган булсалар да, авыл балаларының шулпа ашыйсы килә. Теплоход ресторанына кереп аш ашатуны сорыйлар. Инде фәлән көн буена рейста йөзгән официант боларны тыңлап бетермиме, әллә авыл кызлары артык оялчан булгандырмы, кыскасы, ресторанда “суп”ның юклыгы ачыклана. Ә борщ белән щиның ни икәнен алар белмиләр дә. Кәеф­ләре төшеп палубага чыгалар да, агымсуга карап ямансулап һәркайсы үз уйларына чума. Шулчак болар янына куе бөдрә чәчле абый килеп баса да: “Нәрсә, сылулар, ачыгып киттегезмени, ягез әле ашап алыгыз”, — дип аларны кабат ресторанга алып керә. Бу мөлаем абый күренекле шагыйрь Мостай Кәрим булып чыга. Аның теплоходта Казаннан Уфага кайтып барышы икән...

— Гомумән, тормыш юлында яхшы кешеләргә очрадым мин, — дип хәтерли Клара Сабит кызы. — Шуңа язмышыма рәхмәтлемен. Медицина училищесын кызыл диплом белән тәмамладым. Семилетка поселогында ике ел эшләгәннән соң, медицина  институтына укырга кердем. Беренчел медицина белемем булгангадыр, уку артык авырлык тудырмады дияргә ярый. Хәер, югары белем алу, аеруча медицина буенча, җиңел генә бирелми.

Яхшы кешеләргә тап булдым, дигәннән. Берчакны, җәйге каникуллар тәмамлангач, ике айлык сти­пен­диягә яңа итек алырмын, дип транспортка утырдым. Барасы җиргә килеп җиткәч, карасам — сумкам ачык, ә акчадан җилләр искән. Инде нишлим, дип кәефем бик кырылып тулай торакка таба атладым. Кайтсам, безнең группа егетләре Әхәт, Зөфәр, Нәгыйм, Василий төзелеш отрядыннан кайтып төшкәннәр. Хәлне сөйләп биргәч: “Һич хафаланма, Клара, башка кайгы төшмәсен, алып бирәбез без сиңа итек”, диделәр. Бик матур, ап-ак итек бүләк иттеләр.

1978 елда укуын уңышлы тә­мам­лап, Клара Сабит кызы юллама буенча Туймазы районы Собханкул бистәсе медсанчастена эшкә килә.

— Эшли башлавыма ике ай тулуга ике бүлмәле фатир бирделәр, — ди Клара ханым. — Бу минем өчен һич көтелмәгән хәл булды. Тыйнаклыктандырмы, белмим, кызлар белән тулай торакта яшәргә дә риза идем. Баш табиб Насыйров абый ай-вайга куймады: “Клара, әниең өлкән яшьтә, авылда ялгыз дөнья көтү авырдыр, алып кил үзеңнең яныңа, бергәләп матур итеп яшәгез шушы фатирда”,  — диде.

Шулай итеп, алар Мөнәвәрә апа белән бергә яши башлыйлар. Яшь белгеч һаман да белемгә омтыла. 1982 елда Ленинградка ординатурага укырга китә. 1984 елда, укуын төгәл­ләп, медицина фәннәре кандидаты Клара Сабит кызы Уфаның Кардиология үзәгендә бүлек мөдире булып эшкә керешә. Аның төп гыйльми эш­чәнлеге дә, төп һөнәре дә кан басымы авыруын дәвалауга багышлана. Әлеге вазыйфада ул 2001 елга кадәр хезмәт сала.

— Ул чорда Үзәктә баш табиб булып Рабис Хисаметдинов эшләде. Ифрат итагатьле, яхшы оештыручы, игътибарлы җитәкче ул. Чын остазлар шундый булырга тиеш, — ди Клара Нәдершина.

Менә уникенче ел инде Клара ханым тимер юлчыларны дәвалый. Киң күңелле, җылы сүзле, ихтирамлы һәм игътибарлы табибә Клара Сабит кызы олы йөрәкле ана да. Үз вакытында ул ике бала белән тол калган Ирек Нәдершинга кияүгә чыга. Ул чакта Светланага — 7, Артурга нибары 1,5 яшь була. Матур гына яшәп китәләр. Уртак уллары Альберт дөньяга килә. Кызганычка каршы, гаилә башлыгы дөнья куя.

— Тормышымда бернәрсәгә дә үкенмим, — ди Клара ханым. — Балаларым — Светлана да, Артур да, Альберт та үсеп җиттеләр. Үзара бик яхшы мөгамәләдәбез. Төпчек улым Альберт, киленем Юлия һәм оныгым Алисә белән үз йортыбызда яшибез, тормыштан канәгатьбез. Хәзер килеп яшәүнең мәгънәсе турында уйланганда бары тик якты сәхифәләр генә хәтергә килә. Мәк­тәптә тәүге хәреф өйрәткән һәм тормыш сабаклары биргән укытучылар Фәйрүзә һәм Мәсәбих Дәүләт­шиннар, Мәгълүфә һәм Имамгали Галиевлар, Эмилия Беккер, Нәфисә Кәбирова, сабакташларым Илүсә Дәүләтшина, Рәйфә Мостафина, Баян Гыйззәтул­лин, Рәис Хәмидуллин, Ирек Гыйльданов һәм башкаларны күңел җы­лылыгы белән искә алам.

Бүген сәламәтлек саклау тармагы зур үзгәрешләр кичерә. Түләүле медицина җәмгыятьтә зур бәхәсләр тудыра. Бу уңайдан Клара Нәдер­шинаның фикере игътибарга лаек. Аныңча, медицина түләүле булырга тиеш түгел. Теләсә кайсы җәмгыятьтә иң югары кыйммәт булып кешеләр сәламәтлеге саналырга тиеш. Ул акчага салып исәпләнә алмый.

Бөек немец язучысы, акыл иясе Һенрих Һейне болай дип әйтеп калдырган: “Мин танып белгән иң зур гүзәллек — ул сәламәтлек!” Клара ханым бөтен булмышы, уй-фикерләре белән шушы сүзләрне хуплый. Чөнки гүзәллекне күреп яшәү генә ләззәт, ә авыру кешегә дөньяда көн итү бары тик газап кына. Сәламәтлек — иң зур байлык.

Идрис Сәетгалиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»