27.02.2013 - Сәламәтлек

“Ашыгыч ярдәм” чыннан да ашыгычмы?

Билгеле булуынча, яңа елдан “Ашыгыч медицина ярдәме” станцияләре яңа шартларда эшли башлады.  Сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү бу хезмәт алдында да яңа бурычлар һәм таләпләр куйды. Шуларның берсе — авыру турында документка паспорт, медицина страховкалавы полисы белешмәсе кертелергә тиеш. Бу табиблардан өстәмә вакыт таләп итә. Болай эшләү үзен аклыймы? Бу кәгазь эшен алга куеп, пациентны икенче планга чыгармыймы?

Иң тәүдә полисмы?

“Ашыгыч ярдәм”не бик авыр вакытта гына чакыртырга тырышабыз. Чөнки шушы ук вакытта авыр хәлдә ятучы икенче берәүнең ярдәмгә ихтыяҗы ныграк булуы ихтимал. Икенчедән, һәрбер чакыру чыгымнар таләп итә.

Яңа законга ярашлы, 1 гыйнвардан “Ашыгыч ярдәм” Медицина страховкалавы фонды аша финанслауга күчерелде, Финанслау чыганагы гына түгел, аның эш принцибы да үзгәрешләр кичерде. Фондтан түләү исә чакырулар һәм пациентлар саныннан чыгып башкарыла. Ягъни моннан чыгып, һәр чакыру турында мәгълумат фондта теркәлеп барырга тиеш.

— Финанслау тәртибе үзгәрсә дә, медицина ярдәме күрсәтүдә һәм аның сыйфатында бу чагылыш тапмаячак, — дигән иде Уфа шәһәренең “Ашыгыч ярдәм” станциясенең баш табибы  Марат Җиһаншин журналистлар белән очрашу вакытында. Аның сүзләренә караганда, “Ашыгыч ярдәм” әүвәлгечә түләүсез чакыртыла. Бердәнбер таләп — табиб килүгә страховкалау полисын әзерләп кую кирәк. Чакыру буенча килгән бригада ишектән керү белән аны таләп итәчәк дип уйлау да дөрес түгел. Пациентка тиешле яр­дәм күрсәтелгәннән соң гына документ тутырылачак.

Ә бит кешенең урамда чирләп егылуы да мөмкин. Андый очракта нишләргә? Табиблар мондый очракта да тынычландыралар. Тиешле ярдәм күрсәтеләчәк, әмма соңыннан табиб бу кешенең шәхесен ачыкларга тиеш булачак. Мондый очракта кесә телефоны, социаль карта булышлык итәргә мөмкин.

Яңа системага күчүне тоткарлаучы факторлардан шуны да билгеләп үтәргә кирәк, документ тутыру өчен табибка өстәмә вакыт кирәк булачак. Элек бригада һәрбер кешегә 43-45 минут бүлсә, хәзер спутник контроль системасы машиналарның пациент янында өч-дүрт минутка озаграк тоткарлануы хакында хәбәр итә.  

“Ашыгыч ярдәм”гә ярдәм кирәк

Башкортстанда бүген “Ашыгыч ярдәм” системасында табиблар белән тәэмин ителеш нибары 54,3 процент тәшкил итә. Тоташ ил буенча алганда, бу күр­сәткеч, — 84 процент. Шуңа бигрәк тә авыл җирендә, табибларны күп­челек очракта урта медицина персоналы белән алыштырырга туры килә. Килеп туган хәлдән чыгуның ике юлы бар. Аның беренчесе — Америка үрнә­гендә, җиңелчә чирләр белән гаилә табибына, безнең очракта участок табибына мөрәҗәгать итү тәҗрибә­сенә күчү. Икенчесе — бригадаларны урта медицина персоналы белән генә тәэмин итүне күздә тота. Бу очракта бригадага пациентны дәваханәгә кадәр генә озату бурычы йөкләтелә. Чөнки, мәсәлән, инфаркт кичерүчегә табиб кына ярдәм итә ала. Бу җәһәт­тән, бездә бүген тәҗри­бәле табиблар белән тәэмин ителгән реанимо­биль­ләр эшли. Бүген, ничек кенә авыр булмасын, тармак алдында шушы реанимобильләрне саклап калу буры­чы тора. Кадрларны саклап калу җә­һәтеннән табибларның эш хакы һәм социаль-көнкүреше мәсьәләләрен хәл итү турында да хәстәрлек күрергә кирәк. Югыйсә, табибларның “скорый”дан эштән китүе күп очракта шушы сәбәпләргә барып тоташа.

Искегә тотынсаң, исең китәр

Транспорт паркының искерүе турында да әйтми үтеп булмый. Брига­даның авыру янына ни дәрәҗәдә тиз барып җитүе юл торышы һәм шәһәрдәге тыгыннарга гына бәйле түгел. Тармакта күпчелек маши­наларның хезмәтләндерү вакыты чыккан. Автопарк 2007 елдан бирле яңартылмаган. Яңа шартларда “Ашыгыч ярдәм” машиналарына да таләпләр арта. Шулай булгач, алар техник яктан төзек һәм яхшы җиһаз­ландырылган булырга тиеш. Көн-төн бертуктаусыз чапкан һәм хезмәт­ләндерү вакыты биш елдан арткан машиналарда моңа ничек ирешергә? Ә инде авыл юлларын тап­таган машиналарның 8-9 ел дә­вамында хезмәт итүен, гомумән, ниндидер могҗизага тиңләргә мөм­киндер.

“Ашыгыч ярдәм”гә ярдәм белән соңлап куймасак иде.

Рәзилә Низамова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»