02.02.2013 - Сәламәтлек

Башкортстан - илдә лидер! Грипп буенча...

Быелгы кышкы каникулларны күпләр җырлап-биеп үткәрсә, урында ятып үткәргәннәр дә шактый булды. Ә кайберәүләрне грипп бәйрәм алдыннан ук аяктан еккан иде инде. Бүгенге грипп илнең төрле почмакларына һөҗүмен дәвам итә. Иң гаҗәбе шунда — Башкортстан грипп эпидемиясе таралу буенча илдә иң алдынгы урынга чыккан! Моны Русиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко да раслады.

Роспотребнадзорның урындагы идарәсеннән белдерүләренчә, гадәттә, грипп безгә чит өлкәләрдән соң гына килеп керә иде. Быел ул  көткән вакыттан иртәрәк һәм үзебездә башланды. Бу җәһәттән, иртәрәк чирли башлап, иртәрәк котылырбыз, дип юанасы гына кала. Белгечләр дә, атна азагына авы­ручыларның саны кими төшәчәк, дип ышандыра.

Соңгы мәгълүматларга караганда, республикада ОРВИ һәм грипп белән 36 430 кеше, (яртысы 15 яшькәчә балалар) авырый. “Бу элекке елларга караганда азрак. Мәсәлән, 2009 елда республикада грипп вирусын бу вакытта 57 мең кеше йоктырган булган. Башкалада исә әле авыручыларның саны 14 мең кешегә җиткән”, — диде безгә Роспотребнадзор идарәсенең эпидемиология бүлеге белгече Зөһрә Даянова.

Грипп вирусы салкыннан курка, диюләре дөреслеккә туры килми. Ә менә эсседә ул, киресенчә, яши алмый, тиз үлә. Шул сәбәпле, табиблар, тән температурасы 39 градуска кадәр күтәрелгәнче түзәргә киңәш итә.

Салкын көнне вирус үзенең корбаннарын кеше күп йөргән һәм тынчу урыннарда сагалап тора. Ә инде бу кеше аз гына салкын да тидергән булса, вирус аны тиз “танып” ала. Җепшек көнне аеруча сак булырга киңәш ителә, чөнки дымлы аяк киеме моңа сәбәпче булып тора, кайберәүләр исә яланбаш һәм ачык изү белән йөрергә ярата.

Гриппны хәзер элегрәк без кулланган дару-төнәтмәләр дә куркытмый башлады. Табиблар гриппка каршы сарымсак, оксолин мае гына җитми, ди. Аларга каршы көчлерәк, интерферон препаратлары кебек дарулар кулланырга кирәк. Ә иң ышанычлысы — прививка. Дөрес, аны да әле түгел, вакцинация барышында, көзге айларда ук эшләтеп куярга кирәк булган.

Дару препаратларыннан “Арбидол” белән “Кагоцел”га өстенлек бирелә. Авыз-борынга битлек кию дә нәтиҗәле саклану чарасы була ала.

Рәзилә Низамова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»