11.01.2013 - Сәламәтлек

Югары технологияләр гомер сагында

Әле күптән түгел генә төбәк халкына катлаулы операцияләр ясату һәм процедуралар үтү өчен Уфа дәваханәләренә барырга туры килә иде. “Сәламәтлек саклауны модернизацияләү” программасын тормышка ашыру кысаларында сыйфатлы һәм югары технологик медицина ярдәмен халыкка якынайту максатында республикада оештырылган 9 медицина үзәгенең берсе Күмертау шәһәр дәваханәсе шартларында ачылды. Ул шушы төбәктә яшәүче 500 меңгә якын кешене хезмәт-ләндерүгә тәгаенләнгән.

Программага ярашлы дәваханәнең матди-техник базасын ныгытуга бюджеттан бүленгән 116 миллион сумның 80 миллионга якыны узган елларда үзләштерелсә, стандартларны кертүгә — 30, амбулатор ярдәмнең сыйфатын күтәрүгә — 17, мәгълүматлаштыруга 15 миллион сумга якын акча җәлеп ителгән. Шушындый колачлы эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак, соңгы ике елда дәваханә каршындагы травматология, онкология үзәкләре, кан тамырлары, хирургия бүлекләрендә капиталь ремонт башкарылган. Гемодиализ һәм перинаталь бүлекләрдә дә сизелерлек үзгәрешләр булган. Республикадагы иң эре авто-трассаларның берсе буенда урнашкан Күмертау муниципальара медицина үзәгенең травматология һәм хирургия бүлекләрендә пациентларны тәүлек әйләнәсенә берөзлексез кабул итсәләр, гемодиализ һәм перинаталь бүлекләрдә дә койка-урыннарның бушап торганы юк.

Федоровка районының Батыр авылыннан килгән Айрат Габдиновның гомере гемодиализга бәйләнгәнгә биш ел узып киткән. Шуның өч елга якынын ул Уфа юлын таптап уздырган. Мәләвездән Всеволод Белазовны гемодиализ бүлегенә беренче тапкыр моннан берничә көн элек кенә күтәреп алып килгәннәр. Без барган көнне дә аның хәле шәптән түгел иде әле, шулай да бүген баскычтан үзем төштем, дип сөенә ул. 

Гемодиализ бүлеге 2010 елда ачылып, ул Күмертау, Мәләвез шәһәрләре, Куергазы, Күгәрчен, Зианчура, Мәләвез һәм Федоровка районнары халкын хезмәтләндерә.   

— “Ясалма бөер” аппаратларының бишесе дә тәүлек әйләнәсенә хезмәтләндерелә. Алтынчы аппарат операцияләр вакытында һәм тычкан бизгәге белән авыручыларны дәвалаганда кулланыла. Бөер эшчәнлеге бозылу сәбәпле хроник авыруга әйләнгән 35ләп кеше бездә атнасына өч тапкыр гемодиализ үтә, — ди бүлек мөдире Галия Хәйретдинова. — Бу процедура озайлы, һәр кеше өчен 4-8 сәгать таләп ителә. Шуңа пациентларны процедура вакытында күңелсез уйлар биләмәсен өчен каршыдагы диварга зур экранлы телевизор элеп куйдык. Аны “УралСиб” банкы бүләк итте. Процедуралар табиб күзәтүе астында үтә. “Ясалма бөер”не авыруга шәфкать туташы тоташтыра. Әлеге вакытта бу процедураны Светлана Левшина башкара. Аның шәфкатьле кулларына бүген ихтыяҗ арта. Алтынга тиң кадрларга кытлык булган заманда бу аеруча нык сизелә.

Әйтергә кирәк, бу бүлек иң яхшы гемодиализ аппаратлары белән җиһазландырылган. Соңгы буын INNOVA аппаратларын Италиянең “Гамбро” фирмасыннан кайтартканнар. Канга җибәрелә торган препаратлар да биредә җитәрлек күләмдә тупланган. Мондый шартларда медицина ярдәмен күрсәтү дә югары дәрәҗәдә оештырылган. Бу хакта Федоровка районыннан килгән пациентның үзәктә эшләүче медицина персоналына атап әйтелгән рәхмәт сүзләре дә сөйли. 

Күмертау муниципальара медицина үзәге табибларының тынгысыз хезмәтенә меңәрләгән кешенең язмышы бәйле. Үзәктәге перинаталь бүлекчәнең дә эшчәнлеге мактауга лаек. 60 урынлык элекке бала тудыру йортында төзекләндерү эшләре башкарылганнан соң, аның статусын киңәйтә төшеп, биредә, гинекология, акушер һәм яңа туган сабыйлар бүлекләреннән тыш, перинаталь бүлекчә оештырырга карар ителә. Чөнки башкала ерак, ә туым күзгә күренеп арта. Алар арасында бик катлаулы, медицина катнашлыгын таләп иткән очраклар да күп була. Шул сәбәпле, биредә дә югары технологик медицина ярдәменә ихтыяҗ бермә-бер арта.

Бу бүлектә төрле тайпылышлар кичерүче көмәнле хатын-кызларга һәм яралгыларга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелә. Җитлекми туган сабыйларга ана карынындагыга якын шартлар тудырыла, дәвалаулар тәгаенләнә. Биредә 700-800 граммлы сабыйларның гомерен саклап калу да гадәти күренешкә әверелгән. Без килгән көнне дә сәламәтлекләренә куркыныч янаучы берьюлы ике гомер өчен көрәш барды. Бу очракта да табибларның осталыгы җиңеп чыкты. Уч төбенә генә сыярлык 1 кило да 100 граммлы “тере йомгакны” ясалма сулыш аппаратына тоташтырып, кювезга урнаштырганнан соң, ул яңа көнгә бакты, әнисенең йөзендә дә бәхетле елмаю.

— Безнең бүлектә үз эшенең чын осталары гына эшли. ВОЗның программаларын тормышка ашыру буенча чараларда актив катнашканыбыз өчен биш ел элек безгә “Балага мәрхәмәтле дәваханә” исеме бирелде. “Бала тудыру” сертификаты һәм модернизация программасы ярдәмендә бүлеккә заманча медицина корылмалары кайтартылды, яңа туган балаларга интенсив терапия һәм реанимация ярдәме күрсәтү палатасы оештырылды. Аерым очраклар өчен тәгаенләнгән транспорт инкубаторы (ИВЛ) алдык. Дару препаратларына да кытлык тоймыйбыз. Бу бик мөһим, чөнки вакытыннан иртә туган балалар ансыз яши алмый. Киләчәккә ышаныч белән карыйбыз. Ә иң мөһиме — яшь кадрлар килүен телибез, — диде яңа туган балалар бүлеге мөдире Галина Юхина.

Галина Александровнаның кадрлар мәсьәләсенә басым ясап үтүе очраклы түгел. Бүлекнең матди-техник тәэмин ителеше яхшы булуга карамастан, хезмәткәрләр иңенә икеләтә-өчләтә авырлык төшә. Шушы бүлектә генә, мәсәлән, 28 шәфкать туташы эшен 12 кеше башкара, ә бүлек мөдире берүзе 7 неонатологны алыштыра. Бу мәсьәләнең кискенлеген үзәкнең баш табибы Олег Астахов та билгеләп үткән иде. “Земский доктор” программасына охшаш проект булдырып, анда муниципальара үзәкләрне дә керткәндә мәсьәләнең чишелеше үзеннән-үзе табылыр иде, дигән фикердә ул. 

Гомумән, бу төбәктә халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, дәвалау алымнарын камилләштерү, югары технологияле медицина үзәге эшчәнлеген тагын да активлаштыру юнәлешендә башланган эш алга таба да шушы рәвешле уңышлы дәвам итәр, шулай ук, кадрлар мәсьәләсендә дә уңай үзгәрешләр булыр дип ышанасы килә.

Рәзилә Низамова.

Күмертау шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»