22.11.2012 - Сәламәтлек

Фармакология психларда акча эшли

Күптән түгел “Акылсызлык маркетингы” дигән яңа документаль фильм дөнья күрде. Аны Русиядә тәрҗемә итеп, экранга чыгардылар. Шушы фильмны караганнан соң, психотерапиядә кулланылучы даруларга карата шик туды.

Соңгы арада “депрессия”, “стресс” сүзләре модага керде.  Бераз  кәеф  төшенке  булса, “Мин депрессиядә, стресс ки-черәм”, дип үзебезгә чир  тагып куябыз. Берничә ел элек бу сүзләр бөтенләй юк иде. Хәзер исә Җир шарының һәр икенче кешесенә шул диагноз куела.  Психик чирләр төре елдан-ел арта, шуңа психологлар һәм психиатрлар бу чирләрдән котылу чараларын эзли, төрле клиникаларда авыруларны савыктырырга тырыша.

Психик авырулар өчен дә­ваханәнең иң тәүгесе XIX гасыр­да ачылган. Авыруларны төр­лечә дәвалаганнар. Тәүдә, аяк-кулларын бәйләп куеп, хәрәкәт­сез яткырганнар. Шулай авыру тынычлана, дөрес юнә-лештә уйлый башлый, дип санаганнар. Аннары авыруларның бераз канын агызганнар. Кан белән бергә организмнан негатив энергия, чир дә чыга, дип фаразлаганнар. Акрынлап психологларга  Америка фармацевтлары ярдәмгә килә.  Алар төрле антидепрессантлар уйлап таба.  Ләкин ул дарулар авыруны дәвалыймы соң?

Фильм Америкадагы фармакология компанияләре эшчән-леге хакында. Аның авторлары һәм геройлары исбатлавынча, күңел чирләрен бернинди дару да җиңә алмый. Ул ниндидер наркотик төсле, авыруның хәлен вакытлыча гына яхшырта. Шулай итеп, бу фармакология компанияләре эше нигезендә кирәкле дару җитештерү түгел, ә акча эшләү максаты тора. Дару җитештерүчеләр, үз чиратында, психолог һәм психотерапевтлар белән тыгыз бәйләнештә тора икән. Беренчеләре дару җитештерсә, икенчеләре шуны авыруларга тәкъдим итә.

Америкадагы фармакология компанияләре  эшчәнлегенә күз салыйк. Башта психотроп морфий уйлап табыла. Тиз арада аны реклама һәм телевидение халык массаларына тарата.  Билгеле булуынча, морфий Америкада Гражданнар  сугышы вакытында солдатларны дәвалар өчен кулланылган. Ул вакытта “солдат авыруы” — морфинизм чире киң тарала. Бу даруны эчкәч, кешене йокы баса, авыру проблемалары  турында оныта, үз уйлары белән идарә итә алмый башлый. Акрынлап морфий бәйлелеккә китерә. Хәзер морфий (морфин) наркотик сыйфатында кулланыла.

Акрынлап, бүгенге пси­хиат­риядә кулланылучы “Амфетамин”, “Хлорпромазин”, “Морфий”, “Милтаун”, “Валиум”, “Золофт” дигән антидепрессантлар җитештерә башлыйлар.

Америка галимнәре бу дарулар белән йөкле хатын-кызларны, хуҗабикәләрне, сугышта катнашкан  ир-егетләрне, үсмер-ләрне “дәвалый”.  Һәм шулай берничә дистә ел дәвам итә. Тикшеренүләр күрсәтүенчә, 

АКШта ел саен антидепрессант кабул иткән 150 кеше вафат бу­ла. Аларның күбесе алты яшькә кадәрге балалар икән.

2005 елдан бирле фармакология компанияләрен гаепләп, судка  50 мең дәгъва бирелә. Нә­тиҗәдә, шундый компания-ләрнең берсе “Еlly Lilly” 2,5 млрд. доллар штраф түләргә мәҗбүр була. Америка антидепрессантларны үзендә җитештерү белән генә чикләнми,  башка илләргә дә чыгара.

Бүгенге көндә психик чир-ләрне ничек дәвалыйлар соң? Күп психологлар, психиатрлар антидепрессантлар белән генә чикләнә.

Бу төр даруларга каршы булган психиатр Лорен Мошер үз вакытында “Сотерия” проектын эшли. Үз дәвалау үзәген дә булдыра. Бирегә ул, авырулар белән бергә аларны аңлаган, шундый ук чирдән дәваланган кешеләрне дә чакыра һәм төрле темаларга сөйләшүләр  үткәрә. Бу нәтиҗәсез калмый, күпләр чирләре турында оныта.

Бүгенге көндә психологлар дәвалау практикасында күп ысуллар куллана. Күңелгә тәэ-сир итәрлек тестлар, сөйлә-шүләр үткәрү, аудиоязмалар тыңлату, видеоязмалар белән эшләү авыруларга ярдәм итә.

Депрессия чыганагы булган сәбәпләр дә ачыкланган. Күңел халәте организмның физиологик халәтенә бәйле икән. Кайбер белгечләр фикеренчә, депрессияне тудыручы сәбәпләр — организмга тимер матдәсе җи­тешмәү, дөрес тукланмау. Гор­моннарның дөрес эшләмәве дә депрессиягә сәбәпче булырга мөмкин.

Җиңел депрессияне дәва-лауда даруларның файдасы бөтенләй юк диярлек. Авыру өчен иң яхшы дәва — игътибар, җылы мөнәсәбәт, аралашу, тынычлык. Иң мөһиме — яныңда аңлаучы, кыен вакытта ярдәм кулы сузучы кеше булу зарур.

Алина Ямбаева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»