15.11.2012 - Сәламәтлек

Авыл югары белемле табиблар көтә

Медицина тармагында кадрлар җитмәве бик күп проблемалар тудырды. Бу иң тәүдә авыл җирендә ачык күренде. Табиблар җитмәгәч, авыл дә­ваха­нә­ләренең  эшчәнлегендә җитешсезлекләр барлыкка килде. 

Ә яшь табиблар авылларга ашкынып тормады. Чөнки югары медицина белемле яшь белгечләр арасында түбән хезмәт хакы, яшәү урыны булмау сәбәпле авылга кайту түгел, һөнәрләре белән хушлашу очраклары күзәтелде. Ничәмә еллар укыган кешегә, әлбәттә, 6-7 мең сум оклад аз. Бу акчага ул берничек тә йорт та сала алмый, гаилә коруы да авыр. Ә авылда сәламәтлек сагында эшләүчеләргә юньле ял эләкми, җаваплылык та зур. Шуңа медпунктлар булып та, табибсыз, фельдшерсыз яшәгән авыллар күп. Агымдагы ел башына республика авылларында 1280 табиб җитми иде.

Хөкүмәт медицинага аерым игътибар бүлү белән мәсьәлә уңай чишелеш таба башлады. Тармакны модернизацияләү белән беррәттән, медицина учреждениеләренә заманча җиһазлар кайтарыла. Әмма җиһазлар бар, диварлар бар, ә менә табиблар белән зур проблема. Бу төпкел авылларга гына түгел, район үзәкләренә дә хас күренеш.  Шуңа бәйле узган елда Владимир Путин инициативасы белән “Авыл табибы” программасы кабул ителде. Авылда эшләргә теләүче  яшь табибларны дәртләндерү өчен Русия Хөкүмәте барлыгы 11 миллиард сум акча булде. “Авыл табибы” программасына ярашлы, андый яшь табибларга торак сатып алуга 1 миллион сум акча бирелә башлады. Республика Хөкүмәте моңа  100 мең сум өстәмә түли.

Башкортстанда “Авыл табибы” проекты кысаларында 35 яшькә кадәре 250 яшь белгеч белән килешү төзелгән. Яңа Мораптал авылы егете Ришат Нигъ­мәтуллин Башкортстан дәүләт медицина университетын  тәмамлаганнан соң, Ермолаево дәваха­нәсендә эшли башлаган. Гаилә корган, алты айлык кызы бар. “Авыл табибы” программасына ярашлы 1 миллион сум акча алу зур куаныч булган. Хәзер алар үзләре өчен уңайлы вариантны сайлыйлар: йорт төзергәме, әллә фатир сатып алыргамы? Акчасы булгач, яшәр урыны табылыр, дип шатлана яшь гаилә.

Күмертау районы дәва­ха­нә­сенең  баш табибы урынбасары Рима Сөләйманова әйтүенчә, дәваханәнең табиблар белән тәэмин ителеше нибары 76 процент. Узган елда эшкә отоларингологтан тыш, тагын ике яшь белгеч — педиатр белән стоматолог килгән. Аларның берсе “Авыл табибы” программасы буенча 1 миллион сумга сертификат алган. Хәзерге вакытта дәваханәдә нарколог, йогышлы авырулар буенча белгеч, невролог юк. Мораптал һәм Свобода участок дәваханәләренә терапевтлар кирәк.

— Авыл җирендә медицина кадр­лары җитмәве — сәламәтлек саклау өлкәсендә иң төп проб­лемаларның берсе, — ди Рима Әбделхәй кызы. — Әлеге программа яшь табибларны авылга җәлеп итәр, киләчәктә дәваханә таләп ителгән белгечләр белән ту­лы­ланыр, дигән өметтәбез. Баш­кортстан дәүләт медицина университетында белем алучы Сергей Климов (Ермолаево авылыннан) — табиб-онколог, Ырынбур медицина академиясе студентлары Алия Кантюкова (Шәбагыш авылыннан) — педиатр, ә Екатерина Барановская (Ермолаево авылы) дерматолог-венеролог булып эшкә кайтырга җыена. Әле тагын дүрт студентыбыз табиб белгечлеген үз­ләштерә. Киләсе елларда укуларын тәмамлаячак якташла­рыбызны зур өметләр белән көтәбез!

Рәзилә Низамова.

Фото: Яшь табиб Ришат Нигъмәтуллин хезмәт юлын Куергазы районында башлады.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»