09.10.2012 - Сәламәтлек

Чакмагышта ФАПлар ябылмый

— Салават Закиевич, Республика Советының күчмә утырышы алдыннан районның дәвалау учреждениеләрендә нинди әзерлек эшләре бара?

— Әле шушы чара уңаеннан республика Сәламәтлек саклау министрлыгыннан безнең районга бирелгән 15 миллион сум акчаны үзләштерү белән мәшгульбез. Без ул сумманың биш миллионына медицина корылмалары һәм җиһазлары (фиброгастроскоп, үпкәгә ясалма сулыш алдыру аппараты, операция ясау өстәле, лаборатор җиһазлар комплекты, стерилизатор) алырга җыенабыз, калган унысын балалар бүлеген капиталь ремонтлауга, неврология бүлегендәге һәм гамәлдәге поликлиниканың  (яңа төзелеп ятканы да бар) тәрәзәләрен, терапия бүлегенең ишекләрен алыштыруга тотынырга уйлап торабыз. Моннан тыш, шушы сумма исәбеннән территорияне төзекләндерү дә күз уңында тотыла. Бүгенге көндә боларның барысы да аукцион процедуралары үтте. Ноябрь башына алда телгә алынган объектларда ремонт эшләрен тәмамлап, кирәкле корылмаларны һәм җиһазларны алып бетерербез, боларның барысы да халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга булышлык итәр, дип ышанабыз.

— Белүебезчә, “Сәламәтлек” проекты, республика күләмендәге программалардан килгән средстволар белән беррәттән, урындагы хакимият тә район сәламәтлек саклау тармагын ныгытуга шактый өлеш кертә. Шушы хакта да берничә сүз әйтеп китсәгез иде.

— Бу чыннан да шулай.  Соңгы биш елда дәвалау учреждениеләренең матди-техник базасын ныгытуга, хезмәткәрләрнең торак шартларын яхшыртуга районнан шактый зур күләмдә акча бүленде. Тәгаен эшләргә килгәндә, “Сәламәтлек” проекты, “Дәвалау учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту” республика, шундый ук исемдәге район программалары һәм үзебезнең средстволар исәбенә дәваханәдәге  барлык биналарның да түбәләре яңага алыштырылды, фасады ремонтланды. Күчмә утырыш уңаеннан килгән суммага эшләнәчәкләрен дә кертсәк, тәрәзәләр дә йөз процентка еврога алыштырылып бетереләчәк, дип әйтергә була. Шулай ук дәваханә биналарының эчендә дә күләмле ремонт эшләре алып барылды. Атап әйткәндә, реанимация, балалар тудыру бүлекләре капиталь ремонтланды, балалар консультация бүлегенә яңа җиһазлар алынды. Иске Калмаш авылындагы участок дәваханәсендә шулай ук капиталь ремонт үтте.

Иске Бәшир, Яңа Балтач, Кашкар, Бикмәт авыллары фельдшер-акушерлык бүлекләрендә район бюджеты тарафыннан бүленгән средстволар исәбенә барлыгы 400000 сумлык эшләр башкарылды.

Дәваханәне заманча медицина корылмалары һәм җиһазлары белән тәэмин итү дә һәрчак игътибар үзәгендә. Соңгы биш елда гомум суммасы 12 миллион 239 мең сумлык корылма-җиһазлар алынды.

Шулай ук дәваханәнең автотранспорт паркын яңартуга да җитди игътибар бирәбез. Район хакимияте башлыгы Риф Йосыповның хәстәрлеге белән ел саен берәр (кайбер елларда икешәр) “Ашыгыч ярдәм” машинасы сатып алына. Алар районның иң читтәге авылларына да күп дигәндә егерме минут эчендә барып җитә ала.

Урындагы хакимиятнең соңгы өч елда 6 табибка, 3 урта медицина хезмәткәренә торак бүлеп  бирүен дә уңай күренешләрнең берсе дип атар идем.

— “Сәламәтлек” проекты белән рәттән эш башлаган сәламәтлек саклау системасын модернизацияләү программасының өстенлекле яклары турында да әйтеп китсәгез иде.

— Бу программаның эш башлавы иң беренче чиратта хезмәткәрләрнең эш хакларында уңай чагылыш тапты. Медицина хезмәткәрләренең эш хакы уртача 366 сумга артып, бүгенге көнгә табибларныкы — 27357, урта медицина персоналыныкы 11320 сум тәшкил итте. Хезмәт хакының артуы, әлбәттә, эш сыйфатында да чагылыш тапмый калмый. Хезмәте тиешенчә бәяләнгән кеше үз эшен икеләтә җаваплылык тоеп башкарадыр, дип уйлыйм.

— Мәгълүм булуынча, агымдагы ел башыннан “Земский доктор” проекты гамәлгә ашырыла. Яшь кадрларны авыл җиренә эшкә җәлеп итүдә аның файдасы зур булдымы? 

— Әлбәттә. Безнең районда бу проекттан тугыз яшь табиб файдаланды. Әлеге көндә аларның барысы да торак сатып алу яисә яхшырту белән мәшгуль. Бу проекттан бер гаиләдән  ике кеше файдаланучылар да булды. Мәсәлән, яңа гаилә корган оториноларинголог Замира Әминева белән анестезиолог-реаниматолог Айрат Насыйбуллин икесе дә берәр миллион сум акча алды.

Сентябрьдә интернатура һәм клиник ординатура тәмамлаган тагын биш яшь табибның эшкә кайтуын көтәбез. Алар да башка яшь хезмәттәшләре кебек үк авыл җирен үз итәрләр, “Земский доктор” проекты буенча торак сатып алып, районыбызда төпләнерләр, дип ышанабыз.

Гомумән алганда, Хөкүмәт ярдәменнән файдаланган яшьләр бик канәгать. Бүгенге көндә һәммәсе дә дәртләнеп һәм тырышып эшләп йөриләр.

— Шушы уңайдан тагын бер сорау: дәваханәгә эшкә кайткан яшь табибларның әзерлеге ничек? Яшерен-батырын түгел, гадәттә, халык яңа эшкә кайткан табибларга күренергә куркыбрак тора. 

— Безгә эшкә кайтучыларның барысы да Башкортстан дәүләт медицина университетын тәмамлаучылар. Бу уку йорты начар кадрлар әзерли алмый. Шуңа да елның-елында дәваханәбезгә төпле белемле, югары әзерлекле кадрлар кайта. Аларның кайберләре белемнәре ягыннан хәтта кайбер тәҗрибәле табибларны да уздырып җибәрә.

— Яшьләрне авыл җиренә эшкә җәлеп итүче программаларның булдырылуы, аларның үз нәтиҗәләрен бирә башлавы әйбәт, әлбәттә. Ләкин шул ук вакытта оптимальләштерү процессы да дәвам итә бит. Шушы уңайдан фельдшер-акушерлык пунктларында кыскартулар көтелмиме?

— Фельдшер-акушерлык пунктлары халыкка беренчел медицина ярдәме күрсәтү үзәкләре булып тора. Шуңа да без аларны кыскарту ягында түгелбез. Әлбәттә, илле кешелек авылда ФАП тоту икътисади яктан отышлы түгел. Ләкин без мәсьәләдән чыгуның төрле юлларын табып, бүгенге көнгә кадәр ФАПларны кыскартуга юл куймадык, киресенчә, узган елда Иске Почкак авылында шундый пункт ачуга ирештек.  

— Республика Советының күчмә утырышы уңаеннан Сәламәтлек саклау министрлыгына нинди теләк-тәкъдимнәрегезне җиткерер идегез?

— Агымдагы ел башыннан без Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагына күчеп, дәүләт бюджет оешмасы буларак эшли башладык. Шуңа да министрлык белән дә, республиканың башка дәвалау учреждениеләре белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез. Киләчәктә дә шулай үзара аңлашып эшләрбез, дигән теләктәбез.

Әңгәмәне “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе

Венера МӘҖИТОВА оештырды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»