25.01.2011 - Сәламәтлек

Гарантияләнгән медицина ярдәме үз асылына кайтырмы?

Мотлак медицина страховкалау системасында гражданнарның хокукларын яклау буенча координацион советның һәм республика Мотлак медицина страховкалау фонды идарәсенең берләштерелгән утырышында сүз шул хакта барды. Хөкүмәт йортында үткән сөйләшүдә Премьер-министр урынбасары Фидус Ямалтдинов, сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев, координацион совет әгъзалары, медицина страховкалау оешмалары вәкилләре, медицина учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Билгеле булуынча, быел 1 гыйнвардан Мотлак медицина страховкалавы турында яңа закон үз көченә керде. Шуңа ярашлы үзгәрешләр, иң тәүдә, медицина учреждениеләрен финанслауга кагыла. Сәламәтлек саклауга страховка взнослары 3,5тән алып 5,1 процентка кадәр артачак. Бу, үз чиратында, тармакның нәтиҗәлелегендә чагылыш табачак дип көтелә.

— Бүген стационар ярдәм күп булса да, диагностика һәм беренчел звено кебек өлкәләр нык артта калган. Ә күрсәтелүче медицина ярдәменең сыйфаты, пациентларның аннан канәгать булу-булмавы, нигездә, нәкъ менә шуңа бәйле. Шул сәбәпле якын арада стационарларның өлешчә  диагностик үзәкләргә әйләнүе һәм алар иңенә поликлиника функцияләре йөкләтелүе көтелә.

Гражданнарның хокуклары бозылган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге мотлак билгеле булырга тиеш. Шуннан чыгып,  Медицина страховкалау фонды  һәм аларның хезмәтеннән файдаланучылар арасында  ике яклы элемтә булдырырга кирәк. Бу җәһәттән пациентлар өчен “кайнар линия”ләр оештыру, шикаятьләрне тикшерү һ.б. шундый чаралар страховкалау компанияләренең төп эш күрсәткечләрендә чагылыш табачак. Иң мөһиме — гражданнарның сәламәтлеге. Шуңа күрә халык медицина тармак учреждениеләре өчен түгел, ә алар өчен эшләгәнлеген белергә тиеш, — диде Фидус Әгъләм улы.

Түләүсез, дәүләт гарантияләгән медицина ярдәме әлегә гамәлдә түләүле хезмәт формасын ала. Нәкъ менә шундый мөнәсәбәт табиб һәм пациент арасындагы ышанычны югалтуга китерә дә инде. Моңа кем гаепле? Тәҗрибәдән күренүенчә, таякның авыр башы беренчесенә генә төшә. Ә бу нигезлеме?

Соңгы елларда үткәрелгән тикшерүләр медицина ярдәме алуга тотылучы гомум средстволарның 40-50 процентын халык үз кесәсеннән чыгарып түләгәнен күрсәтә. Мәсәлән, пациентларның 50 проценты стационарда дәваланган, 30 проценты амбулатор-поликлиника ярдәме алган, 65 проценты стоматология хезмәте өчен түли. Шушы рәвешле күрсәтелгән медицина ярдәменнән, билгеле, барлык пациентлар да канәгать була алмый. Алай гына да түгел, халыкның яртысы диярлек үзен медицинаның корбаны итеп исәпли, дип раслый статистика. Әле ел башында гына Уфаның 3нче балалар тудыру йортында дөньяга аваз салып та өлгермәгән бер сабыйның гомере өзелүе пациентларга карата тудырылган мөнәсәбәтнең ачык мисалы түгелмени?

Дөнья күләмендәге күңелсез статистикага күз салыйк. Пациентның сәламәтлегенә зыян китерү очраклары дәрәҗәсе Германиядә — 3, АКШта — 15, ә Русиядә 20,5 процентка кадәр җитүе билгеле. Күренүенчә, монда да без алдынгылыкны бирмибез.

Премьер-министр боларның сәбәбен тармакны үз һөнәреннән ерак торучы кешеләр биләп алуыннан һәм аларның йөкләтелгән бурычны намуслы үтәмәвеннән күрә. Биредә күп нәрсә җитәкчеләрнең үз эшенә нинди мөнәсәбәттә булуыннан да тора һәм хәзер һәр очрак буенча тикшерү оештырылуы һәм күрелгән чараларның катгыйлануын билгеләп үтте ул.

Утырышта яңа законга ярашлы яңа кагыйдәләр турында да сүз барды. Әлеге вакытта алар РФ Юстиция министрлыгында теркәү чарасын үтә.

Федераль дәрәҗәдә медицина оешмаларына карата, шул исәптән законны бозучыларга да, санкцияләр исемлеге бүген раслау дәрәҗәсендә.

Мотлак медицина страховкалау фондының башкарма директоры Алексей Меньшиков киңәшмәдәге чыгышында яңа закондагы төп положениеләргә тукталды. Шуңа ярашлы, страховка медицина учреждениесен хәзер эш бирүче түгел, гражданин үзе сайлап ала, полис барлык гражданнар өчен бертөрле була, ул Русия Федерациясенең кайсы субъектында да үз көчен югалтмый, диде ул. 

“Росгосстрах-Медицина” страховка компаниясе директоры Радик Курамшин гражданнарга ел башыннан алып страховка компанияләренә гариза белән мөрәҗәгать итәргә, аны елына бер тапкыр, ноябрьгә кадәр тапшырырга кирәклеген аңлатты. Кемнәр полисны 2010 елның 31 декабренә кадәр алган, аларга борчылмаска мөмкин, чөнки алар әле тагын өч ел эчендә үз көчен югалтмаячак.

Полисларның яңа үрнәкләре әле чыгарылмаган, шуңа яңа полис алырга кабаланмаска кирәк. Ниндидер бер компания яңа полис тапшырабыз, дигәнгә дә ышанырга ярамый, бу — законга каршы гамәл. Аларны алыштыру буенча ыгы-зыгыга урын булмаска тиеш, полисларны алыштыру өч ел дәвам итәчәк. Аннары 2012 елдан гамәлгә кертеләчәк электрон карталарны да бу максатта тулы куәткә файдаланырга мөмкин булачак.

Сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев утырышта катнашучыларны республикада сәламәтлек саклау системасын 2011-2012 елларга исәпләнгән модернизацияләү программасы белән таныштырды, анда билгеләнгән төп өч юнәлешне сызык өстенә алды. Алар иң тәүдә тармакның матди-техник базасын ныгытуны, сәламәтлек саклау учреждениеләрен мәгълүматлаштыруны һәм заманча медицина ярдәме стандартларын кертүне күз уңында тота. Бүгенге җитешсезлекләргә килгәндә, министр аларның сәбәбен тармакның  соңгы ун елда накыс финанслануыннан һәм белгечләр җитешмәвеннән күрүен белдерде. 

Яңа программаны тормышка ашыру өчен төбәктә тармакка 18 миллиард 402 миллион 977,55 мең сум акча җәлеп ителәчәк. Бу средстволар өлешләп: 2011 елда аның — 43,5, 2012 елда 56,5 проценты үзләштереләчәк. Программага ярашлы, төбәктә 1863 койка-урынлык 9 медицина үзәге оештыру, башланган төзелешләрне төгәлләү, аларны заманча җиһазландыру каралган. Моннан тыш, балаларга полиатив ярдәм күрсәтүгә һәм бала тудыру системасына игътибар артачак. Средстволарның 47 проценты шуңа юнәлтеләчәк. Яңа программаны  тормышка ашыру барышында система бер каналлы финанслауга күчәчәк. Бу, үз чиратында, медицина учреждениеләренә үзаллылыкны ныгытырга, медицина  хезмәткәрләренең эш хакын арттырырга һәм эш сыйфаты дәрәҗә-сен күтәрергә булышлык итәчәк, дип көтелә. Ә безгә инде шушындый колачлы эшчәнлек нәтиҗәсендә дәүләт гарантияләгән түләүсез медицина ярдәме сүздә генә түгел, ниһаять, чынлап тормышка ашар, дип өметләнергә генә кала.

Рәзилә НИЗАМОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»