18.09.2012 - Сәламәтлек

Һәрнәрсәдә чама кирәк

Ял  көне иде. Кибеттән урап килим,  дип, капканы ачуы булды, югары тизлектә үзләренә таба якынлашучы   машинаны күрүгә: “Миңа киләләрдер инде. И, Ходаем, тагын нәрсәләр генә булды икән?” — дип, дертләп үк китте. Диләрә ялгышмаган булып чыкты.  Ферма мөдире машинасын нәкъ аларның капка төбенә китереп туктатты.

— Үлә, тиз генә уколларыңны әзерлә! — диде дә мөдир, нәрсә булганлыгын да аңлатып тормыйча, һушын югалткан хатынны күтәреп, йөгерә-атлый өйгә кереп тә китте. Диләрә дә алар артыннан иярде.

Савучы булып эшләүче бу ханымда йөрәк авыруы барлыгын Диләрә белә иде. Авылдашының үлем белән тартышуын күрүдән йөрәген курку биләп алса да, Диләрә үзен тиз кулга алды: кирәкле уколларны эшләде, район үзәгенә шалтыратып,  “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакыртырга да өлгерде. Вакытында эшләнгән уколлар үзенекен итте: бераз вакыт үтүгә авыруның йөзендә алсулык билгеләре күренә башлады. Күзләрен ачуга:

— Рәхмәт, Диләрәкәем, тагын үлемнән алып калдың, — дип, дерелдәп торган иреннәрен чак кыймылдатып эндәште аңа апа.

— 21 ел буе Илеш районының Иләкшиде фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшләү дәверендә мондый рәхмәт сүзләрен күп ишетергә туры килде. Яшьлегемдә шундый изге һөнәр сайлаганым, кешеләргә һәрвакыт кирәк һәм терәк булып яшәгәнем өчен бүген дә  сөенеп бетә алмыйм, — ди Диләрә Баһманова.

— Диләрә  — бик ачык һәм  кешелекле зат. Аңа авырулар көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында мөрәҗәгать итә. Ял көнем, эш сәгатем түгел, дип тормый ул, барысына да кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырыша, — ди медпунктка кан басымын үлчәтергә килгән 85 яшьлек сугыш һәм хезмәт ветераны Риза Хәкимов.

Беренче категорияле фельдшер Диләрә  Мәгъфүрҗан кызы Иләкшиде һәм Ташчишмә авылларында яшәүче  200дән артык кешене хезмәтләндерә.

— Авылдашларыгызда нинди авырулар өстенлек итә? — дип кызыксынам фельдшердан.

— Беренче урында — йөрәк-кан тамырлары, икенчедә — гипертония, өченчедә ашказаны-эчәк авырулары тора. Онкологик  чирлеләр дә бар, әле яңарак кына бер авылдашыбыз яман  шештән дөнья куйды.

Нинди дә булса авыруның килеп чыгуы, иң беренче чиратта, дөрес тукланмауга бәйле. Шуңа да медпунктка килгән һәр кешегә дөрес туклану буенча киңәшләр бирергә тырышам. Үз-үзенә игътибарлы булган, чама белән генә ашаучы, даими рәвештә физик культура белән шөгыльләнүче, аракы эчмәүче, тәмәке тартмаучы кешеләрне, әлбәттә, авырулар урап уза. Шуңа мин һәр авылдашымның үзенә карата игътибарлы һәм таләпчән булуын теләр идем, — ди Диләрә Мәгъфүрҗан кызы.

Ачык йөзле, йомшак сүзле Диләрә Баһманова җәмәгать эшләренең дә уртасында кайный. Медпункт клуб белән янәшә урнашканлыктан, барлык мәдәни чараларны әзерләшүдә һәм үткәрешүдә дә, сайлау кебек мөһим сәяси кампанияләр чорында да  ул башлап йөри. Үз һөнәре буенча үткәрелгән конкурсларда да теләп катнаша. 2010 елда ул “Районның иң яхшы фельдшер-акушерлык пункты мөдире” исемен яулаган, моннан берничә ел элек Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Гаиләсендә дә бәхетле Диләрә. Гомере буе Муса Гәрәев исемендәге хуҗалыкта баш агроном булып эшләүче ире  Ришат Флүз улы белән унбиш ел тату гомер кичереп, ике ул үстерәләр. Ихата тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар, умарта карыйлар.

Диләрә Баһманованы  авылдашлары “Безнең ак халатлы фәрештәбез”, дип йөртә. Хак сүзләр. Авыл докторы нәкъ шундый булырга тиеш тә.

Венера МӘҖИТОВА,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Илеш районы. 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»