13.09.2012 - Сәламәтлек

Алар - миллионерлар!

“Земский доктор” проекты быел 1 гыйнвардан старт алды. Башкортстан Хөкүмәтенең 2011-2012 елларда югары уку йорты тәмамлап, Башкортстан авылларына эшләргә кайткан яки республиканың башка торак пунктларыннан күченеп килгән 35 яшькә кадәрге медицина хезмәткәрләрен акчалата дәртләндерү турындагы карарына ярашлы, 5 ел дәвамында авылда эшләргә теләгән яшь белгечләр 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелүче компенсация түләүләреннән файдалана ала. Шулай ук республиканың авыл җирендә урнашкан сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшләргә теләк белдергән белгечләргә дәүләт ярдәме буларак,  100 мең сум күләмендә бер тапкыр компенсация түләнә.

Әлеге проект яшь табибларда зур кызыксыну уятты һәм соңгы вакытта авылда эшләргә теләүчеләр дә арта бара. Чакмагыш районына соңгы ике елда гына дистәдән артык яшь табиб эшкә кайткан һәм аларның күпчелеге бүген “Земский доктор” проекты буенча торак сатып алу белән мәшгуль.

“Земский доктор” проектының эшләп китүен түземсезләнеп көтеп алдым. Мин аны иң уңышлы проектларның берсе булыр, дип фаразлыйм. Бу проект старт алганчы безнең дәваханәгә елына ике-өч яшь белгеч кенә эшкә кайткан булса, быел аларның саны унга җитте. Бүгенге көндә шуларның сигезе проект кысаларында торак сатып алу белән шөгыльләнә, бер яшь табиб документларын әзерләп тапшырды, тагын берсе аларны җыю белән мәшгуль. Сентябрьдә интернатура һәм клиник ординатура үтеп, тагын биш яшь табиб, шул исәптән, ике офтальмолог эшкә кайтачак. Алар да проекттан теләп файдаланыр, дип уйлыйбыз.

— Республиканың башка төбәкләрендәге кебек үк, соңгы вакытларда бездә дә табибларга кытлык сизелә иде. Бүгенге көндә дәваханәдә пенсия яшендәге — 8, шул яшькә җитүче  15 кеше хезмәт сала. Саннардан күренүенчә,  соңгы вакытта эшкә кайткан һәм кайтачак унбиш яшь табиб кына да кадрлар дефицитын каплап бетерә алмый. Шуңа без проект кысаларында киләсе елга да дәваханәбезгә яшь табиблар эшкә кайтыр, шуңа бәйле югары белемле табибларга кытлык кимер, дип ышанабыз, — ди дәваханәнең баш табибы, медицина фәннәре кандидаты, Башкортстанның сәламәтлек саклау отличнигы Салават Гыйззәтуллин.

Баш табиб белән әңгәмә корганнан соң без миллионер яшь табибларның үзләре белән дә күреп сөйләшергә булдык.

Чакмагышка эшкә кайтучы яшь стоматологлар Ләйсән Таҗетдинова, Индира Каюмова, Людмила Елизарьева — курсташлар. Ләйсән  белән Индира Уфа шәһәрендә туып-үскәннәр, Людмила Благовещен районыннан.

— Шәһәрдә туып-үссәк тә, авыл җиренә эшкә барып урнашудан бер дә курыкмадык. Дөрес, өйрәнеп киткәнче читенрәк булды. Ләкин бу хәл озакка бармады, Чакмагышка бик тиз ияләшеп киттек. Ул гына да түгел, пациентларыбыз белән хәтта татарча сөйләшә башладык. Моңа кадәр татарча бер кәлимә сүз белми идек, — ди Ләйсән белән Индира.

Ләйсән бирегә гаиләсе белән күченеп килгән. Ире Айдар Чакмагыш районы үзәк базарында үз ноктасын булдырган. Таҗетдиновлар да, проектта катнашучы башкалар кебек үк, бүген сатып алыр өчен Чакмагыштан фатир эзли.

Яшь табиблар гаиләсе — оториноларинголог Зарима Әминева белән Айрат Насыйбуллин моңа кадәр Бишбүләктә эшләп, быел Чакмагышка күченеп килгәннәр. Зарима Үзбәкстанда туып-үскән булса, тамырлары белән Чакмагыш районыннан булган Айрат — Уфа егете.

— Шәһәрдә туып-үссәм дә, үземне белгәннән бирле авылда яшәргә хыялландым. Без уку йортын тәмамлаганда “Земский доктор” проекты юк иде әле, шулай булуга карамастан, Бишбүләк районына эшләргә киттек. Ә проект гамәлгә ашырыла башлагач, торак шартларын яхшырту нияте белән Чакмагышка күчендек. Чөнки карарда “Авыл җирендәге бер торак пунктыннан икенчесенә күченгән яшь табиблар да миллион сум компенсациягә исәп тота ала”, дигән юллар бар, без шул категориягә туры килә идек. Күченеп дөрес эшләгәнбездер, дип уйлыйм. Икебезгә дә миллион сум акча килде, әле сатып алыр өчен шәхси йорт эзлибез. Бакча үстереп, үз йортыбыз белән яшисебез килә, — ди гаилә башлыгы Айрат Мирһади улы.

“Земский доктор” проекты буенча районга эшкә килүче Людмила Елизарьеваны исә дәваханә җитәкчелеге Юмаштагы табиблык амбулаториясенә эшкә җибәргән. “Базы” хуҗалыгы җитәкчесе Вадим Соколов Людмиланы вакытлыча торак белән тәэмин иткән.

“Земский доктор” проектының кабул ителүе табибларны авыл җиренә эшкә җәлеп итү, медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын арттыру, яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү кебек мәсьәләләрне хәл итә. Биш ел озак вакыт түгел, үтәр дә китәр. Иң мөһиме — шушы вакыт үткәч тә  яшьләр авыл җирендә эшләүләрен дәвам итсен иде. Бары шул вакытта гына Русия Хөкүмәте бүлгән миллионнарның нәтиҗәсе булачак.

Венера Мәҗитова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Чакмагыш районы.

Фото: Индира Каюмова, Эльза Кәримова, Айрат Насыйбуллин, Зарима Әминева, Ләйсән Таҗетдинова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»