04.08.2012 - Сәламәтлек

Йөзләрчә гомер саклап калыначак

Кичә республика онкология диспансерында яман шеш һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын диагностикалаучы Позитрон-эмиссион томография (ПЭТ) үзәге  (радиохирургия белән) төзелә башлау уңаеннан тантана узды. Анда Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов һәм РОСНАНО ачык акционерлар җәмгыятенең Идарә рәисе Анатолий Чубайс катнашты.

Тәүдә республика медицина әһелләре һәм диспансер табиблары катнашлыгында  ПЭТ-үзәк проектының презентациясе булды.  Анда ясаган чыгышында республиканың сәламәтлек саклау министры Георгий Шебаев төзелешнең мөһимлеген сызык өстенә алды.

— Яман шеш авырулары — медицина өлкәсендәге иң  катлаулы проблемаларның берсе. Республикада ел саен ун мең кешегә шушы диагноз куела, шуларның  биш меңе инвалидлык ала. Бүген Башкортстанда һәр ун мең гражданга 278,5 шушы чиргә таручы туры килә. Авыруларның 24,7 проценты соңгы дүртенче стадиядә мөрәҗәгать итә. Гомумән, чирне башлангыч чорында ачыклаганда  бик күпләрне коткарып калып булыр иде. Моның өчен безгә заманча җиһазландырылган үзәк җитешмәде. ПЭТны мин медицина диагностикасы технологиясенең иң югары баскычы дип атар идем, — дип билгеләде Георгий Анатольевич.

Гомумән алганда, республика онкодиспансерының радиология хезмәте Русиядә дәвалауның барлык заманча ысулларын гамәлгә ашыру мөмкин булган нур диагностикасының һәм нур терапиясенең зур үзәге исәпләнә. Республика җитәкчелеге онкология диспансеры галимнәре һәм белгечләре белән берлектә байтак әһәмиятле проектларга җан өрде. ПЭТ-үзәкне төзү дә җитәкчелек тырышлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Аны сафка кертү белән Башкортстанда махсуслаштырылган онкология ярдәмен иң яхшы дөнья стандартлары дәрәҗәсендә алу мөмкинлеге туачак.

“ПЭТ-Технолоджи” җәмгыятенең директорлар советы рәисе урынбасары Денис Буцаев җыелучыларны проект белән таныштырды.

— Безнең максат гади — бер тикшерүдә үк кешенең зыян күргән органын ачыклау һәм чирен билгеләү, — диде ул. — Инвестицияләрнең гомум күләме 900 миллион сумга басачак. Медицина персоналы урындагы белгечләрдән кабул ителәчәк. Моннан тыш, без Стәрлетамак белән Салават шәһәрләрендә дә шушындый хезмәт күрсәтә башларга ниятлибез. Ул якындагы башка районнарны да колачлаячак.

Анатолий Чубайсның сүзләренә караганда, медицина һәм фармацевтика юнәлешләре РОСНАНОның аерым игътибарында.

— Үлемнәрнең күпчелегенә диагностиканың тиешле дәрәҗәдә үткәрелмәве сәбәпче. Бу юнәлештә дөньяның башка илләре алга китте, без артта калдык. Хәлне тамырыннан үзгәртергә кирәк. Без чирнең тәүге стадияләрдә үк дәвалануын, кешенең авыртулардан интекмәвен телибез. Әлеге үзәк йөзләрчә гомерне саклап калырга ярдәм итәчәк. Башланган эшне ахырына кадәр җиткерәчәкбез, — диде Анатолий Борисович.

Бу катлаулы объектны киләсе елда ук сафка кертү күздә тотыла. Моннан тыш, 240 урынлык палата корпусы төзү һәм булганын ремонтлау планлаштырыла. 

Яңа корпуста республика халкы өчен ел саен өч мең диагностика тикшерүе үткәрелергә тиеш. Шулай ук  “Кибер-пычак” тибындагы комплексны кулланып ким дигәндә 660 операция ясалачак.

Рөстәм Хәмитов белән Анатолий Чубайс үзәк төзеләсе урында махсус әзерләнгән мәрмәр таштагы уемга  кирпеч салды.

— Яңа корпуска  нигез салынды. Үзәкнең Русиядә беренчеләрдән булып Башкортстанда төзелүе безнең өчен зур куаныч.  Анатолий Чубайска ярдәме өчен халкыбыз исеменнән зур рәхмәт әйтәм. Үзәкне тизрәк сафка кертү өчен республика үз ягыннан тиеш булганның барысын да эшләячәк, — дип белдерде Президент Рөстәм Хәмитов.

Резеда Галикәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»