17.07.2012 - Сәламәтлек

Гиппократ анты - тормыш девизы

Баш табиб Фидаил Әхияров.Краснокама районында сәламәтлек саклау өлкәсе һәрвакыт өстенлекле юнәлешләрнең берсе булды. Николо-Березовкада моннан 150 ел элек ук фельдшер-акушерлык пункты ачыла, ә инде 1930 елда 25 урынга исәпләнгән стационар булдырыла. Дәваханә киңәя, 40нчы елларда теш табибы хезмәте, педиатрия, санитария, физиотерапевт хезмәте, 50-60нчы елларда лаборатория, рентген бүлмәсе, акушер-гинекология хезмәтләре барлыкка килә. Краснокамада сәламәтлек саклау өлкәсендә үз исемен калдырган данлы шәхесләр бик күп. Алар арасында Иосиф Савицкий, Николай Замараев, Баян Фәхриев, Фаина Казанова, Венера Сәгадиева, Илдус Кулов, Фаяз Хәсәншин, Таһир Гарәфетдинов. Шулай ук патша армиясендә үк медицина фельдшеры исемен алган Архип Завьяловны телгә алмый мөмкин түгел. Ул 1927-1957 елларда төрле вазыйфаларда район дәваханәсендә эшли. Шулай ук авыр сугыш елларында дәваханәне җитәкләгән Дамиан Чаевский да тарихта үзенең якты эзен калдыра. Дамиан Александрович 70 яшендә генә яраткан эшеннән туктый.

Бүгенге көндә район сәламәтлек саклау системасы терапевт, хирургия, ике поликлиника бүлеге, ашыгыч ярдәм, ике гомум практика табибы бүлекләре, аптека пункты, 32 фельдшер-акушерлык пунктыннан тора. Район дәваханәсе үз эшенә бирелгән 380 кешене, шул исәптән 52 табибны, 47 фельдшерны берләштерә. Хезмәткәрләр арасында Башкортстанның атказанган табиблары, атказанган медицина хезмәткәрләре һәм Башкортстанның һәм Русиянең сәламәтлек саклау отличниклары да бар.  Коллективны тәҗрибәле җитәкче Фидаил Әхияров җитәкли. Бүген сәламәтлек саклау өлкәсендә Әсхәт Әбдиев, Нәфисә Үтәкәева, Альбина Хикмәтова, Фәйрүзә Шәрифуллина, Алевтина Ямтиева, Әлфидә Әхиярова, Илгиз Әхтәмов, Рәшидә һәм Филгат Әшимовлар, Җәннәт Зәкиева, Җәмилә Хәнифова, Фидәлия һәм Флүр Агишевлар маяк булып тора.

Соңгы елларда гына  медицина учреждениеләрен төзекләндерү, ремонтлауга район җитәкчелеге 20 миллион сумнан артык акча бүлгән. Яңарак кына үзәк дәваханәнең җылылык казаны төзекләндерелгән, 10 миллион сумга төшкән бу эшне башкарып чыгу электр энергиясенә чыгымнарны киметүгә генә булышлык итеп калмый, ә дәваханәне өзлексез җылылык һәм җылы су белән тәэмин итә. Яңа Кабан һәм Яңа Нугай авылларында гомум практика табибы бүлмәләре ачылды. “Сәламәтлек” проекты чикләрендә районга 4 миллион сумлык җиһаз һәм 3 ашыгыч ярдәм машинасы кайтарылган иде. Моннан тыш, район бюджеты исәбенә тагын 3 машина алынды. Бүгенге көндә иң читен мәсьәләләрнең берсе — торак  белән тәэмин итү. Монда да район җитәкчелеге читтә калмый. Куян авылында медицина кадрларын җәлеп итү өчен өч фатир бирелде. Район үзәгендә яңа төзелгән йортта медикларга ике фатир бүленде, әлеге вакытта Яңа Нугай авылында элеккеге фельдшерлык пункты бинасын табиб өчен йорт итеп үзгәртү эшләре бара. Район хакимияте башлыгы Рәзиф Гыйльмуллин билгеләп үтүенчә, сәламәтлек саклау өлкәсендә нинди генә реформа бармасын, район җитәкчелеге медицинадан беркайчан да йөз чөермәячәк, чөнки район халкының сәламәтлеге медицина учреждениеләренең төзеклегенә, кадрлар белән тәэмин ителүенә бәйле. 

Район сәламәтлек саклау бүлегенең 150 еллыгына багышланган зур чарада да шушы фикерләр яңгырады. Бәйрәмдә кабул ителгәнчә, котлаулар, бүләкләр күп булды. Бик күп хезмәткәр бу көнне район хакимияте һәм Советының, Русия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының, Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының, Краснокама үзәк дәваханәсенең, Республика сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең профсоюз оешмасының Почет грамоталарына, Рәхмәт хатларына, “Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау отличнигы” билгеләренә лаек булды, җылы котлаулар кабул итте.

— Кеше сәламәтлеге сагында торган өлкә аеруча игътибар таләп итә. Дәваханәнең өзлексез эшләвен тәэмин итүдә төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин, министрлык ерак, ә район хакимияте берничә йөз метрда гына урнашкан, билгеле инде, проблема килеп туса, тәүдә анда мөрәҗәгать итәбез. баш табиб булган дәвердә район хакимияте белән һәрвакыт бергә эшләдек. Коллективыбызда тырыш, максатчан, үз эшенә җаваплы караучы белгечләр эшли, — ди 1999-2006 елларда баш табиб вазыйфасын башкарган Рәдүс Нургалиев. Хәзерге вакытта ул башкалада үз хезмәтен дәвам итә, кайчандыр үзе җитәкләгән коллективның уңышлары, тормышы белән кызыксынып тора.

Әйе, коллективка күп нәрсә бәйле. Биредә, чыннан да, үзләренең авыр хезмәтен яратучы кешеләр генә эшли. Район үзәгендә яшәүчеләргә дәваханәгә бару авыр түгел, ә менә авыл кешеләренә бу яктан бераз кыенрак. Шуңа да дәваханә җитәкчелеге авыллардагы фельдшерлык пунктларының торышына, җиһаз белән тәэмин ителешенә аеруча зур игътибар бирә. Ни генә дисәң дә, халыкка монда беренче ярдәм күрсәтелә, диагноз куела. Район өчен 32 ФАП — аз түгел. Шунысы куанычлы, аларның саны елдан-ел арта, ә торышлары яхшыра гына бара, фельдшер-акушерлык пунктларында тәҗрибәле белгечләр эшли. Шундыйларның берсе — Яңа Янъегет пунктын җитәкләүче Миләүзә Мөгарипова. Тумышы белән ул Бөре районыннан, Бөре медицина училищесын тәмамлап, 1969 елда хезмәт юлын башлый, менә инде 43 ел ул сәламәтлек сагында. Аның тынгысызлыгы һәм тырышлыгы белән утын ягып җылытыла торган иске бина электрга күчерелә. Заманында Миләүзә ханым ферма хезмәткәрләре өчен үз инициативасы белән колхоз профилакторие ачуга ирешә, эш урыннарында колхозчылар бик күп медицина хезмәте, хәтта физиотерапевтик процедуралар да ала. Миләүзә ханым — авылның иң хөрмәтле кешеләренең берсе, аның кешеләрне яратуына сокланырлык, картларга, балаларга аеруча игътибарлы ул. Үз эшенең чын остасы. Юкка гына ул РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнмәгән.

Әлбәттә, җитәкчесе нинди, коллективы да шундый дигән сүзләрдә дә хаклык зур. Краснокаманың сәламәтлек саклау өлкәсен кешелекле, тынгысыз, оста оештыручы җитәкли. Ижевск дәүләт медицина институтын тәмамлаган  Фидаил Мансур улының медицина өлкәсендә тәҗрибәсе зур, ул хезмәт юлының бөтен баскычларын үтеп, үзен чын белгеч, җаваплы шәхес итеп күрсәтеп әлеге вазыйфага килә. Сигез ел баш табиб булып эшләү дәверендә ул район сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертә, халыкның хөрмәтен яулый.

— Без барыбыз да Гиппократ анты биргән кешеләр. Әлеге анттагы сүзләр — безнең гомерлек девизыбыз. Кешеләргә авыр вакытта, алар гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаганда сүлпәнлек күрсәтергә, игътибарсыз калдырырга  хакыбыз юк. Төп бурычыбызны һәр кешегә сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүдә күрәм, кеше сәламәтлеге — ул иң зур кыйммәт, — диде чыгышында Фидаил Мансур улы.

Әйе, медицина хезмәткәрләренең сайлаган һөнәре авыр һәм катлаулы, чөнки кулларында — кеше язмышы, кеше гомере.

Гөлнара Гыйлемханова.

Краснокама районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»