21.06.2012 - Сәламәтлек

Безнекеләр булдыра!

Республиканың алты табибы “Елның иң яхшы табибы” XI Бөтенрусия конкурсында призлы урыннар яулады. Җиңүчеләр 33 номинациядә билгеләнде.

“Иң яхшы табиб-невролог“ номинациясендә Уфаның 5нче клиник дәваханәсе табибы Радмир Шахмәмәтов икенче урынга лаек булды. Өченче урын белән берьюлы биш табиб бүләкләнде. Алар исәбендә 8нче стоматология поликлиникасы ортопеды Алла Җиһаншина, 1нче Республика психиатрия дәваханәсе баш табибы урынбасары, суд-психиатрия эксперты Галина Захарова, Республика кардиология диспансерының бүлек мөдире Дмитрий Онегов, Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең нейрохирургия бүлеге мөдире Шамил Сафин, шул ук дәваханәнең пульмонологы Ирина Абдрахманова бар.

“Елның иң яхшы табибы” Бөтенрусия премиясе 2001 елдан бирелә. Конкурста катнашучыларның эшләре Русия Федерациясе субъектларының һәм федераль башкарма власть органнарының сәламәтлек саклау идарәсе органнары комиссияләре тарафыннан тикшерелә. Соңыннан Мәскәүдәге үзәк конкурс комиссиясе вәкилләре бәя бирә. Комиссия составына Русия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының баш белгечләре, Русия Федерациясе Федераль Җыелышы вәкилләре, Русия Медицина фәннәре академиясе академиклары, әйдәүче фәнни-тикшеренү институтлары җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар әгъзалары керә.

* * *

Мәләвез районы тракторчысы Илдар Ишикәев  Русиянең җир сөрү буенча беренче ачык чемпионатында финалга чыкты. “ЮГАГРО-2012” халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында оештырылган бу һөнәри бәйге Краснодар краенда үтте. Анда Русия төбәкләреннән килгән иң яхшы механизаторлар үз осталыгын күрсәтте.

Чемпионат ике өлештән — туфракны каплатып сөрү һәм трактор белән идарә итү осталыгы буенча “Трактор-шоу” конкурсыннан торды. Конкурста катнашучылар “Беларус-82” тракторына идарә итү осталыгын күрсәтте. Җир эшкәртү сыйфаты һәм тизлек буенча якташыбыз тугызынчы урынга чыкты.

Җир сөрү буенча Русиянең беренче чемпионы дип Краснодар краеннан Иван Зиненко табылды. Агымдагы елның сентябрендә ул Хорватиядә үтәчәк дөнья чемпионатында Русия исеменнән чыгыш ясаячак.

Шунысы кызыклы: Илдар Ишикәев конкурска, һөнәри осталыгына ышанып, үз теләге белән бара. Бу очраклы түгел, чөнки ул район дәрәҗәсендәге мондый конкурсларда 2006 елдан катнаша һәм берничә тапкыр җиңүче дип табыла.

Галия Нәбиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»