20.06.2012 - Сәламәтлек

Шифаханәләр шифа өләшәме?

Шифаханәләр турында сүз чыкканда Башкортстанның төрле төбәкләрендә урнашкан уникаль ял йортлары күз алдына килеп баса. Аларның тау-таш арасыннан ургылып чыккан минераль сулары, кайнар парлары, сихәтле ләме һәм кымызы даруларсыз да кешене аякка бастырырлык. Табигать Башкортстан халкына мондый байлыкны кызганмый өләшкән. Тик аның кадерен белергә кушкан. Бүген бу өлкәдә хәлләр ничек? Башкортстан шифаханәләрен “үзгәртеп кору” дигән гамәлләр артында нинди сәясәт алып барыла? Бу хакта республика матбугат басмаларында соңгы вакытта бер-бер артлы мәкаләләр дөнья күрә. “Кызыл таң” гәзитенә дә мондый күренешкә карата халыкның каршылыклы фикерләрен белдергән хатлар килеп тора. Без аларны укучыларыбызның чын мәгънәсендә мөнбәренә әйләнгән “Әйтер сүзем бар” рубрикасы астында чыгарып барабыз. Шушы рәвешле бу мәсьәләгә карата меңәрләгән гәзит укучыларыбызның фикерен белдерәбез.

Әлеге әңгәмәбез дә шушы максаттан чыгып оештырылды. Башкортстан дәүләт медицина университеты каршындагы дипломнан соң белем бирү институтына караган тергезү медицинасы һәм курортология кафедрасы мөдире һәм бер үк вакытта шифаханәләрне алдынгы дәвалау технологияләре белән тәэмин итүче фәнни институт директоры, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган табибы, Башкортстан физиотерапевтлар һәм курортологлар ассоциациясе президенты, профессор Лира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА килеп туган хәлгә карата үзенең уй-фикерләре белән бүлешә.

Хөрмәтле Лира Тәлгатовна, республика шифаханәләрен үстерүгә утыз елдан артык гомерегезне биргәнсез. Бүген биредә килеп туган хәлгә карата нинди аңлатма бирер идегез?

— Башкортстанның санатор-курорт комплексын алганда, анда төрле ведомстволарга караучы һәм халыкны сәламәтләндерүдә катнашучы барлыгы 200 учреждение керә. Аларда ел саен  барлыгы 300 меңнән артык кеше дәвалана, реабилитация үтә һәм сәламәтлекләрен ныгыта.

Шифаханәләр, билгеле булуынча, вакытында халык мәнфәгатьләре хакында кайгыртучанлык күрсәтү йөзеннән төзелгән һәм шушы юнәлештә үз эшчәнлеген җәелдергән. Башкортстанның санатор-курорт комплексын төзүгә профсоюзлар, дәүләт социаль страховкалау фонды һәм республика бюджеты аша бик зур күләмдә халык средстволары салынган. “Башкортстан Республикасы санатор-курорт системасын үстерү концепциясе”нә ярашлы, бүген дә бу җәһәттән зур эшчәнлек алып барыла.

Шунысы да игътибарга лаек, күпчелек шифаханәләр бүген районнарның үсешенә  саллы гына өлеш кертүче, тотрыклы эшләүче һәм урындагы халыкны эш урыннары белән тәэмин итүче стратегик әһәмияткә ия предприятиеләр булып тора. Моннан тыш, шушы төбәкләрдәге курорт эшчәнлеге урындагы бюджетларны тулыландыру буенча югары керемле һәм даими үсештә булган бизнесны да тәшкил итә. Шуңа күрә шифаханәләрнең төзелешенә киткән чыгымнар социаль һәм икътисади яктан үзен һәрвакыттагыча аклап килә. Мәсәлән, санатор-курорт өлкәсендә “Красноусол”, “Янгантау”, “Танып”, “Ассы” кебек шифаханәләр иң югары өлеш тәшкил итә.

Башкортстан шифаханәләрендәге санатор-курорт дәвалауның нәтиҗәлелегенә килгәндә, ул 90 процент тәшкил итә. Авырып китү сәбәпле эшләмәгән көннәрне — 2-3, инвалидлыкка чыгуны 3 тапкырга киметә, йөрәк-кан тамырлары белән бәйле кризислардан соң авыручыларның 50 проценты элекке эшләренә кире әйләнеп кайта һәм төрле өзлегү очракларын 3 тапкырга кадәр киметә.

Бу җәһәттән шифаханәләрнең нәтиҗәлелеген чит илнең ял йортлары белән чагыштыру бөтенләй урынсыз дип исәплим. Чөнки андагы ял йортлары башка максаттан чыгып төзелгән һәм безнекеннән аермалы буларак, анда санатор дәвалау каралмаган. Бездәге шифаханәләр шартларында исә мотлак рәвештә санатор ярдәм күрсәтелә.

Медицина университетының Сез җитәкләгән кафедра һәм институт белгечләре тырышлыгы белән бик катлаулы, авыр операцияләр кичергәннәр дә шифаханә шартларында җәһәт кенә аякка бастырыла. Йөрәккә операция кичергән кеше, мәсәлән, өендә алай тиз генә савыгып китә алмас иде.

— Безнең шифаханәләргә халык иң тәүдә дәвалау үзлегенә ия булган уникаль табигый ресурсларга бәйле тартыла. Чөнки алар дарусыз да яхшы нәтиҗә бирә. Мәсәлән, Башкортстан минераль суларының ниндие генә юк. Алар башкалардан шушы төрлелеге, һәркем куллана алырлык булуы, югары сыйфатлылыгы белән аерылып тора бит. Ә төбәктә тупланган шифалы ләмнең запасы 300 миллион кубометрдан артып әллә ничәмә буынга җитәрлек күләмдә саклана. Янгантауның геотермаль газлары һәм парлары да, күп авыруларга каршы көрәштә кулланыла торган батырлар эчемлеге кымыз һәм башкорт балы да берлектә уникаль дәвалау көченә ия факторларны тәшкил итә. Бүген шифаханәләр алдында аларны саклау һәм нәтиҗәле куллану буенча мөһим бурыч куела.

Практикага кертелгән яңа технологияләрнең барысы да табигый факторларны файдалануга нигезләнгәннәр һәм миокард инфаркты, инсульт, йөрәккә, кан юлларына, үт куыгына операция кичерүчеләрне шифаханә шартларында савыктыруда кулланылалар, шулай ук, беренчел һәм икенчел профилактикада, хәвефле төркемдә булган кешеләрне сәламәтләндерүдә, хроник авыруларны һәм галәмнән кайткан космонавтларны реабилитацияләүдә югары нәтиҗәле булуларын дәлилләп торалар.

Шифаханәләр өчен югары квалификацияле медицина кадрлары үзебездә, БДМУда әзерләнүе дә уңай күренеш. Шифаханәләрдә эшләүче табибларның күпчелеге бүген сертификатларга һәм категорияләргә ия. Аларны әзерләгәндә шифаханә-курорт учреждениеләренең клиник базаларыннан файдалану бу мәсьәләдә нык булышлык итә.

Бездә курортология буенча фәнни кадрлар әзерләүгә дә игътибар зур. Нәтиҗәдә, шифаханә табибларын да исәпкә алып, соңгы ун елда 50дән артык кандидатлык һәм докторлык диссертациясе якланды. Фәнни ачышлар турында Бөтенрусия һәм халыкара дәрәҗәсендә үткән олы форумнарда чыгышлар ясалды, 1000нән артык монография дөнья күрде. Боларның барысы да Башкортстан шифаханәләренең абруен күтәрүгә булышлык итте.

Илдә барган реформаларның кире тәэсире шифаханәләрнең эшчәнлегенә дә кагылды. Элек шифаханәләргә юлламалар алу предприятиеләр һәм профсоюз оешмалары аша көйләнсә, бүген халыкның бер өлеше генә мондый мөмкинлектән файдалана ала. Бу хакта нәрсә әйтә аласыз?

— Санатор дәвалауга мохтаҗлыгы булган һәркем алдында ишекләрне киң итеп ачу шифаханәләр алдында торган төп бурычларның берсе санала. Бүгенгәчә, үсешкән санатор челтәренә ия булып та, республика халкының шактый өлеше санатор ярдәмгә һәм медицина реабилитациясенә булган ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерә алмавы, әлбәттә, кызганыч. Әмма хәзер предприятиеләр һәм хуҗалыклар аякка баса башлады. Алар үзләренең хезмәткәрләре, аларның сәламәтлеге турында кайгыртучанлык күрсәтергә бурычлы. Бүген аларның социаль җаваплылыгын арттыру өстендә эшләргә кирәк, реформалар барышында халыкның сәламәтлегенә китерелгән зыянны капларга вакыт.

Шифаханәләрдән һәркем файдалана алсын өчен яшьләр, студентлар, аз керемлеләр, пенсионерлар, инвалидлар өчен, дәвалау системасына зыян китермичә генә, социаль тәгаенләнгән ярдәм һәм программалар эшләргә кирәк. Нәтиҗә көттермәячәк, боларның барысы да халыкның сәламәтлегендә һәм демографик хәлнең торышында чагылыш табачак.

Бүген сәламәт, эш көчендә булган кешеләрнең сәламәтлеге турында да кайгыртучанлык күрсәтергә кирәк. Шифаханәләр бу җәһәттән зур әһәмияткә ия. Алар базасында сәламәтләндерү һәм сәламәт яшәү рәвешен һәм мәдәниятен формалаштыру буенча ял итүчеләр өчен генә түгел, урындагы һәм күрше районнарда яшәүчеләр өчен дә үзәкләр һәм сәламәтлек мәктәпләре оештырырга мөмкин булыр иде.

Халыкны шифаханәләрнең статусын үзгәртү, аларны кунак йортларына әйләндерү мәсьәләсе бик нык борчый.

— Башкортстан Хөкүмәте безнең матди-техник базалары көчле һәм нәтиҗәле эшләүче санатор-курорт системасын таркатуга юл куймас дип уйлыйм. Күптән түгел медицина хезмәткәрләренең Бөтенрусия җәмәгать форумы үтте. Анда да бу мәсьәлә күтәрелде. Чыгышларда шәхси милеккә күчкән шифаханәләрнең ачы язмышы турында бәян ителде. Моны бөтен илгә билгеле “Белокуриха” шифаханәсе мисалында күрсәтергә мөмкин. Андагы “үзгәртеп кору”лардан соң путевкалар хакы арткан, ә хезмәткәрләрнең эш хакы кимегән. Төбәкнең данын тараткан родонлы су чишмәсе дә хәтта корый башлаган. Мондый “тәҗрибә” безгә кирәкме? Ә бит кайчандыр сатылган Кавказ минераль сулары да бердәм дәүләт идарә итү системасына кире кайтарыла башлаган.

Бу катлаулы мәсьәләне инвестиция кертү юлы белән чишеп булмасмы?

— Тармакка инвестиция җәлеп итү шәхси милектәге шифаханәләр төзүгә, шушы рәвешле көндәшлеккә сәләтле мохит тудыруга, дәүләт һәм шәхси милектәге партнерлык мөнәсәбәтләре шартларында шифаханәләрнең матди-техник базасын ныгытуга китерәчәк.

Шифаханә-курорт дәвалавының һәм медицина реабилитацияләүнең халыкны сәламәтләндерүдә тоткан урынын исәпкә алып, бу юнәлешне үстерү мәсьәләсенең актуальлеге көннән-көн арта. Бу җәһәттән бүген “2012-2022 елларга кадәр Башкортстан Республикасы санатор-курорт системасын үстерү программасы”н эшләп, аны тормышка ашыру буенча кичектергесез чаралар күрү, тармакка республика һәм муниципаль дәрәҗәдә дәүләт көйләвен һәм координацияләү системасын үстерү хәстәрлеген күрү таләп ителә. Боларга өстәп сәламәтлек саклау системасында координация функцияләре һәрвакыттагыча дәүләт карамагында булырга тиешлеген искәртеп үтәсе килә.

Рәзилә Низамова әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»