Сәламәтлек

Күз — дәрья икән

13 августа

Уфа шәһәре 10нчы клиник дәваханәсенең офтальмология бүлегендә ел саен өч меңгә якын кешегә медицина ярдәме күрсәтелә

Кардиологияме, косметологияме?

31 июля

Ике ел эчендә “Зеленая роща” шифаханәсе кадрларын гына түгел, билгеләнешен дә тулысынча үзгәрткән

Аның елмаюы да дәвалый

30 июля

Чит илдән килеп, биредә халыкны савыктыручы хирург турында шулай диләр.

Прививка - йогышлы авыруга киртә!

26 июня

Башкортстанда гомум прививкалар календаре киңәйтеләчәк. Элек 12 төр йогышлы авыруга каршы прививка ясалса, хәзер аларның 15-16 төренә киртә куелачак. Бу хакта Федерация Советының Социаль сәясәт буенча комитеты каршындагы сәламәтлек саклау эксперт Советының Уфада үткән күчмә утырышында әйтелде.

Алда булса зур теләк, эштән дәрт таба йөрәк

14 июня

Яраткан эшеңне олы теләк белән ихлас күңелдән башкару — уңышның нигезе, дигән фикердә Бүздәк районының Күзәй авылы фельдшер-лаборанты Рузилә Исхакова.

Ирешелгәннәр олы эшнең башы гына

11 июня

Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан Башкортстан дәүләт филармониясендә тантаналы җыелыш үтте

Җәйнең җылы кояш нурларына күмелгән беренче аенда медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгели. Кичә филармониянең Зур залы чәчәкләргә күмелде.

Шәфкать туташы шундый булырга тиеш

10 июня

“Шәфкать туташы”. Бу сүзләргә күпме наз, мәрхәмәтлелек салынган. Табибка күренергә барабызмы, анализлар тапшырыргамы – кайда да безне шәфкать туташларының ягымлы елмаюы каршылый.

Изгелек өләшүче алиһәдәй

10 июня

Яр буендагы сукмактан салмак кына атлап, Зинфира Шәех кызы эшкә килә. Дамбаның уртасына кадәр күтәрелгән Караидел елгасы агуын күзәтеп барып, 5нче балалар поликлиникасына килеп җитүен сизми дә кала ул. Ишекне ачып керүгә дәваланырга дип килгән балалар Зинфира апаларын йөгереп барып каршылый. Һәрберсенең сәламен алып, ул эш кабинетына үтә, аппаратларны кабыза. Балаларга махсус киемнәр кидереп, кайсысын — тоз шахтасына, кайсысын һава-үлән терапиясе бүлмәсенә кертеп утырта. Моңлы итеп урман кошлары, сандугач сайраган тавыш ишетелә, төрле үләннәр бу кабинетларда хуш ис бөрки. Менә кайда тынычлану, җаның-тәнең белән рәхәтләнеп утырыр урын. Бала күңелен алдый алмассың! Җитмәсә, назлы караш белән багып, ак халатлы апа йомшак куллары белән чәчеңнән сыйпап та торса...

Шәвәлиевлар династиясе

10 июня

Бу гаилә әгъзаларының сәламәтлек саклау өлкәсендәге хезмәт стажы 100 елдан артып китә

Бүздәк төбәге республикага бик күп күренекле табиблар биргән. Бу җәһәттән танылган хирург Әхмәт Кадыйров, табибә, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Римма Үтә­шева исемнәрен атап үтү дә җитә. Фидакарь хезмәте өчен алар сафына Башкортстанның атказанган табибы Равил Шәвәлиевны да куярга мөмкин.

Ике шатлык бергә килде

29 мая

Илеш районында соңгы өч елда биш фельдшер-акушерлык пункты сафка кертелде

Язгы матур көннәрнең берсендә Илеш районында ике зур һәм шатлыклы вакыйга булды: Иске Күктау һәм Аккүз авылларында яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды. Тантанада район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Сәламәтлек саклау министрлыгы, төзүчеләр оешмасы вәкилләре, авыл халкы, ветераннар, мәктәп укучылары катнашты. Медицина учреж­дение­ләренең икесе дә, “Авылны социаль үстерү” федераль максатлы программасына кереп, республика ярдәмендә, район җитәкчелеге һәм халык тырышлыгы белән төзелгән. Тантанада Илдар Иршат улы әйтүенчә, соңгы өч елда биш фельдшер-акушерлык пункты сафка кертелгән. Ике авылда да яңа биналарда, авыл Советы идарәсе дә урнашачак. Бик озак еллар яраклаштырылган төрле биналарда эшләгән ФАПка йөргән Иске Күктау халкының ихлас шатлыгын һәм рәхмәтен хезмәт ветераны Рәүфәт Газизов җиткерде. Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Ризида Бәдертдинова белән шәфкать туташы Гөлназ Әшәрәпова да чиксез шатлыклары белән бүлеште. Алар әйтүенчә, яңа бинада эш өчен уңайлы шартлар тудырылган. Биредә 634 кешегә медицина хезмәте күрсәтелә, шуларның 154е — балалар.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»