Тормыш

Булдыклы җитәкче, үрнәкле гаилә башлыгы

28 января

Ат елы башланды. Билгеле булуынча, ат — кешенең иң якын, тугры дусларының берсе. Атлар җилдәй җитез булырга да, төпкә җигелеп тартырга да өйрәнгән, алар ярты юлда туктап кала торганнардан түгел. Бүгенге язмам шушы сыйфатларга ия булган, Ат елында туган кеше турында. “Кызыл таң”ның якын дусы, даими укучысы, Югары Тәтешледә яшәүче Дамир Әхмәтов 1954 елның 28 гыйнварында Иске Күрдем авылында якты дөньяга килгән. Әтисе Хуҗи ага Бөек Ватан сугышында илебез бәйсезлеген яклаган, тыныч тормышта бар булмышын балалар тәрбияләүгә багышлаган. Аңа сугыштан соңгы авыр елларда укытучы, завуч, мәктәп директоры, парторг вазыйфаларын башкарырга туры килгән. Кызганычка каршы, утны-суны кичкән, гаделлекне алга куеп яшәгән ветеран арабызда юк инде. Әнисе Динә апа да вакыт белән исәпләшмичә эшләп, хаклы ялга чыккан. Ул да быел олы юбилеен каршылая­чак, Ходай насыйп итсә, августта югары дәүләт бүләкләренә лаек булган хезмәт ветеранына 90 яшь тула.

“Кызыл таң”га тугры пар

23 января

Безнең авылда зур хезмәт юлы үткән, абруйлы, мактауга лаек кешеләр байтак. Гыйнвар аенда 80 яшен билгеләгән Рифкать абый Абдуллин да нәкъ шундыйлардан. Ул озак еллар “Кызыл таң” гәзитеннән аерылмый, атнасына биш тапкыр килә торганын алдырып укый. Моннан берничә ел элек “Кызыл таң”чылар авылга концерт белән килгәч тә, актив абунәче буларак, Рифкать абыйны бүләкләп киткәннәр иде. Яраткан гәзите аша аның үзе һәм күркәм гаиләсе белән якыннан таныштырмакчыбыз.

Яман шешне җиңгән Аксакал

23 января

Мөхәммәтсафый Шакирҗанов авыруга дәваны табигатьтә тапкан

Яңа Кабан авылында яшәүче хезмәт ветераны, заманында җаваплы вазыйфалар башкарган Мөхәммәтсафый Шакирҗанов белән очрашып сөйләшкән саен аның изге күңеллелегенә, инсафлылыгына, фикер тирәнлегенә, туган илне, туган якны яратуына, аның тарихын тирәнтен белүенә, милләтпәрвәр кеше булуына сокланам. Өлкән яшьтә булганы өчен генә түгел, нәкъ менә югарыда телгә алынган матур сыйфатлары өчен Аксакал дип атыйсым килә аны. Мөхәммәтсафый ага фәнни эзләнүләр нигезендә туган як тарихы буенча төпле язмалар әзерләп, дәрәҗәле гәзит һәм журнал битләрендә чыгыш ясаган кеше буларак та киң билгеле.

Агач өйдә яшәүгә ни җитә!

22 января

Галиевлар күтәргән йортлар күрше төбәкләрне дә ямьли

Стәрлебаш районында яшәүче билгеле эшкуар Филүс Галиев — күпләргә үрнәк булырлык тәвәккәл һәм тырыш замандашыбыз. Нинди генә эшкә тотынса да, кулында ут уйната, диләр андый асыл ир-атлар турында. Максатка ирешер өчен һөнәр алыштырудан, җайга салынган тормышын кискен үзгәртүдән дә курыкмый торган кыю кеше ул.

Капка төбендә... бәйрәм шәһәрчеге!

22 января

Балачакта Яңа елны көтү мизгелләре шулкадәр татлы, могҗизага шулкадәр ышанып яшисең, ә бәйрәм көннәре күз ачып йомганчы үтә дә китә. Аннары киләсе Яңа елны көтә башлыйсың... Ә менә Туймазы районы Түбән Сәрдек авылының бер урамында бәйрәм рухы кар эреп беткәнче сакланачак. Анда Лилия Нәбиуллина үзләренең йорт турына көнчыгыш календаре буенча 12 җәнлек һәм Кыш бабай белән Карсылу сыннарын ясап куйган. Ел хуҗасы Атка аерым урын бирелгән, әлбәттә.

Сезнең белән горурланабыз, Зөһрә апа!

21 января

Абруйлы укытучының 85 яше бөтен авыл халкы өчен зур тантана

Сабай авылының Бакча урамындагы җыйнаклыгы һәм матурлыгы белән үзенә тартып торучы бу йорттан язлы-көзле кеше өзелми. Биредә авылдагы берничә буын вәкилләренең яраткан укытучысы Зөһрә Хәсән кызы Әмирова яши. Күпләр аны Шәрипова буларак белә, ә Әмирова — яшь чагындагы фамилиясе.

Даниярның даны еракларга таралган

21 января

Киләчәктә исә ул хәрби офицер булырга хыяллана

Кыргыз-Миякәнең Советлар Союзы Герое Мансур Абдуллин исемендәге 1нче санлы мәктәбен быел тәмам­лаячак Данияр Хәбиров чын-чыннан “авылда беренче егет”. Менә аңа сыйныф җитәкчесе биргән бәһа: — Данияр бик тыйнак егет. Укуда ул уртача уңышларга ирешә, әмма математика һәм физиканы бик тырышып өйрәнә. Безнең Даниярыбыз сыйныфның һәм мәктәпнең генә түгел, районыбыз горурлыгы. Спортта да, үзешчән сәнгатьтә дә беренче сафта. Милли көрәш буенча үз авырлыгында берничә тапкыр район чемпионы, районара һәм республика турнирлары җиңүчесе булды. Данияр — “Гөлдәр” халык биюләре ансамбле солисты. Берничә тапкыр республика фестиваль­ләрендә җиңде. Данияр, шулай ук, хәрби әзерлек буенча да үрнәк күрсәтә — сафта йөрү буенча аның отряды мәктәптә гел беренче урында. Аның активлыгы, 2013 ел азагында сыйныфны КВН уенында беренче урынга чыгарды, — диде ул.

Балаларым - байлыгым

18 января

Борай районының Иске Тазлар авылында яшәүче Нәҗибә апа Хәмәдиева унбер балага гомер биреп, ятим калган уникенчесен дә үз куенына сыендырган

Илебез өчен хәлиткеч булган елларның барлык авырлыкларын үз иңнәрендә үткәргән кеше ул. Нәҗибә апа 1923 елның 23 ноябрендә гади колхозчылар гаиләсендә якты дөньяга аваз салган. Әтисе Фәтхелбаян ага 1901 елгы булган. Унҗиде яше тулыр-тулмас ук яшь егетне аклар Гражданнар сугышына мобилизацияләгән. Әмма шул вакытта ук аның дөньяга үз карашы булган, беренче уңайлы мәлдә үк кызыллар ягына күчкән һәм, җиңү яулап, туган авылына кайткан. Сөеклесе Фатыйма белән матур итеп дөнья корганнар, биш балага гомер биргәннәр. Әмма бәхетле гаилә тормышы озакка бармаган, Бөек Ватан сугышы башланган. Кызыл солдатны тагын илен якларга чакырганнар һәм аңа башкача кадерлеләрен күрү насыйп булмаган, 1942 елда Горький шәһәрендә госпитальдә вафат булды, дигән хәбәре килгән.

Яхшылыкка һәрчак урын бар

18 января

Кешелек кая бара? Ни өчен арабызда авыр минутта кул сузарга әзерләр азайганнан-азая? Мондый сораулар мине генә түгел, күпләрне борчыйдыр. Ә инде кеше кайгысын үзенеке кебек кабул итә алганнарны күрсәк, хәтта аптырап калабыз, ышанмыйчарак, шикләнеп карап куябыз. Ә бит, уйлап карасак, кешеләр бер-берсенә ярдәмләшеп, тату яшәргә тиеш! Соңгы вакыйга мине, кулга каләм алып, күңел түреннән ташып чыккан рәхмәт сүзләрен язарга, гәзит укучыларда алдагы көнгә ышаныч булсын өчен, арабызда мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләр барлыгы турында сөйләргә этәрде.

Сынауларны җиңәр көч бар!

16 января

Шамил Халитовтагы рух ныклыгы, күркәм кешелек сыйфатлары күпләр өчен үрнәк булырлык

Язмыш кешеләрне төрлечә сыный. Адәм балалары бу сынауларны төрлечә үтә, берәүләре, авырлыкларны күтәрә алмыйча, бөгелә, сына, икенчеләре аны хәмер белән “юа”, шул рәвешле упкынга тәгәри. Шундый көчле рухлы кешеләр дә була: алар нинди генә авыр хәлгә тарымасын, нинди генә кайгылар кичермәсен, дөрес юлдан тайпылмый, максаттан чигенми, алга атлый.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»