Тормыш

Питтсбург урамнарында тальян моңы яңгырый

22 февраля

Америкада татарларны бердәм, тату булган өчен хөрмәт итәләр

Бер гәзиттә яраткан җырчыбыз Салават Фәтхетдинов белән интервью басылган иде. Журналистның: “Популяр булуыгызның сәбәбен нидә күрәсез?” — дигән сорауга җырчы: “Мин кая гына барсам да тулы зал тамашачы җыя алам, чөнки татарлар төрле өлкәләрдә, илләрдә яши”, — дип җавап биргән иде. Чыннан да, сибелеп яшәүче татар халкы гасырлар дәвамында һәркайда үз телен, гореф-гадәтләрен саклап килә. Шунысы куанычлы, чит илдә яшәүче яшьләр милләтнең асылын саклауга, аны үз балаларына җиткерүгә аеруча зур көч сала. Америкада татарлар ничек яши? Икътисади, сәяси яктан тотрыклы, үсешкән бу илдә милләтне саклап калу мөмкинме? Якташыбыз Илмир Әхмәтҗанов белән әңгәмәдә сүз шул хакта.

Батырлыкны оныклар онытмый!

22 февраля

Туймазы районында укучылар һәм студентлар арасында туган якны өйрәнү һәм эзләнү эшчәнлеген оештыру буенча “Буыннар хәтере” дигән конкурс узды.

Кеше китә - җыры кала

20 февраля

Күренекле шагыйрь, журналист, Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, җәмәгать эшлеклесе, каләмдәшебез Марис Нәзировны каты авыру 2013 елның 1 февралендә 64нче яшендә арабыздан алып китте. Республиканың татар әдәбияты талантлы язучыны, милли әдәби процессны актив оештыручыны, көнүзәк мәсьәләләргә багышланган очерк һәм публицистик мәкаләләр белән даими чыгыш ясаучы каләм остасын югалтты. Күптән түгел Башкортстан Язучылар берлегендә Марис Нәзировны искә алу кичәсе үтте. Чараны оештыручы Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары, татар секциясе җитәкчесе Фәния Габидуллина катнашучыларны сәламләгәннән соң, бер минут тын калып, мәрхүмне искә алдык.

Балаларым – горурлыгым!

20 февраля

Байгилде авылы лицеенда җыештыручы булып эшләүче Резида Фәйзуллина белән укытучы Гөлназ Хәертдинова таныштырды. “Резида апа – биш бала анасы, алар – авылда үрнәкле гаилә, төпчек кызлары Миләүшә үткән ел лицейны алтын медальгә тәмамлады”, – диде ул.

Хезмәтенә карап даны үсәр

19 февраля

Ямьле Сөн буйларын төяк иткән бәрәкәтле туфраклы Шаран җирендә туган ягының данын тырыш һәм намуслы хезмәте белән күтәргән күп кенә талантлы шәхесләр үсеп чыккан. Барлык гомерен авыл хуҗалыгын үсте­рү­гә багышлаган, көч-куәтен туган төбәген матурлауга салган Рафаэль Мусин — шундый абруйлы шәхесләрнең берсе. Ул районның Дүрмән авылында күп балалы гаиләдә туып-үскән. Бәлә­кәйдән үк әти-әнисе үрнә­гендә авыл кешесенең тормыш хәле җирнең уңдырыш­лылыгына бәй­ле булуын, гади игенченең үз хезмәте белән илгә муллык китерүен яхшы тоя.

“Өемә керүче һәр кешене улым кайту сөенчесен ала икән дип каршыладым”

15 февраля

Улының батырлыгы турында 20 елдан соң хәбәрдар булган Наилә апа шулай ди

Чирек гасырга якын матбугатта эшләү дәверендә Әфганстанда хәрби бурыч үтәүдә катнашканнар турында мәкалә язарга яисә тәрҗемә эше башкарырга бер генә тапкыр да алынмавым теләк булмаганнан түгел. Ике ел дәвамында туры мәгънәсендә ут эчендә йөргән яшьтәш­ләремнең күңелендәге һичкайчан уңалмас яраларны, улларын югалткан ата-ананың җан әрнешен кузгатырга үземдә көч тапмадым. Унынчыда чакта сыйныфыбыз белән мин укыган мәктәпне тәмамлаган, Әфган­станнан табут белән кайтарылган офицер Марат Мәҗитовны җирләргә баргач алган тетрәнү тәэсире бөтен гомеремә диярлек җиткәндер. Автоматтан чын хәрби заряд белән залп бирүне дә беренче тапкыр шунда күрдем, ишеттем, аның тавышы колагымда бүген дә чыңлап тора, җанымны сискәндерә. Чит җирдә барган алышларда берьюлы берничә кеше гомеренә җитәрлек тәҗрибә алган кичәге сыйныфташларымның, чордашларымның күз­ләренә туры карап нәрсә әйтә, коточкыч фаҗига кичергән ата-анага нинди юату сүзләре таба алам соң?

Артык җан миңа син, балам!

13 февраля

Статистика мәгълүматларына ярашлы, былтыр Русиядә 6230 хатын нарасыен бала тудыру йортында калдырып чыккан

Шундый хатыннарның берсе — танышларыбызның кызы. Тигез, хәлле гаиләдә үскән акылы камил, зиһене төгәл бала. Мәктәп тәмамлагач, шәһәрдә курсларда укып чыкты да авылга әти-әнисе янына кайтты. Кычкырып торган чибәр булмаса да, бик чая, үткер. Уңганлыгы да бар. Бер түгел, биш баланы ирсез үстерерлек егәрлеге дә бар. Авырга узганын белә идек. Бүгенге заманда мондый хәлгә хәтта авыл да күнекте. Исән-сау тапсын да үстерсен генә, яши-яши насыйп яры да табылыр, дип фикер йөртәләр. Вакыты җиткәч, Лилиябез кыз бала тудырды, ләкин бөтен авыл халкын шаккатырып, аны бала тудыру йортында калдырып кайтты. Әти-әнисе дә шулай теләгән шикелле...

Бөтен хикмәт - эшләпәдә!..

12 февраля

Уфа районы Шамонино мәктәбенең КВН командасы тәүге адымнарын уңышлы ясый

Уфа районының Михайловка авылы мәдәният йортында “Уфимка” КВН лигасы фестивале оештырылды. Чарада алты команда катнашты. Шаян яшьләр “Сәламләү”, ”Разминка” конкурсларында сәләтен күрсәтте. Шамонино мәктә-бенең “Дело в шляпе” командасы да сынатмады. Алар лаеклы чыгыш ясап, тамашачылар сөюен яулады.

Күңелләрдә яши сагышлы моң булып

01 февраля

Марис Нәзировның арабыздан китүенә бер ел тулды. “Үлүенә” дип әйтергә тел бармый. Булдыклы журналист, талантлы шагыйрь, кешелекле һәм кечелекле шәхес иде ул һәм шундый булып күңелләребездә яшәвен дәвам итә. Без аның белән 1980 елның җәен­дә таныштык. Мин ул чакта Күмер­тауда РОНО мөдире идем. Уфада министрлыкта киңәшмәдә булып, кайтырга чыктым. Бөтен теләгем — автобуста урын алу да татлы йокыга талу иде. Урыным минем яшьләрдәге бер чибәр ир янына туры килде. Көньякта үскән урыс кешесеме, Кавказ чыгышлымы, молдованнар затыннанмы, тик мин аңа нишләптер татарча дәштем: “Закир атлы дәдәң булам”. “Кем дәдәйдер, кем малайдыр, ә мин — Марис Нәзиров”, — диде күршем, ягымлы елмаеп, шаяртыбрак дәшкәнемне шаяртыбрак кабул итеп. “Кызыл таң”да еш чыгып торган мәкаләләре аша исеме таныш иде, шуңа да журналистның үзе белән танышуыма ихлас шатландым. Йокы кайгысы качты, ул чакта яшәгән Мәләвезендә төшеп калганга кадәр Марис белән сөйләшеп кайттык. Нәрсәләр турында. Утызны яңарак тутырган ике яшь ир, филологик белемле ике татар нәрсә турында гәпләшсен инде. Дөнья, сәясәт, милләт язмышы, мәгариф, әдәбият, мәдәният турында, билгеле…

Парлы гомер – нурлы гомер

28 января

Районыбызда кулга-кул тотынышып, тормыш авырлыкларын бергәләп җиңеп, пар күгәрчендәй гөрләшеп яшәүче гаиләләр шактый. Әйткәндәй, матур итеп дөнья көткән, балаларына яхшы тәрбия биреп, картайган көннәрендә дә бер-берсенә таяныч, рухи терәк булып яшәүчеләр күңелдә һәр­вакыт соклану хисе уята. Илеш районының Сеңрән авылында яшәүче Вәсилә белән Гыйльмегаян Мөхәммәтҗановлар 64 ел иңгә-иң терәшеп, бәхетле гомер кичерә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»