Тормыш

Агу сатучыга – 20 ел җәза!

18 ноября

Шушы көннәрдә республика нарко-полицейскийлары наркотиклар сату белән шөгыльләнгән ике эре төркемне кулга алды

Уфада үткәрелгән махсус операция барышында 19 кеше тотылган. Алар наркотикларны яшерен урыннар аша саткан. Тентүләр барышында 526 грамм героин, алтмыштан артык кесә телефоны, 100 мең сумнан артык акча һәм башкалар кулга төшерелгән. Ике фатир “диспетчер” ролен үтәгән, наркотик кулланучылар шунда шалтыратып, дозага заказ биргән. Шушыннан ук курьерларга нинди районга күпме героин китерү турында күрсәтмә бирелгән. Соңгылары аларны махсус яшерен урыннарда калдырып, диспетчерларга кайдалыгын хәбәр иткән. Шулай ук әлеге фатирларда интернет аша тиешле банк исәбенә акча керүен күзәткән һәм сатып алучыларга яшерен урыннарның адресын әйткән кешеләр утырган. Төркем әгъзалары берсе дә беркайда да эшләмәгән.

Аракы — акылның дошманы

18 ноября

Мәҗлесләрдә, бәйрәм табыннарында бер-берсен кыстый-кыстый эчерүче кешеләр бар. Нигә кыстарга? Һәркемнең үз нормасы буладыр. Һәркем үзенең сәламәтлеген кайгыртырга тиеш. Организмны агулап, хәмер эчеп утырганчы, кымыз, я булмаса чәй генә эчсәгез, күпкә файдалы булыр иде.

Эчкечелектән дәва (Булган хәл)

18 ноября

Безнең урам аша Сәйфулла абзый эштән “салып” кайтырга ярата иде. Аның шулай коймалар саный-саный кайтуына инде бөтен урам күнеккән. Бервакыт ул эчүеннән шып туктады. Халык аптырады. Тегеләй дә, болай да юрап карадылар. Ләкин чын дөресен беркем дә белә алмады. Үзеннән сорасалар, мыек астыннан мут кына елмаеп куйды. Хатыны кулын гына селтәде. Бу сер егерме ел узгач чишелде. Ир-атлар капка төбендәге бүрәнәгә тезелешеп утырган, хатын-кызлар эскәмиядә ләчтит сата. Бу юлы бөтен нәрсә белән кызыксынучан Шәвәли: — Карале, Сәйфулла абзый, олыгаясың, серне үзең белән алып китәсең бит. Синең тәҗрибә белән күпме яшьләр шул каһәр суккан “яшел елан”нан котылыр иде... Сәйфулла абзый бераз уйланып утырды да сөйләп китте.

“Баламны терелтегез генә!”

18 ноября

Наркоманнарны яратмыйбыз. Телевизордан күрсәтсеннәрме, үзебез урамда очратыйкмы, җирәнгеч караш ташлап кына узабыз. Бу дөньяның ачысын-төчесен күргән өлкәнрәкләр аларны “атып үтерергә” киңәш итә. Рәхәтлеккә чыдый алмыйлар, янәсе. Ләкин кемнең кулы күтәрелсен, энәгә үзебезнең балалар утыра бит. Дәваханәләргә көчләп салыргамы? Анда да наркотик табу проблема түгел. Төрмәләргә бернинди киртәсез үтеп керүче агу дәваханә чикләрен генә җиңел үтә. “Тернәкләндерү үзәкләрен күбрәк ачарга кирәк, наркоманнар бөтенләй дә өметсез түгел”. — Бу сүзләр бер фәнни конференциягә Мәскәүдән килгән, анда шундый үзәк ачкан бер җитәкче авызыннан яңгыраган иде. Республикада “наркоман” диагнозлы 5548 авыру исәптә тора, 3032 кеше наркотик кулланучы статусына ия. Теркәлмәгәннәренең саны юк, ә тернәкләндерү үзәкләре нибары унау һәм шуларның берсе генә дәүләтнеке. Ике-өче түләүсез хезмәт күрсәтә. Түләүлеләрендә дәвалануның бер ае 40-60 мең сумга баса, ул берничә ай дәвам итәргә мөмкин. Баласын дәваларга салу өчен банктан кредит алучылар да, фатирын сатучылар да бар — бу чиреннән котылсын гына! Ата-ана шушы максатта үзен корбан итәргә дә риза.

Үгисетелгән Акман

13 ноября

Шәһәрдә туып, гомер буе шәһәр кешесе булсам да, Күгәрчен районына һәр килүемдә аерым бер дулкынлану кичерәм, чөнки балачакта һәр елның җәй айларын биек таулар уратып алган, 20-30 гына йортлы Нарбут авылында нәнәйләрдә үткәрә идем. Әле һаман күз алдымда: авыл яныннан гына агып ятучы Агыйдел суы шулкадәр чиста һәм тонык иде ки, тирәндә йөзеп йөрүче балыклар да, төптә ятучы көмеш яисә бакыр акчалар да аермачык күренеп тора иде. Нәнәйнең сөйләве буенча, аның әнисе Шәмсикамәрнең әтисе Акман исемле булган. Бу исем һичкайчан башымнан чыкмады һәм төрле чыганаклардан Акман авылына бәйле мәгълүматлар җыя башладым. Үзем өчен күп кенә яңалыклар да ачтым. Күгәрчен районында татарлар яшәгән өч авыл бар: Увары, Акман һәм тоташ районга исем биргән Күгәрчен. Акманга 1870 елда Казан губернасы татарлары нигез салган. Гадәттә, татарлар килеп төпләнү белән беренче чиратта мәчет һәм мәдрәсә төзегән, балаларны гыйлемгә өйрәткәннәр. Шәмсикамәр әбием дә укырга-язарга оста булган, Коръәнне, Кол Гали иҗатын, “Таһир белән Зөһрә”не, “Йосыф белән Зөләйха”ны яхшы белгән. Оныклары аның җырлавын да үтенгән. Борынгы заманда бит шигырьләрне көйләп укыганнар, шунлыктан шагыйрьләрне “җырчылар” дип йөрткәннәр, алар бер үк вакытта ниндидер уен коралында да көйләгән. Шәмсикамәр әбием дә татар кураенда уйнаган. Алар гаиләдә алты кыз һәм Габдрәшит исемле энеләре булган. Шунысы кызыклы: аларның әти-әниләре Хөббетдин белән Әфтаб кызларын кияүгә татар авылларына биргәннәр (гәрчә алар Акманнан ерак булсалар да). Берсе — Уварыга, икенчесе Ырынбурның Саракташына киткән. Өченче кыз Шәмсикамәр Килтәй авылына (хәзер картада ул юк) килен булып төшкән. Аның ире Гафиятулла белемле, эшчән һәм, өстәвенә, чиктән тыш көчле булган. Бәхәсләшеп, Агыйдел буйлап йөзүче баржа якорен күтәргән, дип тә сөйлиләр.

Сагындыра авыл ипекәе

28 октября

Аллаһка шөкер, еш кына зарланырга яратсак та, мул тормышта яшибез: ни теләсәк, шуны ашыйбыз, шуны киябез; кайчак, булганның кадерен белмичә, ак әбиләр әйтмешли, туеп сикерәбез. Бәләбәйнең кайсы гына азык-төлек кибетенә кермә, кайсы гына базарына барма — икмәк киштәләре сыгылып тора. Шигем юк, бездә генә түгел, республикабызның теләсә кайсы кала-саласында шулай инде ул. Искә алганыгыз бармы, менә шул икмәк рәтләре — базарда иң күңеллесе, иң матуры, иң хуш ислесе. Икмәкнең ниндиләре генә юк монда: ап-агы, сорысы, карасы; түгәрәге, озынча түгәрәге, шакмаклысы; калачы, булкаларының төрлеләреннән төрлесе; бодай, арыш оныннан пешерелгәннәре, йөземлесе, мәклесе... Кайсын күпме телисең — сайлап ал. Әнә алар, җанашларым, рәт-рәт булып киштәләрдә тезелеп киткәннәр дә, илаһи матурлык, тырыш хезмәт, муллык чагылышы булып, әйтеп бетергесез канәгатьлек, рәхәтлек биреп, җанны иркәлиләр, хуш исләре белән борынны кытыклыйлар. Һич рәнҗетүем дә, үпкәләтүем дә түгел, тик шулай да шушы кабарып пешкән көяз кала икмәкләрен күздән кичереп йөргәндә, табынга кискәндә еш кына балачак ипие — әнкәемнең мичтә пешергән авыл ипекәе искә төшә, аның бернинди хуш ис белән дә бутап булмый торган татлы-ләззәтле исе борынга килеп бәрелгәндәй була.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»