Тормыш

Без - авыру, бездә - спорт чире!

11 марта

Собханкул гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары өчен сәламәтлек беренче урында

Бөек Сократ: “Сәламәт булу әле бөтен нәрсә дә бар дигәнне аңлатмый, лә­кин сәламәтлек булмаса, бер нәрсәнең дә кирәге юк”, дигән. Туймазы рай­онының Собханкул авы­­лы гомуми белем бирү мәк­әбе акыл иясенең шу­шы сүз­ләрен девиз итеп алган да, 2002 елдан алып “Белем бирү аша сәламәт­ләндерү” программасы буенча эшли башлаган. Икенче төрле әйткәндә, бу мәк­тәптә балаларның сәла­мәт­леге — беренче урында.

Рухи тормышның иң матур чәчәге

11 марта

21 февраль, белүебезчә, Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелде. Бу уңайдан шәһәр, район мәктәпләрендә телгә багышланган чаралар игътибар үзәгендә булды.

Кешелеккә яшәү көче биргән иптәш тә ул, дус та, пар да ул

06 марта

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Уфаның “Родина” кинотеатрында тантаналы җыелыш үтте. Анда республиканың төрле районнарыннан күпбалалы аналар, хезмәт юлында аеруча зур уңышларга ирешүче гүзәл затлар, галимәләр, күренекле сәнгать әһелләре җыелган иде.

Догалы йорт – дагалы йорт

06 марта

Мөселманлык, иманлылык, әлбәттә, дини йолаларны җиренә җиткереп башкаруга, намаз укуга, һич югында мәчеткә җомга намазына баруга, мохтаҗларны хәер биреп куандыруга гына кайтып калмый. Иманлылык мөселманмын дигән бәндәнең һәр сулышында чагылырга тиеш. Беренче нәүбәттә — аның тормыш-көнкүрешендә, кешеләр белән мөгамәләсендә. Йортындагы эшен ташлап, көне-төне намазлык өстендә утырган, килешле сакал-мыегын үстергән һәм шул ук вакытта урамда гайбәт саткан, кеше тикшергән Аллаһ бәндәсен иманлы дип булмый бит инде. Кызганычка каршы, арабызда андыйлар да бар. Шөкер, мондый бәндәләр динебезнең йөзен билгеләми. Мөселманлылыкның киемдә түгел — күңелдә булуын кешеләр бик яхшы чамалый. Күңелендә иман яшәгән бәндә беркайчан да явызлык кылмый, түбән тәгәрәми, тормышта юкка чыкмый. Борынгылар юкка гына “Йортка дога керсә, дага да керер” димәгән. Ә дагалы — димәк, атлы йорт крестьян тормышында һәрвакыт иминлек, муллык билгесе булган.

Чәчәк гомере - бер мизгел

06 марта

“Кызыл таң” гәзите редакциясендә Венера Нәбиева китабының исем туе үтте

“Кызыл таң” гәзитенең ветераны, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, талантлы журналист Венера Нәбиеваның “Чәчәк гомере бер мизгел” (“Лепестки сакуры”) дип аталган китабы ансыз бер ел үткәннән соң дөнья күрде. редакциядә үткән, өлкән хезмәттәшебезне искә алу кичәсенә әверелгән китап туе Венера Рөстәмхан кызының җәмәгате Марат Фәйруша улы, якын туганы, журналист Лиана Цыганова (Риянова), гәзитнең ветераннары һәм редакция хезмәткәрләрен берчә күңелле, берчә моңсу чарага җыйды.

Сыерлары потлап сөт бирә

05 марта

“Идел” агрофирмасының Зур Теңкәш сөтчелек фермасы алдынгылар рәтендә

Зур Теңкәштәге сөтчелек фермасына соңгы өч елда Фирдәт Шәймәр­данов җитәк­челек итә. Хуҗалыкта көтүчедән башлап бригадир, ферма мөдиренә кадәр хезмәт баскычларыннан күтәрелгән белгеч ул. Бүген биредә 240 баш савым сыеры асрала. Фермада сөт саву автоматлаштырылган. Һөнәр осталары Гөлфия Гыйрфатуллина, Динара Зиннәтова, Мәрвә Солтанова, Флүсә Нуриева, Рима Низаметдинова бүген һәр сыердан көн саен бер потка якын сөт савалар. Дәүләткә көненә 1,5-2 тоннага кадәр чимал озатыла. Җитештерелгән продукцияне сөт кабул итү пунктына илтү Радик Зиннәтуллинга йөклә­телгән. Зур Теңкәш фермасы җитештергән сөтнең майлылыгы 3,8-4 процентка җитә. Артым алуда да коллектив яхшы күр­сәткечкә ирешкән: 100 баш cыерга 98 бозау туры килә.

Суга да чума, утка да керә

05 марта

Балтач районында яшәүче үсмер Марат Әхмәтханов кыюлык үрнәге күрсәтте

Юлда барган машина ярдан елгага төшеп китә. Руль артындагы хатын-кыз куркуыннан югалып кала, ишеген ача һәм ни эшләргә дә белми. Машина салонына су тула, ә анда берсе — алты, икенчесе өч яшьлек балалар була. Бу хәлнең шаһиты булган Марат югалып калмый: башта — балаларны, аннан әниләрен ярга алып чыга, ашыгыч ярдәм машинасын чакырта, беренче ярдәм күрсәтә.

Агыйдел - Краснокама - Калтасы...

04 марта

“Башкортстанның мәдәни башкаласы” марафоны республика район-шәһәрләре буйлап сәфәрен дәвам итә

Җомга киче җиттеме, халык, йорттагы эшләрен тизрәк тәмамлап, район Мәдәният йортына ашыга. Николо-Березовка халкы атна саен бәйрәм концертына йөрергә тәмам өйрәнде. Чөнки һәр җомгада район үзәгендә “Авылым сукмаклары” фестивале үтә, һәр авыл биләмәсе концерт белән чыгыш ясый. Краснокама районы Агыйдел шәһәреннән “Башкортстанның мәдәни башкаласы” марафонын кабул иткән атнада халык аеруча күп иде, тамашачылар күршеләрнең чыгышларын карарга зал тутырып килде.

Банкрот предприятиегә җан өргәннәр

26 февраля

Бәләбәй икмәк комбинаты базасында оештырылган “Тәмлекәй” җәмгыяте җитештерү куәтләрен елдан-ел арттыра бара

Зәйнәп Закуан кызы һәм Әмир Хәсәнша улы Дәүләтшиннар балаларына кече яшьтән үк хезмәт һәм тормышка чыдамлылык тәрбиясе биреп үстерәләр. — Өч канунга таянып эш итегез, — диләр алар. — Беренчесе: беркайчан да теләнмәгез, әмма үзегез мохтаҗларга һәрвакыт кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтегез. Икенчесе: нинди генә кыенлыклар каршында да курыкмагыз, ерып чыгыгыз. Сине эш җиңмәсен, син эшне җиң. Өченчесе: гадел булыгыз. Күңелең ак булса, йөзең шат булыр.

Моңлы дустын юлдаш итеп…

26 февраля

Гәзит битләреннән, телевизор яисә радиодан авыл хуҗалыгы өлкәсендә тырышып эшләүче, үз үрнәге белән башкаларга дөрес юлга басарга ярдәм итүче кешеләр турында укыганда-ишеткәндә шатланып утырам: арабызда андый кешеләр булуы нинди куаныч! Дөньяда яхшылык белән гомер итүчеләр барыбер күбрәк. Бүген мин шундый кешеләрнең берсе турында бәян итәм. Ул — Таһир Мингалин. 1949 елның 28 февралендә Калтасы районының Яңа Аткүл авылында дөньяга килгән. Әтисе Вәсби абый — авылда оста гармунчы, әнисе Нәсимә апа районда гына түгел, республикада танылган җырчы. Алар яңа туган улларын кулларына алгач та, матур көйләр белән юатып йоклатканнардыр, күрәсең. Чөнки Таһир кечкенәдән үк моңга гашыйк бала була. Гармун күтәрерлек көч туплагач та, аны тарткалап, көйләр чыгара башлый. Ә беренче тапкыр авыл сәхнәсенә чыкканда, ул үзе гармуныннан чак кына зуррак булгандыр. Күп тә үтми, сыздырып авыл көйләрен уйнаучы иң оста гармунчыга әйләнә, төрле чаралар, туйлар аннан башка үтми, баян Таһирның иң якын дустына әйләнә


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»