Тормыш

“Балачак бишеге - дөньяның ишеге”

22 марта

Шулай дип юкка гына әйтми халык мәкале. Бала ни күреп үссә, зурайгач, шуны кабатлый. Шуңа да Краснокама районы хакимияте нәни гражданнарны тумыштан ук кайгырта башлый, аларны яхшылык, матурлык белән уратып алырга тырыша.

Тарас Шевченко һәм Галимҗан Ибраһимов

22 марта

Украин халкының бөек улының 200 еллыгы һәм аның турында татар әдәбияты классигы мәкаләсе басылуның 100 еллыгы уңаеннан

Шушы көннәрдә эш бүлмәмә хөрмәтле профессорыбыз Рәиф Әмиров килеп керде. Аның минем янга нинди җилләр ташлавы югарыда күрсәтелгән ике датага мөнәсәбәтле икәнен белә идем.

Авыруны җиңәргә мөмкин!

20 марта

Бүген тулы канлы тормыш белән яшәүче Эльза Хәмитова шулай ди

Нәкъ бүгенгедәй шәһәр өстенә вируслы авыру таралган бер көнне 11 яшьлек Эльза мәктәптән хәлсезләнеп кайта. Кичкә тәне ут кебек янган баланың температурасы 39-40 градуска кадәр күтәрелә. Кызның әнисе Айгөл Фәнил кызы баласын кинәт аяктан еккан чир белән берничә көн үзаллы көрәшә. Шәфкать туташы булып эшләгән ханым, баланы дөрес дәвалаганда, вируслы авыруның тиз арада үтеп китәренә ышана. Тик көннән-көн хәлсезләнә баручы Эльзаның аяк-кулларында кара янган урыннар барлыкка килә, тәнен тимгел-тимгел таплар баса башлый. Дәваханәдә тикшеренү үткәннән соң, әлегә кадәр күбәләктәй талпынып очып йөргән баланың кан авыруына дучар булганлыгы ачыклана.

Сабыр төбе – озын гомер

19 марта

“Оныкларым яхшы карый!” – ди Фәгыйлә әби

Бормалы, сикәлтәле тормыш юлыннан гомер су кебек ага. Юлыбызда очраган каршылыкларның кайсын урап үтәбез, кайсын җиңеп чыгабыз. Үзендәге көч, акыл, сабырлык белән тормыш авырлыкларын җиңә баручылар гына озын гомер кичерәдер, мөгаен. Картәниебез Фәгыйлә Җәли­лова 100 яшен тутырган көннәрдә шушы турыда уйланам.

Кыш озынлыгы сизелми, мал азыгы мул булгач!

18 марта

Федоровка районының “Очкын” хуҗалыгында савым күрсәткече ферма шартларында да кимемәгән

Мөршидә Вәлитова Федоровка районының “Очкын” хуҗалыгында 35 елдан артык эшли. Бүген дә ул хуҗалыкта иң алдынгы савучыларның берсе булып кала. Аның карамагындагы 38 сыердан ферма буенча иң күп сөт савып алына. Алдынгы савучы исә әлеге уңыш серен соңгы елларда хуҗалыкта мал азыгы күләменең күзгә күренеп артуы, токымчылык эшенең яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгуы белән бәйли.

Рәхмәт сезгә, Әниләр!

15 марта

Бу дөньяга аяк баскансың икән, гомерең буе син Әниеңә бурычлы. Син, бәлки, бөек рәссам, күренекле артист, танылган табиб яисә атказанган укытучы булыр өчен яралгансыңдыр. Ә бәлки, язмышыңа йорт хуҗабикәсе, яки гади колхозчы булу язылгандыр. Зур дәрәҗәләр яуласаң да, яуламасаң да, син — бар, син — Кеше, һәм бу могҗизаны сиңа Әниең бүләк иткән.

Булачак чемпионнар монда тәрбияләнә

13 марта

Туймазы шәһәрендәге 2нче махсус (коррекцион) мәктәп-интернатында аянычлы язмышлы балалар укый. Беренчедән, алар ата-аналары назыннан мәхрүм булса, икенчедән, физик мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, тормышның кызыклы якларын күрми үсә. Туймазыда мондый балалар һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Бигрәк тә аларны спортка җәлеп итү уңаеннан тоемлы чаралар күрелә.

8 Март белән, Рәдис!

13 марта

Дүртөйленең баһадир ир-узаманы Халыкара хатын-кызлар көнендә елның-елында ни өчен котлаулар кабул итә?

Йолдызнамә кеше язмышында мөһим роль уйный, дигән фикердә астрологлар. Әмма тормышны “йолдызлык”лар кушканча гына да көйләп булмый. Туган көне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көненә туры килгән ир-егетләр ул чагында нәрсә эшли ала?

Җитәкче йөген егәрлеләр тарта

13 марта

Кичәге эш көнен күз алдыннан уздырды ул. Сәгать әле иртәнге сигезенче генә. Кабинетына кереп, документларны карарга утырган гына иде, Николо-Березовка мәчете мөхтәсибе килеп керде. Дини бәйрәмнәрдә катнашып, булган йомышларын үтәп барганлыктан, мәчет хуҗасы Биковка рәхмәтле иде. Менә бу юлы бинаны җылытуга тотылган газ өчен түләргә кирәк икән. Акчалары юк. Җитмәсә, райондагы алты мәчет һәм мәхәлләгә теркәү үткәрелмәгән. Акт язып, янгын сүндерүчеләр дә теңкәләренә тия, штраф сала. Алар күрсәтмәсен үтәү сорала. Моның өчен янә акча булмау үзен сиздерә.

Сынмас рухлы кыз

12 марта

Алена Севостьянова Дүртөйле районының Иске Баеш инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнә. Ул — сәнгатьле уку остасы. 12 яшьтә генә булуына карамастан, үзен төрле яклап күрсәтергә өлгергән. Алена узган елда “Бергә күбрәк булдырабыз” дип аталган фестивальдә С. Ольгинның “Көчле сүзләр” шигыреннән композиция һәм “Дөньяга елмаю бүләк ит” җырын башкарып беренче урын яулаган. Ике ел элек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең зона иҗат конкурсында беренче дәрәҗә дипломга лаек булган. 2011 елда Уфада узган “Талантлар йолдызлыгы”нда катнашкан. Бу уңышлар Аленаның һәм аның тәрбиячесе – Оркыя Мөхәммәдиеваның берлектәге хезмәт җимеше. Ул кызга шигырьләр сайларга ярдәм итә һәм тыңлаучыга сәнгатьле итеп җиткерергә өйрәтә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»