Тормыш

Картлыкта ялгыз түгелләр

05 апреля

Картайган көнеңдә бала­ларыңның тәрбиясен күрү, оныкларың янәшә­сендә яшәү, аларны сөеп үстерү, әлбәттә, зур бәхет. Әмма язмышның үз кануннары. Ничек кенә булмасын, арабызда картлыгын ялгыз каршылаучылар да бар. Стәрлебашта андый әби-бабайлар үзләрен һич кенә дә ялгыз тоймыйдыр, чөнки аларны өйгә йөреп социаль ярдәм күрсәтү хезмәте үз канаты астына алган. Ул

Җир астында җиде көн

02 апреля

Фаҗигаләр безне сыныймы?

Без аның белән очрашу турында телефон аша алдан сөйләшеп куйган идек. Билгеләнгән вакытка ишек шакып, оялчан гына бер егет эш бүлмәсенә керде. Дөресен әйтим, бу “безнең заман героен” башкала урамында яисә транспортта очратсам, игътибар да итмәс идем — гап-гади шәһәр егете.

Бергәләшеп, иңгә-иң куеп

29 марта

Бөре балаларны реабилитацияләү бүлегендә яңа йолдызчыклар кабына

“Адели” дәвалау костюмы киеп йөргән балаларны күпләр телевизордан гына күреп белә. Мондыйларны, гадәттә, космонавтлар белән тиңлиләр. Бу очраклы түгел. Чөнки дәвалау костюмы тәүдә галәмнән кайткан космонавтларның хәрәкәтләрен корректировкалау өчен тәгаенләнгән булган. Бөре балаларны реабилитацияләү бүлеге мөдире Любовь Осинцевага хәрәкәтләнү мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән көн саен күрешеп аралашырга туры килә. Реабилитацияләү бүлегендә бүген шундый 208 бала исәптә тора.

Объективта - тормыш

26 марта

“Коммерсантъ” нәшрият йорты беренче тапкыр Уфада “Коммерсантъ. Ирекле камера” фотокүргәзмәсен ачты. Экспозициядә гәзит архивыннан, шул исәптән төбәк редакцияләре фотохәбәрчеләренең 80гә якын иң яхшы эше тәкъдим ителде. Күргәзмәнең асылы — төрле елларда төшергән фоторәсемнәр

Фларида Яхина кем ул?

26 марта

Яхшы белгеч, ир хатыны, ана, җырчы һәм донор

Бөре районы һәм шәһәре буенча халыкны социаль яклау үзәге филиалының Балтач районындагы бүлеге әйдәүче эксперты Фларида Яхина эшендә зур ихтирам казанды. Ул шушы өлкәдә 1981 елдан башлап хезмәт сала. Эше ничек кенә катлаулы булса да, белгеч сынатмый. Үзенә йөкләтелгән бурычларны олы сабырлык белән үти. Эш, әлбәттә, җиңел түгел. Кешенең хәленә керә беләләр, кемдер кәефләрен бозып чыгып китсә дә, аның артыннан кергәннәрне ачык йөз белән каршы алалар.

Безнең Нәсимә

26 марта

2007 елдан Тәтер-Арслан авылы мәдәният йортына Нәсимә Усманова җитәкчелек итә. Элек тә авылда мәдәни тормыш тынып тормады, әмма Нәсимә эшкә җигелү белән ул бигрәк тә җанланып китте. Эш чарадан-чарага гына түгел, ә даими оештырыла. Нәсимә бер нәрсәне дә күз уңыннан ычкындырмый, һәр чараның үзәгендә кайный. Яңа ел, 8 март, туган көн бәйрәмнәре, гаилә юбилейлары, кышкы ярышлар, авылыбыз мәктәбен тәмамлаган студентлар белән очрашу, рәсем төшерүчеләр конкурсы — бар да күңелле уза.

Ут эченә уктай атыла

25 марта

16 яшьлек Филүс Габидуллин янгыннан ике кешене алып чыга

Таныш булыгыз: сез рәсемдә күргән егет — Краснокама районының Яңа Каенлык авылыннан Филүс Габидуллин. Ул туган авылында мәктәп тәмамлаган, кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән. Нефтекама машиналар төзү колледжында укый, программист һөнәрен үзләштерә. Беренче карашка, Филүс башка егетләрдән әллә ни аерылмый. Ул бик гади, аралашучан. Хыяллары да үзе кебек гади — укуын уңышлы тәмам-лап, эшкә урнашу. Әмма авыл халкы аны башкалардан аерып, бер баш өстен куеп, аның турында горурланып сөйли. Моның өчен нигез бар, чөнки Филүс — герой, ул янгыннан ике кешене коткарган, шуларның берсе — дүрт яшьлек малай. Хәер, Филүс үзен батырлык эшләдем дип санамый, минем урында һәркем шулай итәр иде, ди.

Ир канаты - ат була...

25 марта

Үткән елның августында Илеш районының Шәммәт авылыннан Роберт Миңнуллинның 65 яшьлек юбилеена багышланган чарадан кайтып килүебез иде. Исанбай авылы аша узганда карашым ялан буйлап юыртып баручы аттагы җайдакка төште. Карашымның җайдакка юнәлүен район мәдәният бүлеге начальнигы Галинур Әлимбәков та күреп алды һәм: “Әнә, сиңа шәп тема китеп бара. Шушы авылда яшәүче Рүзил Мостафин ул. Аның бик күп токымлы атлары барлыгын, аларның республикадан читтә узучы ярышларда да уңышлы чыгыш ясаганлыгын беләм. Рүзил, мөгаен, атын чираттагы ярышка әзерлидер”, — дип әйтеп куйды. Шул мизгелдә күңелдән: “Киләсе 2014 ел — ат елы. Бу кеше турында мәкалә язарга кирәк!” — дигән уй йөгереп узды һәм мин, Яңа елга санаулы гына калган көннәрнең берсендә Исанбайга юл тоттым.

Рухи мирас — аның язмышы

25 марта

Русия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы, профессор Әхмәт Сөләйманов белән әңгәмә

— Әхмәт Мөхәммәтвәлиевич! Сез — күренекле галим, фольклорчы, димәк, халыкның борынгыдан килгән рухи мирасының мәгънәсенә төшенгән, тарихи тамырларын барлаган, аның күңел төпкелен, ышанулары серен ачкан галим. 75 яшь — акыл утырткан аксакал чоры. Хәзер инде Сез кеше язмышларын да тулаем күрә һәм бәяли беләсез. Үз исем-фамилиягезнең мәгънәсе турында уйланганыгыз бармы?

Игелекле хуҗа халкын кайгыртыр

22 марта

Иглинда район хакимияте башлыгы Рәфыйк Мусинны шундый җитәкче итеп беләләр

Сер түгел, һәркемнең дәрәҗәсен биләгән вазыйфасы түгел, башкарган эшләре билгели. Бу район хакимияте башлыкларына да кагыла. Чөнки урындагы халык һәр йомышы-үтенече белән аларга бара, җитәкчегә өмет итеп яши. Бу җәһәттән Иглин районы хакимияте башлыгы Рәфыйк Нурислам улы Мусин күпләргә үрнәк була ала. Аның җитәкчелегендә район икътисады үсеш кичерә, авыл хуҗалыгы яңа үрләр яулый. Дүртенче ел район башлыгы булу дәверендә аңа бик күп сынаулар үтәргә туры килде. Иң мөһиме — уңай үзгәрешләр халык тормышында чагалыш таба. Рәфыйк Нурислам улының халык өчен эшләвен, халык өчен яшәвен анык мисаллар дәлилли.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»