Тормыш

Төштә – алка, өндә – гомер

06 мая

2007 елның 19 июне. Түзеп булмаслык эссе. Нимесләр авылы янындагы Мәчет күлендә берәүләр су коена, икенчеләр кояшта кызына. 8нче сыйныфны тәмамлаган Гөлсинә белән Розалина кичке бишләрдә күл буена киләләр. Гөлсинә су коенудан баш тарта, ә Розалина тәүдә — күл читендә, аннары эчкәрәк кереп йөзә. Бераздан ул аякларының төпкә тими башлавын тоя, бер мизгелдә кызны курку баса, аяк-куллары тыңламас була. Шулай бер батып, бер калыкканнан соң төпкә китә.

Истребительләр серен сатмады

30 апреля

Римма һәм Фуат Мансуров­ларның исемнәре Салават шәһәренең хезмәт ветераннары исемлегендә алгы рәтләрдә тора. — Салават шәһәр Советында миңа Фуат Зөфәр улы белән 14 ел бергә эшләргә туры килде. Ул — һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы белгеч. Аның эшлекле сыйфатлары бүген күп яшь җитәк­челәргә үрнәк булып тора, — ди Салават хакимиятенең элекке башлыгы, шәһәрнең Шәрәфле шәхесләре советы рәисе Әсгать Галиев.

Бәхетле картлык сере

30 апреля

Балтач районының Сәйтәк авылында гомер итүче Шәрифнуровлар авылдашларына үрнәк булып яши. Сәйтәк авылында ишле балалы гаиләдә дөньяга килгән Рәфит. Әтиләре Бөек Ватан сугышында ятып калган балалар ялгыз ана тәрбиясендә аякка баса. Борай районының Бакалы авылында гомер иткән зурәтисе Шәйнур картка барып йөри Рәфит. Карт бик уңган кеше була. Һөнәрле зурәтисенең көнкүрешеннән үсмер Рәфит үзенә тиешле нәтиҗә ясый һәм алдына якты максатлар куя. Унҗидесе тулгач, хәрби комиссариат егетне ФЗОга укырга җибәрә. Чита өлкәсендә тау-сәнәгать мәктәбен тәмамлап, 1959 елга кадәр шахтада эшли, шуннан хәрби хезмәткә чакырыла. Хезмәт срогын тутыргач, Свердловск өлкәсендә төпләнгән абыйсы янына кайтып, шахтага эшкә керә. Рудный шәһәрендәге руда шахтасында бер ел эшләгәч, авылга кайта. Иске Балтач авылында тракторчы һөнәрен үзләштерә. Җәй көннәрендә үзенә ышанып тапшырылган “СК-3” комбайнында “Правда” колхозының иген кырларын иңли, кышларын малчылыкта көч сала. 1964 елда 26 яшендә өйләнә Рәфит абый. Күрше Борай районының Бакалы авылы кызы Зәнфирәне соратып алып кайта. Бер-берсенең нәселен өйрәнеп, бер ел аралашып йөреп кавыша бу пар. Егерме бер яшьлек Зәнфирә буранлы февраль иртәсендә үзен соратып килгән Рәфитенең җигүле ат чанасына чыгып утырганчы елый-елый киенгәнен әлегедәй хәтерли.

Җиде буынны үз күзләре белән күргән

22 апреля

Гомернең кадерен белгәннәргә Аллаһы Тәгалә бәхетле картлык бүләк итә. Шундыйларның берсе — 95 яшьлек бәйрәмен каршылаучы, җиде буынын үз күзләре белән күргән Гамбәр әби. Бу әби Караидел районы Дәвеш авылында улы Рамил һәм килене Фирдәвисә белән яши. Авылдашларына, күршеләренә үрнәк булып торалар.

Уңышлар сиңа, Сабина!

09 апреля

Сабина Насыйбуллина Салават шәһәрендәге 15нче физик мөмкинлекләре чикле балаларга белем бирү мәктәбендә 7нче сыйныфта укый. Күрү сәләте тумыштан начар булуга карамастан, тырышлыгы, максатка омтылышы белән кыз республика күләмендә киң билгелелек яулады.

Уфа “морж”лары сынатмады

08 апреля

Мурманск шәһәренең Семенов исе­мендәге күлендә бәкедә йөзү буенча халыкара бәйге үтте. Ярышта төрле илләрдән йөздән артык спортчы катнашты. Бәйгедә Башкортстан йөзүче­ләре Александр Пенкин белән Анна Козлова да көчен сынады. Унсигез яшьлек Анна Козлова 25 метр дистанциядә – икенче, 50 метрда беренче нәтиҗә күрсәтте. Александр Пенкинга чак кына осталык җитмәде, ул дүртенче урын белән канәгатьләнде.

Син кайда идең?..

08 апреля

Марат Илһамов бала чагыннан ук чисталыкны, пөхтәлекне яратып, эшсөяр булып, белемгә омтылып, авыл җирендә нинди эш бар, барсын да җиренә җит­кереп эшләп үсә. Җидееллык мәктәпне “биш”ле билгеләренә генә тәмам­лап, Темәс педагогия училищесына укырга керә. Андагы математика, физика фән­нәрен укыту дәрәҗәсе белән канәгатьләнмичә, бер елдан Әбҗәлил районының Әскар урта мәктәбенә күчә. Монда ул Русия­нең булачак атказанган укытучылары Әдип Ниязголов, Мотаһар Билалов, Башкорт­станның атказанган укытучысы Рәүф Таһиров, немец теле укытучысы Абрам Володарский кебек педагоглардан төпле белем ала.

Шатлыклы картлык

08 апреля

“Кызыл таң” балачактан күңел юанычым, куанычым булды, ди 95 яшьлек Кадим Мөгаллимов

Утлар-сулар кичкән, безнең бүгенге тыныч тормышыбыз хакына тир һәм кан түккән Бөек Ватан сугышы ветераннары сирәгәйгәннән-сирәгәя, шуңа да кадерләре арта бара аларның. Халык ихтирамыннан тыш, дәүләтебез, Аллаһка шөкер, аларны онытмый, матди ярдәменнән ташламый, аларга төрле льготалар каралган, яшәү шартлары яхшыртыла, пенсияләре арттырылып тора...

Картаямыни соң йөрәк?!

05 апреля

“Ак калфак”ка — биш ел

Нефтекама шәһәрендә оешкан “Ак калфак” этнографик-фольклор түгәрәк милли йолаларны үстерү, аларны халыкка, яшь буынга җиткерүне максат итеп куя. Быел “Ак калфак” оешмасы эшли башлауга биш ел. Шушы вакыт эчендә бик күп йолаларны барлап күрсәтте, күп кенә әдәби чаралар үткәрде ул. “Татар халык ашлары”, “Солдатка озату”, “Кич утыру”, “Сөмбелә бәйрәме”, “Шәмдәлләрдә генә утлар яна”, “Аналарга мәдхия” халык яратып кабул иткән уңышлы иҗади эшләр булып тора. Бу матур күренешләр белән алар шәһәребезнең музей залында, үзәк китапханәдә һәм аларны чакырып торучы Ташкын, Карман, Әмҗә авылларында, Карман ГРЭСында чыгыш ясый.

Якташларын сөендереп яши

05 апреля

Беренче карашка, Владимир Галиев бик җитди кеше. Әмма аның белән берничә минут аралашу җитә һәм ул... ачылып китә. Аңардан киңәш сорап та, сорауларыңа җавап алып та була, шул ук вакытта аралашудан зур канәгатьлек тә кичерәсең.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»