Тормыш
80 яшь ул нишләп карт булсын?!
20 маяГлүзә апа, күптән түгел сиксән яшен билгеләсә дә, үзен беркайчан да картлар исәбенә кертми. Хәер аңа бу яшьне биреп тә булмый, кем әйтмешли, елларга бирешергә исәбендә дә юк аның, гармунында сыздырып, җырлап җибәрә, кирәк икән, бөтерелеп биюгә төшә. Шәһәрдә үткән нинди генә чарада очратмассың аны. Гармун бәйрәмендә алдан йөрүче ул, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының иң актив әгъзасы. Укучылар белән очрашуларда да теләп катнаша.
“Кыз бала тәрбияләү - милләт тәрбияләү”
15 маяШушы мөһим темага багышланган “түгәрәк өстәл” милләт язмышына битараф булмаганнарны җыйды
Нефтекама шәһәрендә игълан ителгән Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы чикләрендә бик күп чара үтә. “Кызыл таң” гәзите редакциясе дә бу чарадан читтә калмады һәм, шәһәрнең Татар милли-иҗтимагый үзәге, мәгариф бүлеге белән берлектә укытучылар, әти-әниләр, мәдәният хезмәткәрләре, дин әһелләре, студентлар арасында “түгәрәк өстәл” үткәрде.
Тугры хезмәт итегез!
14 маяНуриман районында хәрби хезмәткә чакырылучы 56 егет Мәдәният йортына җыелды. Алар арасында югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт салучылар бар иде.
Газиз башлар ни күрми
13 мая1939 елда Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылыннан берничә гаилә Бурятиягә күчеп китә. Анда тормыш рәхәт, акча, азык-төлек күп, дип уйлыйлар. Иске Онохой авылына урнашалар.
Элекке шәкертләр - тәрбия үрнәге
10 маяСтәрлетамак физик культура техникумында һәм институтында хәрби-патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Төрле чаралар, күренекле спортчылар, техникумны һәм институтны тәмамлаган белгечләр белән очрашулар үткәрелеп тора.
Тәпәреш тракторчысы
08 маяВатан сугышын үткән яугир тыныч хезмәттә дә сынатмый
Халкы 50 меңнән арткан Чишмә районында 52 сугыш ветераны исәпләнә, аларның иң кечесе 87 яшьтә. Тәпәреш авылында гомер кичерүче Нурислам Галләмов 1 апрельдә 95 яшен тутырды.
Рязаньнан Берлинга кадәр
08 маяМинем әтием Хаҗигали Ибраһимов 1941 елның 22 июнендә фронтка алына. Сугышның беренче көннәреннән Җиңүгә кадәр шофер булып хезмәт итә. Ул хәрби юлын Рязаньда башлый, 39нчы армиянең 646нчы аерым автобатальоны шунда формалаша.
Хәрби еллар һәм юллар
08 маяДанлыклы якташыбыз Таһир Кусимовның тууына 105 ел тулды
Унбиш яшендә генә беренче сыйныфка барган егет үзенең тырышлыгы нәтиҗәсендә разведчик була. Дәүләтебез бик күп катлаулы һәм җаваплы бурычларны ышанып тапшырган хәрби начальникларның берсе Бөек Ватан сугышыннан соң генерал була. Аның тормышы — яшь буын өчен матур үрнәк. 1909 елның 14 февралендә Сәхипҗамал һәм Таип Зиннуровлар гаиләсендә, Ырынбур өлкәсе Югары Урал өязенең Кусим авылында (бүген Әбҗәлил районы) малай дөньяга килә. Аңа Таһир дип исем кушалар. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә Таһир “чиста, саф” дигәнне аңлата. Арытабангы тормышы, Ватанга хезмәт итүе белән Таһир үзенең исемен тулысынча аклый һәм лаеклы рәвештә халык хөрмәтен казана.
“Бер-беребездән бигрәк уңдык”
07 маяАлтын туйларын билгеләгән Садыйковларның тормыш девизы шундый
Нуриман районының Зур Теңкәш авылында яшәүче Рәйлә апа белән Мадьяр абый Садыйковларның бергә тату гомер кичерүләренә шушы көннәрдә 50 ел тулды. Хуҗаларның булдыклылыгы пөхтә ихатада, йорт-курада, ялт итеп җыештырылган җылы йортта чагыла.
Илеш егетләре сынатмый
07 маяИлеш районы егете Фларис Нурлыгаянов Иске Күктау авылында гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, водитель һөнәрен үзләштерә, 1985 елда армия сафларына чакырыла. Казахстанда “учебка” үткәннән соң, аларны Әфганстанга озаталар.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”