Тормыш

Заман белән бергә үсешә

24 августа

Башкортстанның көньяк капкасы булган Куергазы районы үзәге — Ермолаево поселогының данлы тарихы һәм бай традицияләре бар. Бу кыйммәтләр бү­ген дә кадерләп саклана һәм үстерелә. Соңгы елларда поселок һәм анда яшәүче күпмилләтле халык яңарыш чоры кичерә. 230 ел элек Уфа — Ырынбур трак­тында барлыкка килгән 26 йортлы авылдан ул барлык инфраструктурасы булган төзек һәм матур район үзәгенә әверелде. Бүгенге көндә биредә 7 меңгә якын кеше яши. Поселок урамнарын төзек биналар, сәүдә йортлары, предприятие һәм учреждениеләр, мәдәни объектлар һәм спорт корылмалары бизи. Йорт-ихаталар исә чәчкә-гөлләргә күмелеп утыра.

Тормышыбызны яхшырту үзебездән тора

22 августа

Әхмәт авылы биләмәсендә яшәүчеләр моны яхшы аңлый

Кешелек җәмгыяте бертуктаусыз үсеш, үзгәреш кичерә. Матур якка үзгәрергә тели ул. Әмма моңа комачаулаучы гадәтләр дә юк түгел шул. Шуларның берсе — эчкечелек. Шунысы куанычлы, бүген җәмгыятьтә аек тормыш өчен көрәш бара. Мәсәлән, республикада “Аек авыл” конкурсы старт алды.

Авыр заманның бәхетле баласы

22 августа

Көчле рухлы Даим Яушев ачлы-туклы үткән елларны да җылылык белән телгә ала

“Кызыл таң” гәзитен яратып укучы, аның даими авторы Туймазы районыннан Даим Яушев 75 яшьлек юбилеен билгеләде. Аны котларга район хакимиятеннән дә вәкилләр килде. Үзешчән артистлар, авылдашлары җыр-моңнарын бүләк итте.

Кәшфелгыйлем - белемгә һәм матурлыкка омтылучы

21 августа

95 яшендә дә егетләр кебек әле ул

Тормыш дәртен сүндермәгән, картлыкка бирешмәүче, озын гомерле кешене күрсәң, аның озак яшәү серләрен беләсе килә. Күренекле сәхнә остасы, мөгаллим, гомерен республиканың театр сәнгатенә багышлаган Кәшфелгыйлем Гаделшин да шундыйларның берсе. Адәм баласының дөньядагы билгеләнеше һәм язмышы исеменә бәйле була, диләр. 1918 елның 3 августында хәзерге Дүртөйле районының Кәчүән авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килгән малайга гыйлемле булуын һәм якты киләчәк юрап “Кәшфелгыйлем” исеме бирәләр. Гомере буе аны “Кәшфи” дип кенә йөртәләр. Монысы исә “яңалык ачучы, яңалыкка омтылучы” дигәнне аңлата. Чынлап та, Кәшфи кечкенәдән бик зирәк, күрәзәлеккә охшаган фикер үткенлегенә ия була. Авылда югалган малларның кайдалыгын да шушы кечкенә малайдан сорашып белә торган булалар. Җыр-биюгә, нәфис сүзгә сәләтле баланы күргән берсе “әртис булыр бу” дип фаразлый.

Уңган гаиләнең тормышы матур

17 августа

Авыл халкы тырыша ул, хакимияттән дә ярдәм булсын иде

Җилем елгасы буена сыенып утырган Иске Таиш авылы күркәмлеге белән күңелләрне үзенә тартып тора. Монда халык үз көченә таянып яшәргә күнеккән. Уңган кешеләр базар шартларында да югалып калмаган, бакчачылык, терлекчелек һәм умартачылык белән шөгыльләнеп, матур дөнья көтә.

Шәһәр кызының авылдагы бәхете

17 августа

Илеш районындагы М. Горький исемендәге хуҗалыкның Кадер фермасында сыер савучы унөч хатын-кызның бишесе — 35 яшькә кадәргеләр. Алар арасында 34 яшьлек Айгөл Камалова да бар. Башкалардан аермалы буларак, ул шәһәр җирендә туып-үскән. Шулай булуга карамастан, күптән инде авылны үз иткән.

Гомере буе кешеләр мәнфәгатендә эшләде

17 августа

Шуңа да Әбүзәр Вәлиевның халык арасында абруе зур

Саф күңелле, тирән ихтирамга лаек замандашларыбыз арабызда шактый. Шуларның берсе — Туймазы районының Ярмөхәммәт авылында яшәүче Әбүзәр Вәлиев. Тормышның ачысын-төчесен шактый татырга туры килә Әбүзәргә. сугышта алган яралардан фронтовик әтисе ул өч яшендә чакта бакыйлыкка күчә. Бу вакытта әнисе карынында яткан сеңлесе Бүләккә әтисен күрү насыйп булмый. Әнисе Нәзифә апа газизләрен ялгызы үстереп аякка бастыра. Гади авыл хатыны балалары күңеленә иң мөһим сыйфатларны сала белә — намус белән яшәргә һәм һәрвакыт үз дәрәҗәңне югары тотарга!

Самурайны әсир алды ул!

17 августа

Унсигез яшен яңа гына тутырган Фариз 1944 елның сентябрендә хәрби хезмәткә алына. Аның белән бергә районнан 45 кеше китә. Ләкин аларны фашистлар белән каты сугышлар барган Көнбатыш фронтка түгел, ә бөтенләй икенче якка – Ерак Көнчыгышка озаталар. Чөнки илебезнең көнчыгыш чикләре буенда Япония, Советлар Союзына һөҗүм итү өчен уңайлы вакыт көтеп, бер миллионлы армия туплады. Шуңа Гитлер Германиясе белән аяусыз алышлар барган вакытта илебез көнчыгышта кырыктан артык дивизия тотарга мәҗбүр булды.

Әпсәләмова булдырачак!

17 августа

Педагогия фәннәре докторы, профессор Әминә Габделәхәт кызы бүген республикада Балалык этнографиясе институты ачу теләге белән яна

Андыйлар турында сөйкемле сөяге бар, шул яраттыра, диләр. Ап-ак йөзле, зәңгәр күзле, матур, ягымлы, зыялы, серле — тагын әллә никадәр асыл сыйфатлар тупланган аңарда. Очрашуыбызның тәүге минутларында ук ул мине мөлаемлыгы белән әсир итте, өч сәгать дәвамында тын да алмый аны тыңладым. Әминә Әпсәләмова өчен бер генә мөһим булмаган тема да юк, ә инде педагогика, тагын да таррак алсак, мәктәпкәчә яшьтәге балалар педагогикасы турында ул сәгатьләр буена сөйләргә әзер. Бу фән — аның Алласы, үзен белә-белгәннән шуңа табына, шуңа хезмәт итә.

Нурлы бакча, сыйлы бакча

15 августа

Клара һәм Шәрифулла Мерәсевлар җирдә эшләүдән ямь һәм тәм таба

Илеш кызы Клара белән Кырмыскалы егете Шәрифулла бәхетле гомер кичерделәр. Салават индустриаль техникумын тәмамлаган Шәрифулла Мерәсев нефть эшкәртү заводында, “Башкирэнерго” системасында эшли, ә Уфа авиация институтында югары белем алган Клара машиналар төзү заводында инженер вазыйфасын башкара. Лаеклы ялга чыккач, Кырмыскалыга яшәргә кайталар. Тир түгүләрен дә, бил бөгүләрен дә хәзер инде алар бакчада дәвам итә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»