Тормыш

Әткәй, кайда синең соңгы төяк, каен бармы каберең янында?..

21 июня

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга җыенабыз. Ләкин әле сугыш яланында ятып калган бик күп яугирләребезнең язмышы билгесез килеш кала. Бу хәлгә битараф булмыйча, аларның һәлак булган урынын билгеләү, каберләрен эзләү белән үзлегеннән шөгыльләнгән изге күңелле кешеләр бар арабызда. Башкортстанда унлап шундый ватанпәрвәр яши. Әйтик, Гафури районында Гүзәл ханым, утыз якташының каберен табып, бу хәбәрне аларның туганнарына җиткергән.

Бәхет җирдән чыкмас, тирдән чыгар

18 июня

Һәр эштә иң мөһиме — үз алдыңа максат кую. Күгәрчен районында яшәүче Зилә һәм Фәиз Ваһаповларның гаилә девизы нәкъ шундый. Алар куйган максатларына ирешкән — бер ел элек үзләре яшәгән Күгәрчен авылында хуҗалык товарлары кибете ачкан.

Үткәнен онытканның киләчәге юк

18 июня

Сатыйда моннан өч гасырга якын элек югалган авылның зиратын коймалап алдылар

Әлеге изге эшне башлап йөрүчеләрнең берсе Вилсур Нәфыйков Миякәдәге киң билгеле “ЗаготСервис” җәмгыятен җитәкли. Легендар шәйморатовчы, полководец Асылгәрәй Нәфыйковның туганнан туган оныгы Вилсур Марат улын Сатый авылын бүгенге көндә данлап яшәүчеләрнең берсе дип әйтергә була. Хәер, Нәфыйковлар нәселе бик калын монда. Авылга нигез салган Сатый бабайга барып тоташкан көчле нәсел ул. Ватанга куркыныч янаганда Асылгәрәй кебек батыр яугирне, көчле икътисад өчен дөньяви көрәш кызганда Вилсур кебек тынгысыз малтабарны тудырган нәсел.

Алтын боҗраның гаҗәеп шәһәре

05 июня

Әйтерсең, Суздальгә цивилизация бөтенләй кагылмаган, йөзәрләгән ел элек ничек булса, ул бүген дә шулай

Владимир өлкәсе Суздаль шәһәренә командировкага бару билгеле булгач, зур дулкынлану белән юлга әзерләндем. Уфадан меңнән артык чакрым ераклыкта урнашкан 1000 елга якын тарихлы музей-шәһәр белән танышу кызыклы һәм бик мавыктыргыч тоелды. Төрле чыганаклардан аның тарихына күз салдым.

Балачакның якты утравы

04 июня

Нефтекама Балалар һәм үсмерләр иҗат үзәге “Русиядә иң яхшы өстәмә белем бирү учреждениесе” дип табылды

Монда килеп керсәң, үзеңне умарта күченә эләккәндәй тоясың: беркем тик тормый, һәркайда эш кайный, бер бүлмәдән талгын гына музыка агыла, монда вокалчылар шөгыльләнә, менә монда өздереп гармун уйныйлар — “Ирәндек” халык уен кораллары ансамбле егетләре кулларында сандугач сайратамыни!

“Алар - безнең горурлыгыбыз!”

31 мая

Туймазы шәһәре индустриаль техникумында ике батыр егет укый

Өлкәннәр генә батырлык эшләргә сәләтле дип кем әйткән? Балалар арасында да геройлар күп. Өлкән кеше ут дөрләгән өйгә керергәме-юкмы дип икеләнеп торганда балаларның тиз генә ялкын эченә яисә суда тыпырчынучы кешене тартып чыгару өчен чоңгылга ташлануы турында ишетеп-белеп торабыз. Менә бер мисал. Былтыр Татарстанның Ял Чаллы шәһәрендә 12 яшьлек үсмерне бүләкләделәр. Үлгәннән соң. Батырлык орденын аның өчен үзе дә Чечня герое булган әтисе алды. Май аенда аның улы Данил Садыйков суы югары көчергәнешле электр тогына эләккән фонтанга егылган 9 яшьлек Андрейны үлемнән коткарырга омтылган. Бала суга төшкәч якын-тирәдәгеләр кычкыра, ярдәмгә чакыра башлый, ә Данил шул мизгелдә аның артыннан фонтанга сикерә. Малайлар икесе дә токка сугылып, су төбенә китә. Аларны хокук сакчылары тартып чыгарган. Андрей терелә, ә менә Данилны коткарып кала алмыйлар...

Якташыбыз яткан туфрак туган якка кайтты

27 мая

Башкортстанның атказанган төзүчесе Таһир Ахунов җитәкләгән делегация Орел өлкәсенең Новодеревеньковский районында җирләнгән Әлшәй районыннан батыр яугир Хәбир Басыйровның кабер ташын күрергә барды

1941 елның 10 августында дөньяга килгән Фәнил Басыйров үзен белә башлаганнан бирле әтисен эзли. — Мин әтием яуга китеп ун көн үтүгә туганмын. Сугыш утында янган әтиебезнең төсе, дәвамы булып яшим бу дөньяда. Әле булса әтинең фронттан кыр почтасы адресы белән килгән ике хатын һәм аның туган илебез азатлыгы өчен батырларча һәлак булуы турында хәбәрне күз карасыдай саклыйм, алар минем өчен әтие-безнең соңгы сәламе бит, — дип ирексездән яшьләнгән күзләрен кул сырты белән сөртә Фәнил Хәбир улы.

Бәхете - тынгысызлыктан

27 мая

Шәһәрнең “Кәчәү” дип йөртелүче бистәсе зур бер авылны хәтерләтә. Халык үз йорты белән яши. Биредәге сигез меңгә якын кешенең байтагын ветераннар тәшкил итә. Аларның Советы рәисе — сиксән өч яшьлек Гафур Сабиров. Ветераннар менә ун ел инде ару-талуны белмәс шушы җитәкчегә ышаныч күрсәтә. Өлкәннәр сулышын тойганы, алар хәстәрлеге белән көн иткәне өчен Гафур агага рәхмәтле, ихтирамлылар, чөнки һәрберсенә ярдәмгә килергә әзер ул.

Күкләрдән сез эзләмәгез – бездә яши йолдызлар!

24 мая

Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә Благовар районы сәнгать осталары мәйдан тотты

“Кызыл таң”ның махсус проекты республика буйлап сәяхәтен үзәктән ерак районнардан башлады. Моңа кадәр Тәтешле, Яңавыл, Күгәрчен, Федоровка, Стәрлебаш һәм башка районнар башкала тамашачысы алдында мәйдан тоткан булса, узган шимбәдә Благовар районының сәнгать осталары Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсен балкытты.

Полиция гүзәле

20 мая

Краснокама эчке эшләр бүлегендә кыю, көчле, җитезләр генә түгел, чибәр һәм акыллы сылулар да эшли

Дүрт-биш яшьлек кыз әтисе белән машинада эчке эшләр бүлеге яныннан узып барганда бармагы белән тәрәзәгә төртеп күрсәтеп: “Үскәч мин шушында эшләячәкмен!” — дип белдерә. Әтисе ул вакытта көлеп кенә куйса да, күрәсең, кызчыкның сүзләре Ходай Тәгаләнең “амин” дигән чагына туры килгәндер, Лилия башка бер һөнәр турында да уйламый, Нефтекама нефть колледжын тәмамлап, Краснокама эчке эшләр бүлегендә эшли башлый. Читтән торып юридик институтка укырга керә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»